События

«13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар» 06.04.2019

«13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар»

Кайбер кешеләргә, күренешләргә шултиклем күнегәсең, гел шулай булган һәм булыр кебек. Балтач районының Чепья авылында урнашкан данлыклы «Халыклар дуслыгы» музеен, аның директоры Гарифҗан Галиев белән бербөтен итеп күрергә, аның 1965 елдан бирле музей дип җан атып, нәрсәдер табып, кайгыртып йөрүенә дә күптән инде күнектек.

92 яшьлек сугыш ветеранының әле һаман эшен дәвам итүенә дә, бүгенге көндә музейга ремонт ясатып ятуына да бик гаҗәпләнмибез дә кебек. Гарифҗан Галиевич бит инде ул, әлбәттә, үз максатына ирешәчәк! Ә бит аның кебек кеше Татарстанда гына түгел, Россиядә бердәнбер.

Ул әле үз акчасына һәйкәл салдырган бердәнбер сугыш ветераныдадыр. Мәктәптәге гади бер тарих почмагыннан үсеп, дәүләт музее дәрәҗәсенә күтәрелгән мондый музей да бердәнбер. «Халыклар дуслыгы» музее турында күпме генә язсаң да, күп булмас. Шулай да бу юлы Гарифҗан абый белән аның үзе турында сөйләшергә булдык. Ни гаҗәп, ул үзе дә моңа риза булды.

Өйләнешкәндә, әтигә – 13, әнигә 19 яшь булган…

– Төп чыгышыбыз Балтач районының Арбор авылыннан. Минем әти 1891 елда туган. Гаиләдә биш бала булганнар. Биш айда – әтисе, алты яшьтә әнисе үлә. Патша заманы булса да, балаларны караусыз калдырмыйлар, балалар йортларына урнаштыралар, бары тик әтине генә әбисе белән бабасы алып кала. Әтигә 12 яшь булганда, алар да үлеп китә. Шулай итеп, 12 яшьлек әти берүзе бер йортта торып кала. Яшәргә кирәк, яз көне арпа чәчәргә басуга чыга. Яныннан узып баручы бер өлкән абзый: «Синең орлыкларың дөрес ятмыйлар, кабат җыеп чәчәргә кирәк», – дип, моны мыскыл итә. Тормыш тәртәсен тартырга тырышучы үсмер бала бит, нишләргә белми аптырап кала. Моны белеп алган авыл өлкәннәре ятим баланы яклап чыгып, теге абзыйдан аның басуын чәчтерәләр. Мин моңа хәйран калам, ничек итеп авылның аксакаллары һәр нәрсәне кулда, тәртиптә тотканнар, бер нәрсәгә дә битараф булмаганнар. Өлкәннәрнең кайгыртучанлыгы моның белән генә бетми әле. Әтигә үзе генә тору авыр, алай-болай ут-күз чыгар дип, аны өйләндерергә уйлыйлар. Салавыч авылыннан 19 яшьлек ятимә кыз кунакка килгән була, киңәшләшкәннән соң, 13 яшьлек әти белән әнине өйләндереп куялар. Әни: «Әтиеңне чана шуган җирдән эзләп алып кайта идем», – дип сөйли торган иде. 1927 елда мин туганмын. Миңа җиде ай булганда, Каенсар авылына күченгәнбез. Үзем турында сөйләүне әти-әниләремнән башлавым юкка түгел. Кешедә бит «кайда үскән, нинди тәрбия алган» дигән сорау туа гадәттә. Күргәнегезчә, әти-әниемә белем алырга мөмкинлек булмаган. Алар безне гадел, тырыш булырга өйрәттеләр. Әле дә хәтерлим, әни белән Арборга, элек күрше булган Нәгыймә апаларга хәл белергә төшкән идек. Чәй әзерләделәр, өстәлгә май куйдылар. Күрәсең, гел майга үрелгәнмен, әни чак кына кулыма кагылды. Килешми, күп ашама, диюе инде. Моны күреп алган Нәгыймә апа: «Ашасын, тыйма, үскән вакытта аларның гел ашыйсылары килә», –диде. Аның әлеге җылы мөгамәләсен гомер буе күңелемдә сакладым, яшь барган саен, аның бәясе артты гына. Ни кызганыч, Нәгыймә апа исән вакытта мин аңа рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем, бер яхшылык та эшли алмадым…

Әти-әни тәрбиясен дәвам итеп, тагын бер истәлекне яңартасым килә. Әти авырып киткәч (төп сәбәбе ачлык инде), күрше авылда яшәүче мари абзые әтигә он биргән. Күр әле, нинди дуслык милләтләр арасында! Улларым летчик минем, дигән ул аңа. Мари абзыеннан әти тарих китабы күтәреп кайткан иде. «Син дә укы, менә аның балалары кебек летчик бул!» – диде ул миңа. Шуңа күрә мин үзебезнең авылда җиде сыйныф укыганнан соң да укуымны дәвам иттем, 9 сыйныф тәмамладым. Хәтта 20 км ераклыктагы Мари Эл республикасындагы Хлебникова авылында бер ел торып та укыдым.

Малайлар, герман сугыш башлады…

Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде. Басудан эштән кайтып киләбез, безне колхоз председателе каршылады. «Малайлар, Герман сугыш башлады», – диде ул безгә. Чорына күрә бик алга киткән кеше булган дим мин аны, радиосы булган, ул шуннан тыңлап белгән. Сау-сәламәт бөтен ирләр сугышка китте, төп эштә безнең кебек үсмерләр, хатын-кызлар калдылар. Бу елларның һәр яклатып караганда да ничек авыр катлаулы икәнлеген аңлар өчен, берничә истәлекне сөйләп китим. Урман кисәбез. Минем атым буаз. Мескен ач та бит инде, тырыша, йөкне тарта алмый. Бригадир мине орыша, атны кыйный. «Кыйнама зинһар, ул колын көтә», – дип әйтеп карыйм, тыңламый инде, әлбәттә. Иртән торуга, атым колынын салган иде. Сугыш елларында дәүләт милкенә зыян салган өчен дип, моның өчен хөкем итәләр иде. Ветеринарга белешмә алу өчен атымны җитәкләп, үлгән колынны күтәреп, җәяүләп күрше авылга ветеринарга киттем. Мескен атның башын иеп көчкә атлап барганы әле дә күз алдымда. Рәхмәт ветврачка, миңа зыян булмаслык итеп документны язып бирде. Икенче бер мисал, урман кисеп кайтканда, Сосна дигән авылга фатирга тукталдык, үзебездә булган азмы-күпме ризык белән бүлештек инде, ә иртән торышка хуҗаларның алты яшьлек малайлары ачлыктан шешенеп үлгән иде. Әлеге вакыйга турында хәрби училищеда укытканда иптәшләремә сөйләгән идем, тиешле урынга җиткергәннәр, провокация тараткан өчен дип, трибуналга җибәрә яздылар. Менә ничек бит…

Үксезлек

Ерак түгел басуда борчак чәчәбез, әтине сугышка алмадылар, ул да күрше басуда эшли. Һәркөн әзерләнәм дә чыгып китәм, бер тапкыр да артка борылып карамый идем. Бу көнне нигәдер артыма борылып карадым, ә анда әни, болдырга басып, минем киткәнемне карап калды. Басуга барып озак та эшли алмадым, бер сабый йөгереп килә. Әниең үлә… Гомер буе уйладым ничек шул вакытта борылып караганмын… Әнигә инсульт булган. Ул вакытта, паралич суккан, ди иде халык. 14 яшемдә әнинең ләхетен үзем алдым, ләхеткә дә үзең салырсың, диделәр. Кабердә әнине күтәреп алыйм дисәм, башында кан. «Әнинең башы каный», – дип кычкырам. «Алыгыз тизрәк баланы!» – диде мулла. Соңрак мин бу турыда күп уйладым. Йөрәк туктагач, кан әйләнеше булмаска тиеш бит, кан каян килде, әллә әни үлеп бетмәгән булдымы икән?

Әниең үги булса, әтиең урыс була, диләр бит. Миңа ике үги әни белән яшәргә туры килде. Ризыкка туймаган, ачлыктан тилмергән авыр еллар…. Аш пешкәч, гаиләдә итне әти бүлә. Барыбызга да тигез. Яңа хатынның алты айлык баласына да, басуда эшләүче 14 яшьлек үсмергә дә… Бик гадел кеше иде шул… Артык кызу да булды, шуңа күрә үзе дә шактый кыенлыклар күрде.

Оча торган танк

1944 елда 17 тулгач, мине дә сугышка алдылар. Сугышка китүчеләргә бер пот он бирәләр иде. Минем ул онны алып, аннан ипи пешергәнне көтәрлек вакыт булмады. Үги әнидән өйдә булган икмәкне сорап алдым да, басуда киеп эшләгән иске, майлы телогрейканы киеп, сугышка киттем. Иң элек укчы радистлар әзерли торган курсларда укыдым. Соңыннан ИЛ-2 самолетында радист-укчы булып Маньчжурия территориясендә япон сугышында катнашырга туры килде. Әлеге самолетларны оча торган танклар дип атый торганнар иде. Аларның авырлыгы алты тонна ярым. Очышларның берсендә безнең самолет идарәгә буйсынмый башлады. Миңа очучы «Сикер» дип әмер бирде. Анда бит инде секундлар хәл итә. Сикергәндә, мин шактый нык итеп башымны да бәрдем, җиргә төшкәндә дә уңайсызлык килде. Соңыннан барып карадык, мескен очучы ике кыя арасына кереп бәрелгән. Кыя ташларына киемнәренең җепләре генә эленеп калган иде. Мин исә тугыз ай госпитальдә дәваландым. Хәлем шактый авыр иде, минем берүземә бер медсестра да бирделәр. Аена бер диярлек округ буенча йөрүче табиб карый. Ул башта, сиңа операция ясарга иртәрәк әле, дисә, аннан соң инде: «Хәлең уңай, операция кирәкмәячәк», – диде. Мине бик яхшы карадылар. Япониядән минем өчен ун посылка ампула дарулар да алдырдылар. Ул вакытта нинди дару булгандыр, мисал өчен, кулың каный икән, син шул ампуланы ватып эчсәң, кан килүе туктый. Мин аның берсен әле дә саклыйм, сораучылар күп булды, беркемгә дә бирмәдем. Бер кеше: «Яңа суйган терлекнең канын шул мизгелдә эчә алсаң, тереләсең», – дип әйткән иде. Авылга кайткач, әти миңа кан да эчерде. Шуларның шифасы тигәндер, тора-бара минем группаны да алдылар.

Дөнья фидакарьләр җилкәсендә тора

«Дөньяда кешеләрнең уңганлыгын төрлечә бәялиләр – кемдер акча таба белә, кемдер осталыгы белән бүтәннәрне сокландыра, кемдер… Әмма Гарифҗан абыйга мин музейда булган саен сокланам. Аның өчен музейдагы һәр экспонат – дөнья байлыгы, музейга кергән һәрбер кеше – кадерле кунак. Киләчәктә бу бөек кешенең берәмләп җыйган экспонатларын саклаучы, аның эшен фидакарьләрчә дәвам итүче булсын иде. Гарифҗан абыйга кыска картлык, озын гомер телим», – дип язган истәлекләр китабына Туфан Миңнуллин 2003 елның 14 сентябрендә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы 13 томнан тора. Аларны укыганда, күзләргә яшьләр килә. Музейда барлыгы 22 мең экспонат исәпләнә. Аларның 90 проценты Гарифҗан Галиевнең укучыларыннан килгән. Музей белән аның директоры турында аерым сөйләргә күнекмәгән булсак та, бу юлы Гарифҗан Галиев турында гына сөйләшергә биргән вәгъдәбездән чыкмыйк. Гарифҗан абый шушы көннәрдә үзенең 92 яшен тутыра. Ул бүген бер ялгыз тора. Тормыш иптәше Әлфия ханымның бакыйлыкка күчкәненә – 19 ел.

– Социаль яклау бүлегеннән миңа караучы куелган, шулай да мин үз көемә яшәргә күнеккәнмен. Иртән өченче яртыда ук торам, аш пешерергә куям. Көн саен 15 минут физкультура ясау – минем өчен закон. Иртәнге җиде тулганчы, мин инде эштә булам, – ди ул.
Олы яшьтә булса да аның хәтеренә хәйран каласын. Ул бүген дә китаплар, газета-журналлар укый, бөтен вакыйгаларга аек акыл белән фикерләп үз бәясен бирә. Аның кебекләр белән очрашырга ашыгыйк…

Зөлфия Хәлиуллина

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/garifan-galiev-13-yashlek-ti-beln-19-yashlek-nine-ylnderep-kuygannar



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение