События

Г.Тукай укуларына йомгак ясалды 12.04.2019

Г.Тукай укуларына йомгак ясалды

Иртәдән халык Яңа Кырлайга агылды. Башка районнардан да килделәр. Укытучылар, укучылар Г.Тукай укуларына йомгак ясарга җыелды. Казаннан әдәбият, тел галимнәре, язучылар, журналистлар кайтты. Якташыбыз «Казан утлары» журналында җаваплы сәркәтип булып эшләүче, язучы, журналист Вакыйф Нуриев та бар иде. Укулар секцияләргә бүленеп алып барылды. Укытучылар һәм укучылар  «Г.Тукай һәм тел гыйлеме», «Татар әдәбиятында мәсәл жанры», «Г.Тукай иҗаты чит илләрдә», «Укытучы — иҗади шәхес (укытучының әхлак темасына язылган әкиятләре)», «Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге (укытучыларның иҗат иткән мәсәлләре)», «Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү» секцияләрендә үзләренең фәнни эшләрен якладылар. Соңыннан җиңүчеләрне, призлы урыннарны алучыларны, гомумән, укуларда катнашучыларны котлап үттеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2019/04/12/g-tukay-ukularyina-yomgak-yasaldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение