События

Алар каршында бернинди киртәләр дә юк 22.11.2015

Алар каршында бернинди киртәләр дә юк

Бочче безнең районда ике ел элек кенә барлыкка килде. Гомерен спортка, дөресрәге, балаларны спорт белән тәрбияләүгә багышлаган, бик күп җиңүчеләр әзерләгән, туризмны югары дәрәҗәгә күтәргән Фәрит Минхәиров тырышлыгы белән оешты ул. Моның өчен кешеләрне ярату, зур йөрәкле булу кирәктер.

– Бочче – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен. Татарстанның кайбер районнарында бар иде ул. Үзебездә дә булдырасы килде. Тик тренер юк. Фәрит Минхәировка мөрәҗәгать иттек. Риза булды. Һәм кыска гына вакыт эчендә аны күтәреп җибәреп кенә калмады, балаларыбызны хәтта Татарстан, Россия күләмендәге ярышларга да чыгарды. Зилә Сөнгатуллина белән Ралина Шакирова Россия күләмендәге ярышларда призлы урыннарны да яулап кайттылар. Хәзер бочче буенча спортчыларыбызның җиңүләре белән горурланабыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Әмма бездән дә бигрәк аңа балалар үзләре куана. Уңышлар аларга үз-үзләренә ышанырга стимул бирә, үзләренең дә кирәк булулары турында фикер уята. Монысы аеруча мөһим.

Узган шимбәдә Арча Укучылар сараенда “Алтын көз – 2015” дип исемләнгән бочче буенча турнир үткәрелде. Ул да тынгы белмәс, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны шатландырудан, изге гамәл кылудан үзенә рәхәтлек алган Фәрит Минхәиров ини- циативасы белән оештырылды. Турнирда Чувашиядән, Яшел Үзәннән килгән балалар да катнашты.

Бочче уены нидән гыйбарәт соң? Башта үзем дә аңлап җиткермәдем. Соңыннан, төшенеп алгач, кызык булып китте. Үзебезнең команда өчен җан атып утырдым. Башта ак төстәге тупны ыргыталар. Ә ике уенчы үз тупларын (кызыл, зәңгәр төстә) шуның янына мөмкин булган кадәр якынрак ташларга тиеш. Ярыш 4 өлештә (энд дип атала) бара. Сау-сәламәт балалар өчен аның бернәрсәсе юк. Ә менә мөмкинлекләре чикләнгәннәр, куллары, аяклары эшләмәгән, гәүдәләрен тота алмаган, коляскадагы балалар өчен азап- лана–азаплана тупны ыргыту физик көч кенә түгел, ихтыяр көче, түземлек тә таләп итә.

– Ралина Шакированың башта кулында хәрәкәт бер дә юк иде. Тубы я алдына ук, я артына төшеп китә. Әмма кыз булмый, дип ташлап китмәде, үҗәтләнеп шөгыльләнергә тотынды. Тырышлыгының бәясе – җиңүләре, – ди Фәрит Минхәиров. – Татарстан, Россия күләмендәге ярышларда зур җиңүләр яулады. Үзенә ышаныч барлыкка килде.

– Ул йөри дә, коляскасын үзе боргалый да алмый, – ди әнисе Эльвира. – Ярышларда да, күнегүләрдә дә аның беренче ярдәмчесе – мин. Аларны көтеп ала. Бүген дә иртә таңнан торып утырды. Җиңсә, чиксез шатлана, уңышсызрак булса, борчыла. Бүген дә өченче урын белән килешмәде, елап алды.

– Спортның бу төре хәтта шахмат, шашка кебек уеннар белән дә шөгыльләнә алмаганнар, аяк–куллары хәрәкәтләнмәгәннәр өчен. Психологик яктан ярдәме аеруча зур. Бер–берләре белән аралашу өчен дә кирәк. Бочче – параолимпия уеннарына да кертелгән спорт төре. Кем белә, бәлкем, шушы балалар да аңа эләгә алыр, – диде дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы республика үзәге табибы Галина Егорова.

Балаларның үзләреннән дә сорыйк әле. Бу уен аларга нәрсә бирә икән?

– Мин күнегүләргә Шекәдән килеп йөрим, – ди Рәсим Әхмәтҗанов. – Күп дуслар таптым, алар белән хәзер аралашып торам.

– Үземә шөгыль таптым. Компьютер каршында гына да утырасы килми, – ди Рамил Шәрәфетдинов.

– Уңыш һәм җиңү ошый, – ди Чабаксардан Алсу Фәсхетдинова.

– Алсу “Спартак” спорт мәктәбендә 2 ел шөгыльләнә, – дип аңлата әнисе Нурзия ханым. – Хәрәкәтләрендә зур үзгәрешләр сизәм. Таякка тотынмыйча атлый башлады.

– Наташаның җиңүләре мине дә горурландыра, – ди Волжскида яшәп, Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексында шөгыльләнүче кызы турында Елена Кулагина. – Хорватиягә кадәр барып, 4нче урынны алып кайттык бит.

Бу турнирда авыру төрләре буенча бүленеп көч сынаштылар. Арчалылардан Зилә Сөнгатуллина, Айрат Низамов – беренче, Рәсим Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин – икенче, Ралина Шакирова – өченче, Рамил Шәрәфетдинов – дүртенче, Тимур Рәхмәтуллин бишенче урыннарны алдылар. Арча командасы иң күп очко җыеп, беренче урынга чыкты. Рамил икенче атнага Тула өлкәсенә Россия Кубогы өчен уенга барачак.

– Бирегә мин бочче буенча турнир буласын ишетеп килдем, – ди хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев. – Кыенлыклар алдында баш имичә, ярышларда катнашырга көч тапкан, үзләренең кирәк икәнлекләрен күрсәтәселәре килгән бу балаларга сокланам мин.

– Арча Укучылар сараенда һәр атна өч көн бочче буенча күнегүләр үткәрелә. Теләкләре булганнар килсеннәр, өйдә бикләнеп утырмасыннар, – диде Рамил Гарифҗанов. – Һәр көн алар өчен көрәш, ә монда килү – үзе генә дә зур җиңү.

Гөлсинә Зиннәтова

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение