События

Үзәкне өзгән аерылу мизгелләре 06.05.2019

Үзәкне өзгән аерылу мизгелләре

Ел саен балалар бакчалары арасында “ Сандугачтай моңлы Тукай теле” бәйгесен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланганы Арчаның 10 нчы балалар бакчасында үтте.

2019 ел шунысы белән дә истәлекле: бөек шагыйрьне биргән ана — Бибимәмдүдәнең тууына 155 ел. Бәйрәм Апушның төше аша ана һәм баланың кыска вакытлы очрашуы һәм үзәкне өзгән аерылу мизгелләре белән башланып китте. Мәмдүдә улына бөек киләчәк юрарга кайта. Еллар үткәч, ананың сүзләре рас килә, Тукай үз халкының иң танылган улына, ә “Туган тел”е татарның гимнына әверелә.

Бәйрәмдә балалар кунакларны шагыйрьнең серле китабы белән таныштырдылар. Ә аның сере шунда: һәр битен ачкан саен шигырь, әкият геройлары пәйда була. Кызлар бик яратып “Бишек җыры”на бию башкардылар, кулларындагы курчакларны иркәләп, сөеп йоклаттылар. Ә геройларга килгәндә, алар бар да әкияттән чыккан, диярсең. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә, Сарык, Акбай, Күбәләк үз образлары аша Тукай балаларга ни әйтергә теләве хакында сөйләделәр, җыр башкардылар.

“Сандугачтай моңлы Тукай теле” бәйгесендә районыбызның егерме алты балалар бакчаларыннан килгән нәниләр катнашты. Конкурсның максаты: Тукай иҗатына кызыксыну уяту, туган телгә хөрмәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау. Нәниләр үз рольләен бик оста уйнадылар. Костюмнары күз явын алырлык. Туган телләрендә матур итеп аралаша да беләләр. Һәрбер бакча, Тукайның берничә әсәрен берләштереп, үзенчәлекле музыкаль композиция тудыра алган. Билгеле, бу эштә тәрбиячеләрнең эше дә хөрмәткә лаек.




http://arskmedia.ru/2019/05/06/zakne-zgan-aeryilu/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение