События

Әйдәгез, керпене бергәләп коткарыйк! 30.04.2019

Әйдәгез, керпене бергәләп коткарыйк!

2019 елның 1 февраленнән “Батарейканы тапшыр – керпенең тормышын саклап кал!” дигән экология акциясе башланды. Ул 1 июньгә кадәр барачак. Акциянең максаты изге – табигатькә һәм кешелек дөньясына зыян салучы кулланылган батарейкалары җыю, табигатьне саклап калу һәм балаларга экология тәрбиясен кече яшьтән бирү.

Арчаның үзәк китапханәсе фойесынада батареяларны җыю өчен керпе рәсеме төшерелгән һәм батарея рәвешендәге бик матур контейнер тора. Теләгән һәркем анда кулланылган батареялар һәм аккумуляторларны сала ала. Акциядә актив катнушчыларны бүләкләр көтә. 5 июньдә – Экологлар көнендә зур чара үткәреләчәк. Активларга бүләкләрне шунда тапшырачакбыз. Җыелган батареяларны без тиешле урынга тапшырачакбыз. Күбрәк батарейка җыйган саен без табигатьне һәм үзебезнең сәламәтлекне саклауга күбрәк өлеш керткән булабыз!

Батареяларны, зинһар өчен, чүп савытына ташламагыз! Үзебезне саклауны үзебездән башлыйк!

Рәзинә Абдуллина,

район балалар китапханәсе

китапханәчесе.

http://arskmedia.ru/2019/04/29/aydagez-kerpene-bergalap-kotkaryiyk/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение