События

Ак баяным — гомерлек юлдашым 08.04.2019

Ак баяным — гомерлек юлдашым

8 апрельдә районыбызның күренекле шәхесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның 1000 еллыгы” медале иясе, хезмәт ветераны Реваль Хәким улы Мохтаровка 85 яшь тула. Аны һәркем хөрмәт итә һәм һәрвакыттагыча сәхнәләрдә ак баяны белән чыгыш ясавын көтә. Ул  Олы Әтнә авылында яшәгәндә үк үзешчән сәнгатьтә  актив катнаша. Район үзәгендәге бер генә концерт та аннан башка узмый. Баштарак гармун, аннан соң баян белән җырчыларга һәм биючеләргә ярдәм итеп килә. Аларга язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында агитбригада составында барлык авылларда чыгышлар ясарга туры килә.

Реваль абый 1958 елның мартында район культура йорты каршындагы драма коллективы спектакльләрендә катнаша башлый. Аның беренче башкарган роле Кәрим Тинчуринның Сәлих Сәйдәшев белән иҗат иткән “Зәңгәр шәл” мелодрамасында Булат роле була. Реваль абыйга бу җырлы рольне ышанып тапшыралар һәм ул аны югары дәрәҗәдә башкара. Аннан соң Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”ндә — Ильяс, Риза Ишморатның “Гөлзада”сында — Хафиз, Ч.Айтматовның “Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм” повесте буенча эшләнгән “Югалган бәхет”тә — Байтимер рольләрен, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”, “Наемщик”, “Башмагым”, С.Шәкү- ровның “Уракчы кыз”, “Туган туфрак”, Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, И.Абдуллинның “Тиле яшьлек”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Әхмәт Фәйзинең “Зәйтүнәкәй, акчарлагым”, М.Әблиевнең “Шәмсекамәр”, Туфан Миңнуллинның “Комиссия”, Әнгам Атнабаевның “Законлы никах белән”, “Балакайларым”, З.Шаһиморатовның “Хәят” спектакльләрендә төрле образлар иҗат итте. Реваль абый Мохтаров бу спектакльләрдә үзенең матур җырлавы, ак баянында өздереп уйнавы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулый.

Реваль Мохтаров берничә мәртәбә бөтенсоюз һәм бөтенроссия смотры дипломанты һәм лауреаты булды. Сәет Шәкүровның “Уракчы кыз” спектакле белән Йошкар-Ола шәһәрендә бөтенсоюз смотрында катнашып коллектив лауреат исеменә лаек була, шушы спектакльдән соң 1966 елда Әтнә драма коллективына Халык театры исеме бирелә. Чынгыз Айтматовның “Югалган бәхет” спектакле белән Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән смотрда беренче урынны алып, халык театрына бу спектакль белән 1973 елда Мәскәү шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясарга насыйп була. Бу спектакльдә аның тормыш иптәше Дамира апа һәм улы, ул вакытта 5 сыйныф укучысы, Ирек тә катнаша. Башкарган хезмәтен бәяләп Реваль Хәким улы Мохтаровка 1974 елда ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Ул үзенең тормыш юлы турында гади генә итеп: ”Мин Әтнә районының Олы Әтнә авылында 1934 елның 8 нче апрелендә хезмәткәр гаиләсендә туганмын. Әтием, Мохтаров Хәким Нәҗми улы, Татарстанның хәзерге Арча районы Яңа Кенәр авылында 1907 елда туган. Ул Әтнә районында юл төзү идарәсе башлыгы булып эшләгән. 1939 елда аны Татарстанның Яңа Писмән районына райбашкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. 1943 елда әти үзе теләп фронтка китә һәм шул ук  елның сентябрендә Смоленск шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. Әти төрле музыка коралларында: гармунда, скрипкада, мандолинада яхшы уйный иде. Әнием, Мохтарова Зәйнәб Зариф кызы, 1913 елда Олы Әтнәдә туа, район башкарма комитетында секретарь- машинистка булып эшләде.

1939 елга кадәр без Олы Әтнә авылында яшәдек, 1939 елда әтине Яңа Писмән районына җибәргәч, шунда күчендек. 1941 елда мин Яңа Писмән (хәзерге Лениногорск шәһәре) урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Әти фронтка киткәч без туган якларга, Олы Әтнәгә, әйләнеп кайттык. Мин Олы Әтнә урта мәктәбендә укуымны дәвам иттем, 1951 елда мәктәпне тәмамладым.

1951 елның 15 августында мин Олы Мәңгәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. 1954 елның 10 октябрендә Совет Армиясенә алындым, 1956 елга кадәр Төрекмәнстан республикасының Красноводск  шәһәрендә хезмәт иттем.

Армия сафларыннан кайткач 1959 елга кадәр Кече Әтнә җидееллык мәктәбендә укытучы, аннан КПСС райкомында инструктор һәм пропагандист, 1960 — 1962 елларда Тукай районы мәдәният бүлеге мөдире, 1963 — 1969 елларда Кече Әтнә сигезъеллак мәктәбендә укытучы, 1969 — 1974 елларда Әтнә халык театрында сәхнәгә кую бүлеге мөдире булып эшләдем. 1974-1978 елларда Арча КПСС райкомында инструктор, 1979 — 1998 елларда  район социаль тәэминәт бүлеге мөдире вазифаларын башкардым. Лаеклы ялга чыкканнан соң 9 елдан артык районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе итеп сайландым,”- дип искә ала.

1954 елның июнь аенда алар Дамира апа белән гаилә коралар, бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Кызлары Динә Казан дәүләт финанс-экономика институтын тәмамлады. Аның ике улы: Ильфат һәм Айрат, икесе дә  Казан дәүләт авиация институтында укыдылар һәм алар Казанда яшиләр. Спектакльләрдә катнашып йөргән уллары Ирек Украинада хәрби авиация училищесы бетереп Псков шәһәрендә транспорт авиациясендә хезмәт итә. Аларның улы Рөстәм Санкт-Петербургның юридик академиясен, кызы Альбина Мәскәүнең педагогия институтын тәмамладылар.

Ни кызганыч, озак еллар Арчаның өченче мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән, үзе дә бик күп спектакльләрдә катнашкан, гомере буе Реваль абыйның ышанычлы тормыш юлдашы булып, аңа һәр эшендә зур уңышларга  ирешүдә ярдәм итеп яшәгән Дамира апа безнең арабызда юк инде. Бүгенге көндә Реваль абый Мохтаров аны сагынып, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. Ул безнең музеебызда үткәрелгән чараларда катнашырга да вакыт таба, ак баяны белән татар халкының моңлы җырларын башкарып кичәдә катнашучы һәркемне сокландыра.

Хөрмәтле Реваль Хәким улын 85 яшь тулу көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп, туганнарының һәм дусларының ихтирамын тоеп, күңел төшенкелегенә бирелмичә, мөмкин булганда гомер юлдашы — ак баяны белән чыгышлар ясап безне куандырып яшәсен иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее  директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фотолар музей архивыннан

 

http://arskmedia.ru/2019/04/05/ak-bayanyim-gomerlek-yuldashyim/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение