События

Арчада “Түгәрәк өстәл” утырышы узды 19.04.2019

Арчада “Түгәрәк өстәл” утырышы узды

Арчада “Гериатрия” өлкәннәргә” профиле буенча  сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәмен үстерү системасын камилләштерү турында” дигән темага (гериатрия – өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнү, профилактикалау, дәвалау белән шөгыльләнүче геронтологиянең бер бүлеге. Бүгенге көнгә республикада 13 гериатрия кабинеты, “гериатрия” профиле буенча Казан һәм Чаллыдагы сугышлар ветераннары өчен госпитальләрдә 25 урын бар икән) “Түгәрәк өстәл” утырышы узды. Арча районы ветераннар (пенсионерлар) советы ярдәме белән Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы республика советы оештырган бу утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, ветераннар оешмалары җитәкчеләре катнашты. Әлеге чараның максаты – дәүләт органнарын, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт учреждениеләрен геронтологик хезмәтне тагын да үстерү һәм камилләштерүгә юнәлтү.

Кунакларны Арча сәнгать мәктәбендә каршы алдылар. Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле чыгышы утырышны күтәренке рух белән башлап җибәрергә ярдәм итте. Өлкән яшьтәге алтын куллы осталарыбызның кул эшләре, территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәләре, “Арча” спорт комплексы, сәнгать мәктәбе укучылары эшләрен, уңышларын чагылдырган, Арча үзәк китапханәсенең “Без Тукайны укыйбыз” дигән китап күргәзмәләре берәүне дә битараф калдырмады. Фәрит Гобәевның “Күңелләре белән һәрчак яшь” дигән хезмәтләре, гамәлләре белән танылган якташларыбыз фотоларын берләштергән фотокүргәзмә дә бик урынлы иде. Йога белән шөгыльләнгән өлкәннәребез күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте.

Утырыш алдыннан кунакларның бер төркеме Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барды, икенчесе Арча үзәк хастаханәсе, поликлинакасы белән танышты, ветераннар өчен махсус палаталарны карады. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булганнар андагы тәртипкә, чисталыкка игътибар итми калмады. “Без бер кеше дә шөгыльсез булмасын”, дигән принциптан чыгып эш итәбез. Һәр кеше бездә мөмкинлегеннән чыгып ни белән булса да шөгыльләнә, гөлләр үстерә, кәгазьдән чәчәкләр ясый һәм башкалар”, — диде җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина.

“Түгәрәк өстәл” утырышын Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков ачып җибәрде.

— Республикада уртача яшь озынлыгы 74,3 ел. Киләчәккә бурыч – аны 77,5 елга җиткерү. Бу мәсьәләне чишү өчен пенсия яшендәгеләрнең тормышын яхшыртырга кирәк. Авыр тормышта яшәүче өлкәннәр дә аз түгел. Шул ук вакытта актив пенсионерлар да күбәйде. Күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора, — диде ул.

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова кунакларны сәламләп бу юнәлештә безнең районда эшнең торышы белән таныштырды. Ветераннар өчен төрле клублар эшләп килүе, чаралар, бәйгеләр оештырылуы, араларында алтын куллы осталар булуы турында да әйтеп үтте, һәр хастаханәдә табиб-гериатр булсын иде, дигән теләк белдерде.

Татарстанда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын төзү буенча пилот проекты тормышка ашырылуы, аның өч этапта кертелүе турында да сүз барды.

Проблемалар да юк түгел. Өлкәннәр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күбесе ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән зарлана. Рецепт алу өчен озак чират тору, тиешле даруларның булмавы социаль пакеттан баш тартырга мәҗбүр итә. Шулай ук поликлиникаларда табибларга керү өчен чиратлар булуы, медицина персоналының өлкәннәргә карата игътибарсызлыгы да, инвалид төркеме алудагы кыенлыклар да читтә калмаган.

Соңыннан “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына, сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать кабул иттеләр.

Гөлсинә Зәкиева





http://arskmedia.ru/2019/04/18/archada-t-garak-stal-utyiryishyi-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение