События

«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы 16.04.2019

«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы

Моңлы фестиваль

15  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте. Әлеге  чараның төп максаты  укучыларны  Г.Тукай әсәрләрен  өйрәнүгә  җәлеп  итү, татар халык  җырларын  пропагандалау,  җыр –моңга  сәләте булган яшьләрне ачыклау,  осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде.  Фестиваль-конкурста  районыбызның  төрле  мәктәпләреннән  килгән  гармунчы, курайчы егетләребез,халык уен кораллары ансамбльләре  катнашты. Быел беренче тапкыр курше  Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле чыгыш ясады.  Конкурсантларның чыгышлары Габдулла Тукайның музыкага мөнәсәбәте турында истәлекләре һәм әлбәттә инде мәктәпнең талантлы укучылары башкаруында моңлы җырлары,дәртле биюләре,шигырьләре  белән үрелеп барды.

Быел да берсеннән берсе сәләтле   катнашучылар килгән бәйгегә. Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле төрле уен коралларында уйнап,җырлап тамашачыны шаккатырды.Ташкичү төп мәктәбенең “Шатлык” ансамбле дә  матур чыгыш күрсәттеләр.Баянда уйнаучыларга да,курайчы егетләргә дә сокланмый мөмкин түгел! Кечкенә чактан музыка дигән зур дөньяга алып кереп киткән,алардагы моң сәләтен ачкан мөгаллимнәргә бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.

Бәйгедә катнашучылар үз талантларын  гына  күрсәтеп калмады, көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар.

 

   Жюри конкурсантларның уйнау осталыгына да , сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да, күңел биреп, яңалыкларга өстенлек куеп  башкаруына да игътибар бирде.

    Катнашучыларның   барысы  да  төрле  дәрәҗәдәге  дипломнар, истәлекле  китаплар  белән  бүләкләнделәр.

  Район мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы  яшьләребезнең талантларына  соклануын,милләтебезнең киләчәге  нәкъ менә шундй егетләр,кызлар булганда бары тик яхшы булачагына ышануын әйтте.

Яшәсен татар моңы,яшәсен халкыбыз,яшәсен туган телебез! Ә фестивалебез сәләтле яшьләребезне  бер елдан соң кабат очрашуга көтә.

                                              

         

http://arskmedia.ru/2019/04/15/uyna-garmun-mo-lan-kuray-syizdyir-skripka-kyillaryi-iv-rayonara-i-at-festival-konkursyi/

                                              


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение