События

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайны искә алдылар 15.04.2019

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайны искә алдылар

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салса, Яңа Кырлайдагы музеендагы шагыйрьне искә алу кичәсенә Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов кайтты.

Музейда шагыйрьнең вафат булган көнен ел да искз алалар. Чара — киләчәк буынга тарихыбызны оныттырмас өчен дә файдалы, чөнки анда ел да балалар катнаша. Быел да Яңа Кырлай мәктәбе укучылары гына түгел, Арча педагогия көллиятенең 1, 2 курс студентлары, Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Искә алу чарасында шагыйрьнең шигырҗләре, аның сүзләренә язылган җырлар, аңа багышланган шигырьләр, биюләр, көйләр яңгырады,

Соңыннан Тукай һәйкәленә бергәләп чәчәк салдылар.

                                      

http://arskmedia.ru/2019/04/15/ya-a-kyirlayda-gabdulla-tukaynyi-iska-aldyilar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение