События

Ак-чишмәдә бәйрәм 12.05.2019

Ак-чишмәдә бәйрәм

Ак-Чишмә авылында Җиңү бәйрәме җиденче майда кич бәйрәм өстәле артында мәктәп ашханәсендә башланып китте.

Сигезенче майда Ак-чишмә авылының үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында  “Картаймагыз, ветераннар! Сезгә тиеш бик күп даннар!”дип аталган балаларның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.

Мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Шушы бер ел эчендә 3 тыл ветераны һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Миннулла абыйның 2017 нче елның июлендә безнең арабыздан мәңгегә китүен әйтте. Балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды.

Китапханәче ”Тарихларга калсын уелып” исемле әдәби мәйдан үткәрде. Авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде. Ак-Чишмә авылы тарихы битләре буенча сугыш чоры истәлекләре белән таныштык. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

Аннары һәйкәлгә чәчәкләр салдык, бер минутлык тынлык игълан иттек.

Ветераннар балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик  кичәне карап  ял итте.

Мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф.  ветераннарны, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Китапханәче конкурсларда, акцияләрдә катнашучыларга дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырды.






http://arskmedia.ru/2019/05/12/ak-chishmada-bayram/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение