События

Арча турында мультфильм булачак 11.04.2019

Арча турында мультфильм булачак

Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәп укучыларының туган җиребезне сурәтләгән рәсемнәре киләчәктә Арча районының тарихын, бүгенгесен чагылдырган мультфильмда урын алырга мөмкин.

10 апрель көнне “Татармультфильм” вәкилләре Арчаның 3нче мәктәбендә укучылар белән очрашты. Бирегә 1–9 сыйныфларда укучы рәсем ясау осталыгына ия булган укучылар җыелган иде. Республикабыз 2020 елда Татарстанның төзелүенә 100 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнә. Әлеге дата уңаеннан “Татармультфильм” үзенә республика районнары турында мультфильмнар төшерү бурычын алган. Ул сюжетлар Татарстан турындагы фильмның бүлекләре булачак.

Мультфильмнар бик кызык әзерләнә икән: фильмга туры килә торган рәсемнәр сайлап алынганнан соң, аның кирәкле өлешләре компьютер программасы ярдәмендә кисеп алына һәм кадрларга туплана. Балалар мультфильмнарны төшерүне чагылдырган фильм да карады, беррәттән, үз эшләрен дә күрделәр: узган ел Яңа Кырлайдагы Кыш бабай турындагы мини-мультфильм өчен районның яшь талантлары сурәтләр ясаган булган, шул рәсемнәр ярдәмендә дөньяга мультик туган. Димәк, район мәгариф идарәсе тырышлыгы белән оештырылган чара районда яңалык түгел

Әлеге очрашу чарасы берничә мөһимлекне үз эченә ала: бердән, патриотлык хисе, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләсә, шул ук вакытта, Ватаныбызның тарихын өйрәтә, балаларны яңалыклар белән кызыксындырып, сәләтен үстерергә һәм киләчәккә һөнәр сайларга да ярдәм итәргә мөмкин. Быел иң яхшы дип табылган рәсем иясе Казанга чакырылып бүләкләнәчәк.

Рәсем конкурсына килгәндә, анда районыбызның рәсем ясау сәләтенә ия балалары һәммәсе катнаша ала. Аның өчен район турында, аның үткәнен, бүгенгесен чагылдырган рәсемнәрне, шигырьләрне konkurs@вектатарстана.рф электрон адресына җибәрергә кирәк. Бәхетеңне сынап кара, яшь дустым! Бәлки синең рәсемең иң яхшылар рәтенә кереп, мультфильмда урын алыр һәм яшь буынга туган җирне күреп өйрәнү өчен ул бер ярдәмлек булыр. Мультфильмнарны www.стреланаследия.рфwww.tatarcartoon.ru яки www.balarf.ru сайтына кереп карарга мөмкин.





http://arskmedia.ru/2019/04/10/archa-turyinda-multfilm-chyigachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение