События

Андый кешеләр сирәк 17.04.2019

Андый кешеләр сирәк

Барлык нәрсәне язмышка сылтау дөрес тә түгел инде. Тик бу очракта ничек язмыш хәл итте дип әйтмисең. Педагогия училищесын тәмамлаган яшь кызны Носы авылына укытырга җибәрәләр. Шунда барганда РОНОда инспектор булып эшләгән Рәгыйбнең Фәниягә күзе төшә. Егет ошатса ала, кыз ошатса да кала, дигән сүз бар халыкта. Рәгыйб тә кызны кулдан ычкындырмый. 1952 елны күп балалы гаиләдә туып-үскән, Носыда биш ел укытып, азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән, югары уку йортына укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген дә үзләштергән Күлтәс кызы Яңа Кенәргә килен булып төшә.

Ул вакыттан соң да инде 67 ел гомер үткән. Тату, матур гаиләдә ике бала туган. Аларның үзләренең икесенә бергә дүрт балалары, 7 оныклары бар. Ата белән анага уллары үлемен дә кичерергә туры килгән. Бер-берләрен сүзсез дә аңлаулары, юату сүзләре әйтә белүләре, терәк һәм иптәш булулары бу авыр кайгыны азмы-күпме җиңәргә ярдәм иткәндер дә. Арчада яшәүче кызлары Ләлә алар өчен җан атып тора, оныклары күңел юата. Тормышлары мул, рәхәт. Тигезлекләре бар. Өлкән яшьтәге кешеләргә тагын ни кирәк.

— Мондый кешеләр сирәк, алар безгә бик кирәк, — диде күршеләре, дуслары Дилбәр апа Хәкимова. – Искиткеч кешеләр алар.

Матур яшәгәннәр. Эшләгәннәр. Бер-берсен аңлап, ышанып гомер иткәннәр. Фәния апа сәхнәне дә үз үткән. Концерт-спектакльләрдә катнашкан. Үзе дә, укучылары белән дә авылларга чыгып чыгышлар ясап йөргән. Рәгыйб абый каршы килмәгән. Сәхнә кешесе булуы күренә, Фәния апа әле дә янып тора. Аңа гомердә дә 90 яшь бирмисең.

Ә чынлыкта шулай, Яңа Кенәрдә яшәүче Фәния Халитова унынчы дистәне ваклады. Юбилей көнендә янына иң якыннары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та Фәния апага иң изге теләкләрен белдерде.

Гөлсинә Зәкиева





http://arskmedia.ru/2019/04/16/andyiy-keshelar-sirak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение