События

Яңа Кенәр мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды 01.05.2019

Яңа Кенәр мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды

29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III  районара,  VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 70 тән артык эш килде, шуларның 54-е икенче этапка тәкъдим ителде.  

Конференциядә 4секция эшләде, шуларның иң зурысы — башлангыч класс укучылары секциясе. Жюри вазифасын Арча районының күренекле шәхесләре, музей  һәм китапханә хезмәткәрләре, ветеран-укытучылар, педагоглар башкарды. Конференция эше бик нәтиҗәле булды, чарада тирән эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Чараның йомгаклау өлешендә Рәгиб Усманович белән Фәния Рәхимовна да катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Д.Мөхәмәдияров аларны олы юбилейлары белән тәрбрикләп, матур теләкләрен җиткерде һәм конференция эшчәнлегенә зур бәя бирде.





http://arskmedia.ru/2019/04/29/ya-a-kenar-maktabenda-fanni-gamali-konferentsiya-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение