События

Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык 08.12.2018 Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.

Якташыбыз Ежковны искә алдылар 07.12.2018 Якташыбыз Ежковны искә алдылар
Россия Герое көне уңаеннан Арчаның беренче мәктәбе укучылары традиция буенча рус зиратында булдылар. Бу көнне бирегә Россия Герое Дмитрий Сафин, Кораллы Көчләр ветераннары решмасының район комитеты әгъзалары — отставкады хәрбиләр дә килде. Ежковның әнисе Клеопатра Курочкина һәм туганнары күмелгән урында митинг булды. Кунаклар һәм укучылар кабергә чәчәкләр салдылар.

Укытучылар өлкәннәргә осталык дәресе уздырды 06.12.2018 Укытучылар өлкәннәргә осталык дәресе уздырды
Арча сәнгать мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы мөкинлек чыккан саен изгелек эшләргә тырыша. Шул нисбәттән алар хәйрия акцияләрендә дә үз өлешләрен кертеп яши. Бүген мәктәпнең укытучылары Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, өлкәннәрнең рухын күтәреп кайтты: осталык дәресе уздырып алар әби-бабайларны бераз вакытка гына булса да сәнгать дөньясына алып керде, кул эшләнмәләрен үзләренә дә эшләп карау мөмкинлеге тудырды.

Арча сәнгать мәктәбе укытучылары бүләкләнде 06.12.2018 Арча сәнгать мәктәбе укытучылары бүләкләнде
Арча районының социаль-икътисадын һәм мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше, район халкы алдындагы хезмәтләре өчен Арча балалар сәнгать мәктәбенең  музыка бүлеге укытучысы Гайнетдинов Альберт Сәләх улы “Арча муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Яңа Кенәр балалары республика конкурсында катнашып җиңү белән кайтты 05.12.2018 Яңа Кенәр балалары республика конкурсында катнашып җиңү белән кайтты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары арасында “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV Республика яшь сәхнә осталары конкурсы оештырды. Әлеге бәйге Кәрим Тинчуринның тууыны 131 ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышлап уздырылды.

Хәйрия футболы нәтиҗәләре 04.12.2018 Хәйрия футболы нәтиҗәләре
Хәйрия футболы «Арча» спорт комплексында ике көн барды. Теләгән кешегә акча салырга хәйрия тартмасы да куелган иде. Ярышта 11 команда катнашты. Һәркайсыннан 2шәр мең сум акча җыелды. Хәйрия футболында җыелган акчалар районның аз керемле гаиләләренә бүлеп биреләчәк. Бүген финал ярышлары булып, җиңүчеләр билгеле булды. Әлеге чарага килгән гаиләләрне кафеда бушка ашаттылар. Зур залның бер башында балалар да туп уйнады.

Авылым минем – Күпербашым 03.12.2018 Авылым минем – Күпербашым
Фәрит абый Хәбибуллин озак еллар район хәзерләүләр конторасында әзерләүче булып эшләде. Күпербаш авылының иң актив кешеләренең берсе иде ул. Сәламәтлеге какшагач та авыл тарихын язу турында хыялланды. “Мин сөйләрмен, син язарсың”, – дигән иде ул миңа. Ул шулай эшләгән дә, Фәрит абый сөйләгәннәрне хатыны Дания апа язып барган.

Арча сәнгать мәктәбе юбилеен билгелщп узды 03.12.2018 Арча сәнгать мәктәбе юбилеен билгелщп узды
Юбилейга мәктәптә элек эшләгән укытучылар, укучылары, гомумән, кунаклар күп кайткан иде. Алар мәктәпнең элеккеге бинасыз интеккән чаклары белән бүгенгесен чагыштырып, гаҗәпләнүләрен яшермәде.

Якташыбызның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде 01.12.2018 Якташыбызның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Якташыбыз  — Түбән Атыда туып үскән, бүгенге көндә Казанда гомер итүче Хай Хак Йосыфиның (Гаптелхәй Гаптелхак улы Йосыпов) «Тукай узган урамда» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Гаптелхәй Йосыпов 1950 елның 9 июнендә дөньяга килә. 1965 елда Наласа мәктәбен, 1968 елда Казан кооператив техникумын, соңрак Совет сәүдә техникумын, кичке Марксизм-Ленинизм университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул Россия Кораллы көчләренең отставкадагы өлкән офицер-майоры.

Аңа 60 яшь тулган булыр иде… 30.11.2018 Аңа 60 яшь тулган булыр иде…
Фәрит Бәширне тууына 60 ел тулу уңаеннан искә алу, 30.11.1958 – 07.10.2009

Без- табигать дуслары! 29.11.2018 Без- табигать дуслары!
Табигать һәм Ана! Бу сүзләр арасындагы уртаклык – икесе дә җир өстенә тереклек   китерүче илаһи серлелеккә ия изгелек чыганагы булу. Табигать анабыз безгә җир йөзендәге барлык табигый матурлыкны тудырса, газиз әнкәйләребез безне бу дөньяга тудырган , яшәешебезгә үзенең барлык көчен кызганмаган иң газиз кешеләребез.

Яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзә 28.11.2018 Яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзә
Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзеп йөрүче районыбызның күрке булган затларның берсе. Чыннан да, искиткеч кеше ул. 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, югары исемнәргә ия булган Розалия ханым күптәннән лаеклы ялда  булса да җәмәгать эшенә кереп чумган.

Сәхнәдә “Нечкәбил” республика бәйгесе җиңүчеләре 27.11.2018 Сәхнәдә “Нечкәбил” республика бәйгесе җиңүчеләре
Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә сәхнәгә “Нечкәбил” республика бәйгесендә мактаулы исемнәргә лаек булган Наласадан Хәсәновлар, Арчадан Галәветдиновлар гаиләләре дә күтәрелде. Алар тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итте.

Шушмабаш мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды 27.11.2018 Шушмабаш мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды
Шушмабаш урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балаларның осталыгына исең китәрлек! Без, әниләр, балаларыбыз өчен сөенеп утырдык. Театр түгәрәгенә йөргәннәр осталыкларын күрсәтте. Түгәрәк җитәкчесе Гөлфия апаларына балаларны театр серенә өйрәтүенә зур рәхмәт.

Иң уңган әниләр — Ак-Чишмәдә 26.11.2018 Иң уңган әниләр — Ак-Чишмәдә
Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе, китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Әниләребезнең кул эшләре күргәзмәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.

Татулык гомерне озайта 25.11.2018 Татулык гомерне озайта
“Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасын дәвам итәбез. Без бүген сезгә Яңа Кишеттә тигезлек белән гомер итүче Руза апа белән Рәиф абый Әхмәтшиннарның киңәшләрен җиткерәбез.

Каенсарда Мәүлед бәйрәме узды 24.11.2018 Каенсарда Мәүлед бәйрәме узды
Мәүлед — гарәп сүзе — туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олугы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды.

Арчаның яшь талантларына Гариф Ахунов премиясе тапшырылды 23.11.2018 Арчаның яшь талантларына Гариф Ахунов премиясе тапшырылды
Арчаның сәнгать, әдәбият тормышы тарихына тагын бер гүзәл вакыйга өстәлде — балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның яшь талантларына 10нчы тапкыр Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру бәйрәме узды. Билгеле булганча, премия 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге якташыбызның күркәм эшен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан уздырыла.

Кышкарда “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе үтте 22.11.2018 Кышкарда “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе үтте
ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале иясе Нәгыймә Таҗдаровага 130 яшь тулу уңаеннан район мәдәният учреждениеләре арасында Таждарова иҗат иткән образларны “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе бара. Ул алты зонага бүленеп үткәрелә.

Алар мине, мин аларны яраттым. 21.11.2018 Алар мине, мин аларны яраттым.
Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышырга Әтнә районыннан  еш киләләр. Быел җәйнең кояшлы матур бер көнендә РОНО хезмәткәрләре  килде. Минем экскурсия ахырында еш кына кунакларга сорау бирә торган гадәтем бар: “Сезнең арада язучы турында истәлекләр белүче юкмы?”

Пәйгамбәрнең туган көнендә, якташыбыз Мәрҗанигә һәйкәл ачылды 20.11.2018 Пәйгамбәрнең туган көнендә, якташыбыз Мәрҗанигә һәйкәл ачылды
Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачуны зур тантана булуын белдерде. Бу хакта ул һəйкəл ачылу вакытында сөйлəде.

Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча 19.11.2018 Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча
Арчаның сәнгать мәктәбендә урнашкан 941нче участокта гражданнарның үзара салым кертү буенча референдумы уңышлы гына башланып китте. Мин үзем иртәнге 8гә килдем. Бәйрәм төсен биреп урамда ук музыка яңгырый. Халыкны елмаеп каршы алалар. Тыныч атмосфера хөкем сөрә. Әле референдумда катнашучылар саны буенча процентларда әйтү иртәрәктер. Әмма бу вакытка хәйран кеше гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде инде.

Нурзадә, әнисе үлгәч, бернинди көй дә язмый, иҗаттан чит­ләшә: Күңелдә зур үкенеч калды, ди 19.11.2018 Нурзадә, әнисе үлгәч, бернинди көй дә язмый, иҗаттан чит­ләшә: Күңелдә зур үкенеч калды, ди
Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзер­лә­неп йөргән чакта җыр­чы­ның әнисе күзләрен мәң­ге­леккә йома. Әтисе һәм әнисе, эне­сеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый.

Арчалар беренче! 18.11.2018 Арчалар беренче!
«Арча» спорт комплексында армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында республика күләмендәге спартакиада булды. Ул спортның хәрби–кулланма төрләре буенча үткәрелде. Ярышта Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Казан, Зәй командалары катнашты

Зиннурны акладылар 17.11.2018 Зиннурны акладылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы каршында оештырылган Татарстан әдәби судының күчмә утырышы булды. Анда язучы якташыбыз Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” повестена карата “җинаять эше” каралды. Арча тарихында беренче тапкыр.

Кыр батырларына хөрмәт һәм дан! 16.11.2018 Кыр батырларына хөрмәт һәм дан!

15 ноябрьдә республика конкурсында җиңү яулаган һәм район башлыгы призына лаек булган комбайнчыларны хөрмәтләү тантанасы булды.

Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арчада нәни “Сөмбелә”ләр ярышты 16.11.2018 Арчада нәни “Сөмбелә”ләр ярышты

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы бу көнне гөр килеп торды. Тәрбиячеләр, катнашучы нәниләр, аларның әти-әниләре бирегә районыбызның бәләкәй Сөмбеләсен сайлап алу бәйрәменә җыелды. Балалар арасында һәр көн, гомумән, аларның мохите үзе бәйрәмгә тиң ул.


Яңа Кырлай егете Ранил Гарипов Казанда «Бәлешпати» үткәрә 15.11.2018 Яңа Кырлай егете Ранил Гарипов Казанда «Бәлешпати» үткәрә
– «Бәлешпати» – ул күптән күрешмәгән дусларың белән аралашу, яңа дуслар табу, чын татар җырларын тыңлап ял итү чарасы. Моның өстенә тәмле бәлеш ашау мөмкинлеге дә бар, – ди Ранил Гарипов.

Казанда  якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була 14.11.2018 Казанда якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була
17 һәм 30 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Якташыбызның юбилее дәвам итә 13.11.2018 Якташыбызның юбилее дәвам итә
12 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  якташыбыз, язучы, журналист Вакыйф Вәкил улы Нуриевка 60 яшь тулу уңаеннан “Җаннарны чайкар чак” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора 13.11.2018 Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора
Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов язучы Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып чыга дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай клубындагы язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә әйтте.

Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар 12.11.2018 Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар
19 чакрым араны 15 кеше җәяүләп үтте. Маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтеп, Яңа Кырлайда тукталды.

Курсалар – беренче! 12.11.2018 Курсалар – беренче!
10 ноябрьдә Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә октябрь ае нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулаган “Курса МТС”ы ширкәтенә һәм Урта Курса сөтчелек фермасына күчмә кубоклар тапшырды.

Арча көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты 11.11.2018 Арча көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты
3 ноябрь көнне Биектауда данлыклы көрәшчеләребезнең берсе Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры узды. Бәйгедә 2001-2003 елда туган яшь көрәшчеләр бил алышты. Ярышларда тренерлар Зарипов Ф.В., Лотфуллин Т.А., Ахмадеев М.Г. кулы астында шөгыльләнгән  Арча районы җыелма командасы да катнашты.

Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте 10.11.2018 Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте
3 нче ноябрь көнне Саба районы Олы Шыңар авылы мәдәният йортында көрәш буенча ачык турнир узды. Мәрхүм көрәшче, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә балалар һәм үсмерләр бил алышты. Бу ярышларда Арча районы җыелма командасы да катнашты. Команда составында тренерлар Саляхов Марат, Ахмадеев Марат, Һидиятуллин Фәнилләрнең укучылары бар иде. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Моратов Динияр — 1 нче, Мостафин Данир — 3 нче урында калдылар.

Арча “Венеция”сендә кунакта 09.11.2018 Арча “Венеция”сендә кунакта
– Мин бу ресторанда берничә тапкыр булганым бар. Кунак буларак та, үземнең юбилеемны да биредә үткәрдем. Андагы уңай мохит, чисталык, тәртип, хезмәт күрсәтү, әлбәттә инде, кухнясы бик ошый, – диде Арчадан Рәмзия Әхмәтгалиева.

“Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә” 08.11.2018 “Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә”

“Журналларга иң яхшы тираж” номинациясендә  Урта Сәрдә почта бүлекчәсе җиңү яулады. Җитәкчесе Эльмира Ганиева башта Шиһабетдинов хуҗалыгында хисапчы, аннан мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире, пешекче булган. Ә Урта Сәрдә почта бүлекчәсендә ул җиде ел эшли. Үзе начальник та, үзе үк хат ташучы да.

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2018 Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Яңа Кенәр егетләре беренче урында 05.11.2018 Яңа Кенәр егетләре беренче урында
2 ноябрь көнне «Арча» спорт комплексы балалар шау-шуыннан гөрләп торды. Биредә 2005-2006 нчы елгы мәктәп укучылары арасында волейбол
ярышлары узды. Уенчыларны район волейбол федерациясе рәисе Рафаэл Муллагалиев котлады һәм уңышлар теләде. Ярышта барлыгы 13 кызлар командасы, 10егетләр командасыкатнашты. Волейбол командалары шулай укӘтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан да килгән иделәр.

Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты 03.11.2018 Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты

Хәзерге авыр һәм тотрыксыз заманда сәламәтлеген югалткан һәм өлкән кешеләргә бик кыен. Аларга җылы сүз һәм ягымлы караш , тере аралашу җитми.


Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак 02.11.2018 Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак
Әдәбият сөюче дуслар игътибарына! Ноябрь урталарында Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. “Идел” журналы оештырган әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.

Арчада 70 кеше этнографик диктант язды 02.11.2018 Арчада 70 кеше этнографик диктант язды
Аларның иң өлкәненә 61, иң яшенә 23 яшь. Диктантны, нигездә, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре язды.

«Казан арты» музеенда узган «Зур этнографик диктант»ка халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән.

Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды 01.11.2018 Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды

30 октябрьдә Арча шәһәренең Бакый Урманче урамында ике 22шәр фатирлы һәм бер 30 фатирлы йортларны тапшыру тантанасы булды. Яңа фатирларда нигездә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.

Арчада район беренчелегенә көрәштеләр 29.10.2018 Арчада район беренчелегенә көрәштеләр
В субботу 27 октября 2018 года наши борцы открыли спортивный сезон 2018-2019 учебного года. В спортивном зале АСОШ№6  прошло Первенство Арского муниципального района по борьбе Корэш среди юношей 2004 годов рождения и моложе,  на призы МО РОГО ДОСААФ. Следует отметить отличную  подготовку к соревнованиям МУ «Управление образования» и коллектива АСОШ №6. Открытие соревнований прошло на высоком эмоциональном уровне.

Тукай Күпербашта кымыз эчкән 27.10.2018 Тукай Күпербашта кымыз эчкән
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1911–1912 елларда берничә тапкыр Күпербаш авылында булган. Билгеле булганча, Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Хәбибуллин Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибисаҗидәгә өйләнә. “Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсаң да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”, – дип яза бер хатында Г.Тукай.

Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра! 26.10.2018 Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра!
Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбенең 3 сыйныф укучылары төрле һөнәрләр буенча күргәзмә оештырдылар. Башта әти—әниләр җыелышында җыелып сөйләшү булды. Нинди һөнәрләр буенча күргәзмә оештырабыз дип. Һөнәрләрне читтән алмадылар. Әти-әниләр арасында төрле һөнәр ияләре бар бит!

«Алма, алмам, алмакай!» 25.10.2018 «Алма, алмам, алмакай!»
Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә “Алма, алмам, алмакай!” дип исемләнгән алма бәйрәме үткәрелгән. Кичәдә “Тупырдап алма коела…” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. “Алмалы могҗизалар”, “Алмадан тәмлүшкәләр” бәйгесенә килгән эшләрдән дә күргәзмә ясап куелган.

Ашытбашта шашка турниры узды 23.10.2018 Ашытбашта шашка турниры узды
Узган атнада Ашытбаш мәктәбе 100дән артык укучы һәм укытучыдан торган 13 команданы шашка ярышына җыйды. “Интеллектуаль мәктәп” дип аталучы  республика күләмендәге турнирда катнашу өчен районыбыздан гына түгел, Әтнә, Балтач, Казан, Биектау районнарыннан килгәннәр.

«Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана 22.10.2018 «Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана
«ТНВ-Яңа гасыр» каналының чираттагы “Әдәби хәзинә” тапшыруы танылган драматург Гафур Каюмов тормышы һәм  иҗатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТНВның Әдәби-музыкаль тапшырулар берләшмәсе мөхәррире Әлфирә Мәһдиева хәбәр итте.

Агрономнар киңәште 21.10.2018 Агрономнар киңәште

19 октябрьдә «Ватан» хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш агрономнары белән семинар-киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр катнашты.

Кубок Күлтәстә 20.10.2018 Кубок Күлтәстә
Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Сафиуллин хуҗалыгы терлекчеләре җиңүче булды.


19 октябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчәсе Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчесе Газинур Сафинга күчмә кубоклар тапшырды.

Олы юлның тузанында калды минем эзләрем… 19.10.2018 Олы юлның тузанында калды минем эзләрем…
Укытучылар “Әлифба” авторлары Сәләй Гататдин улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитоваларның фәнни-методик мирасын даими өйрәнеп, иҗади кулланалар. Аларның хезмәтләре балаларга ана телебезне өйрәтүгә, шомартуга, сүзлек күләмен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда дөрес кулланыш табарга ярдәм итә.

Кышкарда халык театры эшли 19.10.2018 Кышкарда халык театры эшли
70ләп хуҗалыклы гына авылда яшәсәләр дә, исемнәре бөтен республикага таныш аларның. Авылдагы мең мәшәкать арасыннан арынып мәдәни тормыш өчен янып-көеп, сәнгать дөньясында үрнәк булып иҗат итеп яткан көннәре. Заманында Кышкар данлыклы мәдрәсәсе белән татар дөньясына танылган булса, хәзер сәнгать җанлы авыл халкы оештырган “Нур” халык театры белән танылу алды.

Саклый белсәң тузмый ул 19.10.2018 Саклый белсәң тузмый ул
“Аю” ширкәте базасында 11 октябрьдә хуҗалыкларның баш инженерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Бездә техника елга ике ай, кайбер хуҗалыкларда гына күбрәк эшли. Техника эшләгәннән түгел, ә дөрес итеп сакларга куймаганнан туза”, – диде.

Якты очрашу 18.10.2018 Якты очрашу
13 октябрь көнне районыбызга Арча җирлеге, аның музейлары, Ак калфак оешмасының эшчәнлеге белән танышу, милли йолаларны, гореф гадәтләрне саклауда уртак проектлар булдыру максатыннан Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре   килде. Автобус салонында җыр сузыла.

Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз! 17.10.2018 Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
12 октябрьдә Казанда «Призвание» («Омтылыш») II Бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Хафизов Артур Газинур улы «Җыр башкару» номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Гайнуллин Булат Марсель улы һәм Әглиуллин Вагыйз Нурулла улы «уен-коралларында башкару» (гармун дуэты) номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Якташыбыз эзләре буйлап… 16.10.2018 Якташыбыз эзләре буйлап…
Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Казанбаш авылында туып-үскән тарих фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз Хөсәен Хәсән улы Хәсәновның тормыш юлын һәм фәнни хезмәтләрен өйрәнү максатында Казан шәһәрендәге фатирларында булдык.

«Яшь йөрәкләр» “Балкыш”тан лауреат булып кайтты 14.10.2018 «Яшь йөрәкләр» “Балкыш”тан лауреат булып кайтты

Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” республика фестивалендә катнашып, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле быел өченче тапкыр лауреат дәрәҗәсе белән кайтты. Үзләренә җиңү китергән “Йөрәк яшь” җыры аларның репертуарында иң яраткан җырларының берсе. 


Арчада район Советы утырышы 13.10.2018 Арчада район Советы утырышы
Хәзерге минутларда Арчада район Советы утырышы бара.Аны район башлыгы Илшат Нуриев ике депутатның : ИскеЧүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина һәм шул сайлау участогыннан сайланган Рүзәл Мәрдәновның үз теләкләре белән депутатлык вазифалары туктатылуы турында белдерүдән башлады.

Архив хезмәткәрләре тарих дәресендә Арчаның үткәне турында сөйләде 12.10.2018 Архив хезмәткәрләре тарих дәресендә Арчаның үткәне турында сөйләде
Арча районы башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашуларны дәвам итә. Кичә Арчаның 1 нче мәктәбендә 8 нче сыйныфта узган тарих дәресендә катнашып,  документлар һәм фотоларга нигезләнеп, Арчаның үткәне, бүгенгесе турында сөйләштеләр.

Яшәгән саен яшәрә күңел… 10.10.2018 Яшәгән саен яшәрә күңел…

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан Арча китапханәсендә “Өченче буын проблемалары” дигән исем астында түгәрәк өстәл узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Ильяс Габделгазизов, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, мәшгульлек үзәге төп белгече Рәмзия Сафина, социаль иминият бүлегеннән Илмира Гафурова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Яңа Кенәр өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Фәридә Гарифуллина, Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова катнашты.


Якташларыбыз хатирәләрен яңартты 09.10.2018 Якташларыбыз хатирәләрен яңартты
8 октябрь көнне Кышкар авылында туып — үскән тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  әгъза-корреспонденты һәм академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре иясе Юсупов Рүзәл Габдуллаҗан улы һәм аның тормыш иптәше Диләрә ханым, хезмәттәше, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фирас Харисов, райондашыбыз, күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановлар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар.

Рөстәмнең үз юлы 08.10.2018 Рөстәмнең үз юлы
Без аның белән ара-тирә редакциядә очрашабыз, ул нәрсә дә булса сату турында белдерүләр бирә. Шул арада мөхәррир янына кереп үз башыннан кичкән маҗараларны сөйләп ала, бервакытта да утырмас, утыртсаң да бер минуттан сикереп торыр,  сәхнәдәге кебек бүлмә буйлап йөрер, рольгә кереп бетеп шундый итеп сөйли – гел тыңлыйсы да тыңлыйсы килә үзен.

Арчада агач утыртуда район башлыгы да катнашты 07.10.2018 Арчада агач утыртуда район башлыгы да катнашты
5 октябрьдә үзәк стадионда, крахмал тавы битендә район хакимияте,  шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре 600 чыршы утыртты. Агач утыртуда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Арчада укытучыларны зурладылар 06.10.2018 Арчада укытучыларны зурладылар
5 октябрьдә район мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре булды. Тантана сәгать 10да башланды. Бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.  Беренче рәттә ветеран укытучылар тезелеп утырган иде. Аларга, игелекле хезмәтләренә рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырдылар. Котлаулар, бүләкләүләр җыр, биюләр белән аралаштырылып барылды.

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!! 05.10.2018 Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре - УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!!
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган 04.10.2018 Төркиядә Арча кызы Чулпан Зарипова-Четинның иҗат кичәсе узган
Шагыйрә һәм филология фәннәре докторы Чулпан Зарипова-Четин беренче шигырен 1985 елда студент чагында шәрык әдәбияты, шәрык дөньясы, дөяләр белән кызыксынган чорда язганын әйтте. Бу хакта ул Анкараның Идилия Татар ашлары йортында узган иҗатына багышланган очрашу кичәсендә сөйләде.

Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша 04.10.2018 Арча районы мөгаллимәләре “Нечкәбил”дә катнаша
Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары республика чибәркәйләре белән көч сынаша. Финалда катнашу мөмкинлегенә ия булып, җиңү яулаганнары — районыбызның горурлыгы.

Райондашларыбыз «Җиде төс» фестивалендә лауреат булып кайтты 04.10.2018 Райондашларыбыз «Җиде төс» фестивалендә лауреат булып кайтты
Арча сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов) һәм мәктәпнең Лесхоз мәктәбендәге филиалының декоратив-гамәли сәнгатҗ һәм хореография укытучысы Зөлфия Косурова Чабаксарда узган “Җиде төс” (“Семицветик”) милли мәдәният регионара фестиваленнән лауреат дипломы белән кайтты. Котлыйбыз!

Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар 03.10.2018 Казанда якташыбыз Диас Вәлиевны искә алдылар
Казан шәһәренең Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда якташыбыз, күренекле драматург, философ, публицист Диас Вәлиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны Татарстан Республикасының милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей директоры Марианна Гаврилова башлап җибәрделәр.

Яшь комбайнчыларны зурладылар 02.10.2018 Яшь комбайнчыларны зурладылар
Район мәдәният йортында республиканың иң яхшы яшь комбайнчыларны зурладылар. Алдагы көнне Үрнәктә агросәнәгать көллияте базасында комбайнчылар ярышы булды. Ә икенче көнне (шимбә) район мәдәният йортына җыелдылар. 15 экипаж. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, ГТРК «Россия 1» Татарстан телевидениесе белән берлектә, Казанның авыл хуҗалыгы академиясе ярдәмендә оештырылган ярыш булды ул.

Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды 02.10.2018 Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды
Күкчә Бирәзә авылы да,безнең Иске Йорт кебек кечкенә авыл…

Хезмәттәшем Исламова Раузания, өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмне бергәләп үткәрергә тәкъдим ясады.Без хезмәттәшләр белән бик теләп ризалаштык.Лилия Мингазова,Вәгыйзь Әһлиуллин һәм яшь алып баручы егетебез Өчиле авылыннан Алмаз Җиһангиров Күкчә Бирәзә авылы клубында узучы бәйрәмгә юл тоттык…

Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел! 01.10.2018 Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел!
Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең  иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.

Сәрдәбашта ни хәлләр? 01.10.2018 Сәрдәбашта ни хәлләр?

 “Биек тауларның башында Учи агай бау ишә… ”   

“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.


Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре! 01.10.2018 Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре!
Әлеге бәйрәм  гуманлылык, игелек һәм шәфкатьлелек белән тулы, бу көнне олы тормыш юлы узган, илне, туган якны үстерүгә бөтен көчен һәм күңел җылысын биргән, алмашка лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгән кешеләргә хөрмәт һәм ярату хисләрен җиткерәбез. Бу бәйрәм аталарыбыз һәм бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, илне җимерекләрдән торгызу мөмкинлеге биргән гаҗәеп фидакарьлеге алдында баш июче барлык буыннарны берләштерә. Бу безнең янәшәбездәге ата-аналарыбызга мәхәббәт һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтебез дә.

“РМЗ”ны саклап калган Даниял 30.09.2018 “РМЗ”ны саклап калган Даниял
Сөбханалла, Даниял Шакирович Фәсәхиев (тиздән 67 яшь тула) егетләр кебек әле! Көн саен иртән 1 сәгать күнегүләр ясыйм, ди. Иң төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, үз эшен яхшы белүе һәм яратуындадыр. Ә иң мөһиме – ул 34 кешене эшле итеп, Арча ремонт-механика заводын җитәкли! Ул гынамы, әле аның Түбән Мәтәскәдә халык өчен эшләп куйган чишмәләре һәм башка игелекле эшләре бар!

Арчада яшь комбайнчылар ярышы 29.09.2018 Арчада яшь комбайнчылар ярышы
28 сентябрьдә Үрнәк агросәнәгать көллиятендә яшь комбайнчыларның республикакүләм бәйгесе башланды. Ул «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» исеме астында үтә. Ике көн барачак. Әлеге әһәмиятле чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары,  министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин оештырып йөрде. Арча районыннан бәйгедә «Игенче» хужалыгыннан Түбән Аты авылыннан Айнур Фәтхрахманов катнашты.

Җыр керде күңелгә… 29.09.2018 Җыр керде күңелгә…
Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.

Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин  — рәссам һәм шагыйрь 28.09.2018 Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин — рәссам һәм шагыйрь
Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Ул яшьтән үк рәсем ясарга, шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләрендә картиналарындагы күренешләр кебек үк матурлык, табигатькә соклану, аларны кеше тормышлары белән чагыштыру, тарихи вакыйгаларны сүрәтләү зур урын алган.

Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды 28.09.2018 Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды
Яңасала балалар бакчасында нинди генә мавыктыргыч, тәрбияви чаралар үтми ә менә чираттагысы балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган иде.

Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты 27.09.2018 Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты
Хәрби комиссариат “Башваткыч” тапшыруына төшәр өчен әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде. Бу юлы «Башваткыч»ка төшәргә агымдагы елның көзге чакырылышында армиягә чакырылучылар барды. Аларның уеннары өчен өч дистәдән артык кеше җан атты. Алар арасында егетләрне армиягә хәзерләүче ветераннар да бар иде.

Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде 26.09.2018 Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде
Казанда якташыбыз Зиннур Тимергалиевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Райондашыбыз дулкынлану катыш шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты:

Бик дулкынланам.Бу миңа зур җаваплылык өсти. Язучылар союзы әгъзалары кандидатурамны бертавыштан кабул итеп, «Син Арчада Радик Фәизов кебек эшлә»,  — диделәр.

Сокланырлык кешеләр алар 24.09.2018 Сокланырлык кешеләр алар
Лесхозда яшәүче Нурфия һәм Нурфаил Закировлар белән мин “Ир солтаны” бәйгесендә таныштым. Ир солтаны Нурфаилгә ярдәмгә ул көнне сәхнәгә хатыны Нурфия дә чыкты. Бу искиткеч матур парның дус, тату гына түгел, бер бөтен булып яшәвенә шунда игътибар иттем. Ә видеоязма аша аларның бакчаларын чын җәннәт почмагына әверелдерүләрен күреп сокландым. Үзләре белән якыннанрак танышу теләге туды. Беркөн Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина мине үзе белән аларга кунакка чакырды.

Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә! 23.09.2018 Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. ЧарадаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

Награждены лучшие землячества Республики Татарстан 22.09.2018 Награждены лучшие землячества Республики Татарстан
В Ассоциации «Совет муниципальных образований Республики Татарстан» под председательством Экзама Губайдуллина состоялось награждение республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан». В мероприятии приняли участие председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по государственному строительству и местному самоуправлению Альберт Хабибуллин, начальник Управления культуры и развития языков народов Республики Татарстан Кабинета Министров Республики Татарстан Гульшат Нигматуллина, руководители землячеств муниципальных районов Республики Татарстан.

«Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара 22.09.2018 «Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара
Арча муниципаль районының «Аю» агрофирмасы» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Хәзер агрофирма механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерли. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бердәмлектә көч! 21.09.2018 Бердәмлектә көч!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыгып тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.

Бер ай эчендә якташлар ярдәме белән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә ике гаиләгә кирпечтән яңа йорт күтәрелде. Алда эшлисе эшләр күп. Изге эшкә кушылырга теләкләре булган кешеләр 8(843) 264-35-18 телефоны буенча шалтырата алалар.

Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз! 20.09.2018 Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз!
22 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә "ТНВ-Яңа Гасыр" каналында "Әдәби хәзинә" тапшыруының чираттагы чыгарылышы Арча районы Курса Почмак авылында туып үскән якташыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ әдәби бүләге иясе, шагыйрә һәм танылган җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышлана. Тапшыру Арча тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм шагыйрәнең туган авылында төшерелде.

«Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк» 19.09.2018 «Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк»
Арчада яшәүче 28 яшьлек Марат Миңнебаев тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авырса да, тулы канлы тормыш алып бара. Өстәвенә бик сәләтле егет. Элегрәк тактага яндырып рәсемнәр ясаса, бүген анда кеше исемнәре яза. Күптән түгел агач эшенә дә алынган.

Президент Арчада 18.09.2018 Президент Арчада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сентябрьдә Арча районында булды.

Арча районындагы «Балыкчылар авылы» яшьләр лагере итеп үзгәртеләчәк 18.09.2018 Арча районындагы «Балыкчылар авылы» яшьләр лагере итеп үзгәртеләчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар? 16.09.2018 Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар?
Шушмабаш авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасы нигездә урамнарга аз энергия сарыф итүче яктырткычлар куюга тотылган иде. Бу хакта газетабыз битендә дә язып чыктык. Быел биредә бу акча нинди максатларда кулланылган? Шуны ачыклау максатыннан без авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка мөрәҗәгать иттек. Колак белән генә ишеткәнгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип, ул үз чиратында безне җирлеккә караган җиде авыл буйлап алып китте.

Арча районында урман атналыгы бара 15.09.2018 Арча районында урман атналыгы бара
Татарстанда урман атналыгы бара. Атналык кысаларында Арча урман хуҗалыгында да төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә урман хуҗалыгы инженеры Илсөяр Сәләмова Лесхоз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Урман дәресе уздырды.

Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь! 14.09.2018 Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь!
Бүген филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза!

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте 13.09.2018 Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте
10 сентябрьдә Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте. Ярты елга сузылган ныклап төзекләндерүдән соң бакча тантаналы шартларда нәниләргә кабат ишекләрен ачты.

Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды 12.09.2018 Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды
Арча урманчылыгында биредә 6 ел хезмәт иткән урманчы Зариф Сәфәргалиевка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваны туган көне белән котлыйбыз! 11.09.2018 Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваны туган көне белән котлыйбыз!
Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елның 11 сентәберендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы).

Булат Галиевка 60 яшь тулды 10.09.2018 Булат Галиевка 60 яшь тулды
Мин аны Арчада узган «Балкыш» ветераннар концертында күрдем. Ул чакта моңлы халык җырларын башкарды Булат абый. Үзе генә түгел — баянда уйнаучы Нәзир Фәхретдинов һәм авылдашы — курайчы Рүзәл Мортазин белән. Аңарчы инде Булат Галиев Казанда узган “Балкыш”та, телевидениедә “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашып кайткан булган.

55 ел бергә 10.09.2018 55 ел бергә
Гомер буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованы ак фәрештәгә тиңлим. Матур ак яулыгын бөркәнеп, яшел күлмәген киеп ул, мәчеткә юнәлә яки коръән ашына бара. Бу көннәрдә Әлфия апа белән Хәдис абыйның бергә яши башлауларына 55 ел тулды. Өйдә балалар, туганнар белән матур итеп юбилейларын билгеләп үттеләр.

Рәхмәт әни, мәңге яшә әле… 09.09.2018 Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…

Татарстанның халык җырчысы Фердинад Фәтхи шаккатырмый калмый. Бу юлы, үткән җомгада, туган авылы Иске Ашытка бер төркем артистлар белән кайтты. Әнисе Сәяра апаның туган көнен бөтен авыл халкы белән билгеләп үттеләр.


Новости 2101 - 2200 из 3535
Страницы: