События

Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар 07.05.2019

Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар

Көн иртәдән еламсырап торды. Яңгыр менә—менә явып китәр сыман иде. Сәгать 10нарга Иске Кишеттә Бөек Ватан сугышы герое Гани Сафиуллин музее янына мәктәп укучылары, әти—әниләр, ветераннар җыелды. Арчадан миниавтобус белән армиягә чакырыласы егетләр килде. Хәрби комиссар Алмаз Борханов үзе дә шунда иде.

«Таттелеком» җәмгыятенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырып йөрде. Иң башта армиягә китәсе егетләр музей белән таныштылар. Аларга китапханәче Гөлфия Габитова герой Гани Сафиуллин турында сөйләде. Соңыннан егетләр музей экспонатлары белән якыннарак таныштылар. Аларны бигрәк тә геройның батырлыклары һәм сугышның үзеннән кайткан кораллар кызыксындырды. Аннан урамда геройның һәйкәле янында Бөек Җиңүгә багышланган искә алу кичәсе булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Җиңү көнен якынайткан ветераннарга рәхмәтен белдерде. Булачак солдатларга ил алларында торган изге бурычларын намус белән үтәүләрен, ә балаларга әти-әниләренә, илгә—көнгә лаеклы алмашчылар булып үсүләрен теләде. Хәрби комиссар Алмаз Борханов хәрби частьтан солдат хезмәтен намус белән үтәүче егетләрнең әти-әниләренә килгән Рәхмәт хатын укыды. Мондый бәхеткә Шушмабаштан Фирая белән Нурмөхәммәт Мортазиннар лаек булды. «Безнең игезәк малайлар Рамил Белән Дамир Санк—Петербургта хезмәт итәләр, — дип сөйләде алар. — Энергитика институтын да алар Кызыл дипломга тәмамладылар. Көрәш белән шөгылләнделәр. Эшләргә дә вакыт таптылар. Институтны бетергәндә инде алар машина сатып алган иделәр. Алга таба да игелекле балалар булсыннар инде…».

Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арысланов: «Безнең авыл җирлегеннән генә дә сугышта 747 кеше катнашкан, шуның 442се һәлак булган. Әкренләр бар да китеп бара. Бүген җирлектә нибары бер сугыш ветераны калды — Габдрахман абый Сафин», — дип сөйләде. Сугышлар булмасын иде! Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Коеп яңгыр ява башлады. Яңгыр астында Симетбашның трактор һәм танк куелган мемориалына тукталдык. Анда да укучылар, авыл халкы килгән иде. Мемориалга чәчәкләр салынды…

Бер төркем Арчага юл тотты. Анда Җиңү паркында булачак солдатлар агач утыртты.




http://arskmedia.ru/2019/05/07/iske-kishetta-geroy-gani-safiullin-yanyina-yieldyilar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение