События

Казиле авылы мәчете төзелүгә 120 ел 06.05.2019

Казиле авылы мәчете төзелүгә 120 ел

Элек-электән татар авылының йөзек кашы булып авыл уртасында мәчетләре торган. Дин белән көрәш елларында күп кенә авылларда мәчетләр җимерелгән, манарасыз калган, клуб яисә мәктәп буларак файдаланылган.

Казиле авылының кызыл кирпечтән салынган мәчете төзелүгә быел 120 ел була. 1899 нчы елның 8 февралендә авылның агач мәчете янып бетә. Янган мәчет урынына таштан мәчет төзү өчен Мамадыш  өязе Әсән Елга волосте  Касемиръ авылы кешесе Әмиров Хисмәтулла Нигъмәтулла улы акча бирә. Бу вакытта авылның мулласы Габделхак Гатаулла улы  Фәйзуллин була.

Мәчет 2009 нчы елда реставрацияләнә. Мәчетнең бер өлешендә урнашкан Казиле башлангыч мәктәбендә мәчет төзелүнең 120 еллыгы уңаеннан фәнни һәм фәһемле кичә үткәрелде. Кичәне “Казан арты” музее хезмәткәрләре һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары оештырды.

Мәчет төзелү тарихы, мәдрәсә һәм аның шәкертләре, авылның имамнары, таш мәчет төзелгән чорда авыл тарихы турында  Закирова Л.Ә., Арсаева Л.Р., Харрасова Л.А., Арсаева З.Т. ның тирән һәм эчтәлекле чыгышлары булды. “Казан арты” музее хезмәткәре Л.И. Гобәйдуллин авыл өлкәннәренә мәчет тарихы турында язма басылган “Безнең мирас” журналы бүләк итте.

Кичәнең кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт архивының революциягә кадәр фондларны саклау һәм исәпләү булеге начальнигы Энҗе Рифгатовна Гайнетдинова мәчет төзелү һәм авыл тарихы, мәчетнең имамнары турында архивларда сакланган документлар белән таныштырды.

“Әлифба” музее җитәкчесе Д.Г. Таҗиев, Арча мөхтәсибеннән Равил хәзрәт, Казиле авылы имамы Хәниф Нигъмәтуллинның чыгышларын да халык яратып тыңлады. Авыл халкы да үз фикерләрен әйтте. 2020 нче елда төзелүенә 115 ел булган мәдрәсә бинасы язмышы борчый аларны.

Татарстан ССР  Министрлар Кабинетының 1991 нче елның 31 нче июнендә кабул ителгән  337 нче номерлы карары нигезендә җирле әһәмияткә ия булган тарихи архитектура һәйкәлләре исемленә кертелгән, дәүләт тарафыннан сакланучы Казиле авылы мәчете әле күп еллар халыкка хезмәт итәр.

Лилия Закирова, Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучысы.

     

http://arskmedia.ru/2019/05/06/kazile-avyilyi-machete-t-zel-ga-120-el/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение