События

Арчадагы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия 10.04.2019

Арчадагы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия

Арчадагы «Мәрхәмәтлек үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаган балалар өчен, Арчаның 107 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырды. Янгын сүндерү бүлегендә балаларны каравыл җитәкчесе Илгиз Әхмәтов ачык йөз белән каршы алды. Ул коткаручыларның эше турында сөйләде, балаларга янгын сүндерү бүлеге бинасы һәм территориясендә экскурсия үткәрде. Тулы хәрби әзерлектәге янгын сүндерү җиһазларын күреп, коткаручыларның үз эшләре турында сөйләүдән мәгълүмат алып, балалар биредән күңелләре булып китте. Психолог Ильмира Шәфыйкова һәм социаль эшләр буенча белгеч Рәсимә Дәүләтшина оештырган экскурсия балаларда янгын куркынычсызлыгына карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелде.

http://arskmedia.ru/2019/04/10/archadagyi-yangyin-s-nder-am-kotkaru-b-legena-ekskursiya/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение