Суслонгерга сәяхәт

Суслонгерга сәяхәт Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән 2015 елдан бирле әби-бабаларыбыз иза чиикән Суслонгер җиренә сәяхәт оештырыла. Анда баручылар составында укучылар да, студентлар да, яшь гвардиячеләр дә, хәрби ветераннар да бар. Быел да бер төркем кеше Суслонгерга сәяхәт кылды.

Ел да Җиңү көне алдыннан Суслонгерга барып, сугыш чорында биредә иза чиккән якташларыбызны искә алу матур традициягә әверелде. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән, Арча ДОСААФЫ җитәкчесе Рөстәм Алиев ярдәмендә оештырылган бу чарада быел Илһам Низаметдинов җитәкчелегендә педагогика көллияте студентлары, алтынчы мәктәптән яшь гвардиячеләр белән бергә хәрби ветераннар — запастагы майор  Юрий Козлов, 3 ранг капитаны Марат Әхмәдуллин да катнашты. Арада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдьяров, Хәлим хәзрәт һәм Лин атакай да бар иде. Бу юлы безнең белән ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруы журналисты да барды.

2015 елдан башлап һаман шул бер әйбер турында язасыз, диярсез. Әйе, бер яктан караганда, елдагыча бу юлы да Суслонгер зиратында булып, каберлекне чистарттылар, чәчәкләр утырттылар, Хәлим хәзрәт белән Лин атакай догаларын ирештерделәр.

— Минем әтием Кәрим дә Суслонгер урманнарында булган, — диде Хәлим хәзрәт. – Безнең авылдан тагын бер Кәрим исемле кеше белән. Әмма әти безгә берни дә сөйләмәде. Кәрим абый гына ничек ачтан тилмергәннәрен, авылдан ашарга китергәннәрен, тәмәкене икмәккә алыштырганнарын искә ала иде.

Ел да бер нәрсәгә игътибар итәм, хәзрәт дога укыган минутта күктә яктырып кояш чыга. Бирегә нигездә мөселман динле татарлар, башкортлар, үзбәкләрне җибәргәннәр. Димәк, әрвахларга дога барып ирешә.

Безнең белән сәяхәткә Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина да барган иде. Ул да һәрвакыт күктәге үзгәрешкә игътибар итә икән. Шунда беренче тапкыр баргандагы бер вакыйганы да искә төшереп алды.

— Ул вакытта бистә халкы безгә сәерсенеп карады. Килү максатыбызны аңлап та бетермәде, бугай. Шулай да бар да зиратка җыелды. Хәзрәт дога укыганда елап басып торган бер ир-атка күзем төште. “Нигә елыйсыз? Сезнең дә якыныгыз биредә үлдеме әллә?” – дип сорадым. “Юк, шул авыр чор күз алдыма килде. Без балаларны әрдәнәләп өелгән үлгән кешеләрне, алар дошманнар дип аңлатып, чокырга ташларга куштылар. Тотып кына аттык. Дошман бит, нигә җәлләргә. Соңгы елларда гына аларның дошманнар түгел, үзебезнең кешеләр булуын аңладым”, — диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.

Әмма әлеге чокыр бу зиратта түгел икән. 1965 елда бирегә үлгәннәрнең сөякләрен алып килеп күмгәннәр.

— Хәрби лагерь булган урын моннан сигез километр ераклыкта, урман эчендә, — диде безне озатып йөргән бистә җирлеге башлыгы Сергей Кудряшов.

Урман эченнән хәрби лагерь булган урынга юл алдык. Ул юллары, машинада көч-хәл белән барып җиттек. Тирә-якта кара урман — күккә ашкан биек агачлар, урыны-урыны белән сазлык. Шушы юлдан ачлы-туклы мөселман кардәшләребез җәяү йөргән бит. Ниһаять, хәрби лагерьга керү юлына килеп җиттек. Анда һәйкәл куелган, янында кояшта уңып беткән булуы белән шул елларны хәтерләткән кызыл флаг. Чокыр дигәннәре шушы урында булгандыр, күрәсең, дип уйлап куйдык. Безнең район инициативасына кушылып, янына тагын ике һәйкәл урнаштырганнар.

Менә без хәрби лагерьның нәкъ үзәгендә. Землянкалар урыннары зур чокыр булып калган. Беребез шунда котелок табып алды. Икенче кеше сөртенеп чәнечкеле тимерчыбык тартып чыгарды. Күңел шомланып куйды. Бермәл артымда кеше торган кебек борылып карадым. Агач арты саен кемдер безне күзәтә кебек тоелды. Күз алдыма сөйләүләр буенча гына булса да шул тормыш килеп басты. Бик озак тынычлана алмадым.

— Лагерьның мәйданы 8 квадрат километр. Хәзерге вакытта биредә урман. Сугыштан соң утыртылган агачлар бу. Ул чакта биредә бушлык булган, — диде укытучы, шушы як тарихы белән кызыксынучы  Галина Лихачева. – 30 меңнән 100 меңгә кадәр кеше булган. Саны үзгәреп торган. Хатлар, табылдыклар буенча, биредә диверсантлар әзерләгәннәре билгеле. Күбрәк татарлар һәм үзбәкләрне җыйганнар. Немецларга эләккән очракта татарча сәйләшергә кушканнар. Имеш, алар бу телне белми. Шушы тирәдә мунчасы, кер юу урыны, клубы да булган. Кешеләр биредә ачтан тилмергән. Суда бәрәңге кабыгы йөзеп йөрсә дә сөенгәннәр. Якыннары алып килгән ризыклар аларга барып җитмәгән. Суыктан газап чиккәннәр. Авырулар башланган, бик күп кешенең гомерен өзгән. Беттән лагерьдагыларның киемнәренә кадәр селкенеп торган.

Галина Лихачева безне ике километр ераклыктагы Серебряная күленә алып китте. Хәзер биредә ял итү урыны. Ә ул вакытта… Беренче килгәннәр шушы күл буенда палаткаларда яшәп землянкалар казыганнар. Янында мунча булган.

— Күлнең тирәнлеге урыны белән 18 метрга җитә. Астында урман, агачлар. Шундый риваять бар, биредә мунча кергәнне күреп, су алласы (мариларда мәҗүсилек дине) ачуланган, су киткән. Мунчаны күчереп салгач кына су үз урынына кайткан, — диде Галина Лихачева. – Бу урыннарда гөмбә, җиләк бик күп булган. Җәен шулар һәм үләннәр белән тукланганнар. Якын-тирәдә бер бөртек үлән дә калмаган.

… Кайтыр юлга чыктык. Ни хикмәт, болытлар арасына качкан кояш тагын яктырып чыгып, урман беткәнче безне озата барды. Шушы урында ятып калганнарга безнең бу сәяхәтебез дога булып барып ирешсен иде. Кызганыч, аларның исемнәре билгеле түгел. Монда булган вакыйгалар әлегә кадәр хәрби сер булып саклана.

Гөлсинә Зәкиева






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg