События

Райондашларыбыз — Халыкара олимпиада җиңүчеләре 30.04.2019

Райондашларыбыз — Халыкара олимпиада җиңүчеләре

22-25 нче апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада узды. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырды. Олимпиада барышында укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан тарихыннан биремнәр эшләделәр һәм “Дөнья киңлегендә Татарстан”темасына проект яклап чыгыш ясадылар. Арча районыннан 7 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф  укучысы Хаева  Алсинә  (укытучысы Фазуллина А.М.) – җиңүче, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хайруллина Азалия   (укытучысы Нигъматуллина Л.С.) йомгаклау туры призеры булды.

http://arskmedia.ru/2019/04/29/rayondashlaryibyiz-halyikara-olimpiada-i-chelare/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение