События

Авыл яшьләре эштә дә сынатмый 14.05.2019

Авыл яшьләре эштә дә сынатмый

Авыл яшьләре язгы кыр эшләрендә дә сынатмый. Матур торган көннәрнең кадерен белеп, вакыт белән хисаплашмыйча җир эшкәртүдә, чәчүдә тырышып эшләгәннәр арасында утыз яшькә кадәрге ир-егетләр күп. Традиция буенча, Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә басуларга чыгып, алар белән очрашулар оештыра, алдынгыларына бүләкләр тапшыра.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм белгече Лиана Калинина басуларда буып кайттылар, югары күрсәткечләргә ирешкән яшь кыр хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.

“Ватан” хуҗалыгыннан Раил Лотфуллин янында узган ел да булган идек инде. Ул әнә шулай елның елында матур күрсәткечләргә ирешә икән.

— Мин Пөшәңгәр бригадасында бригадир булып дүрт ел эшлим. Шул вакыт дәверендә аны алдынгылар рәтендә генә күрәм. Яшьтән авылда калды. Нормада укып, тракторга утырды. Нәрсә кушсаң, шуны намус белән башкара. Культиватор, тырма белән җир эшкәртә, агу сибүдә (су ташый), сенаж салуда катнаша, фермаларга печән ташый һәм башкалар. Җиргә һәм техникага мәхәббәт аңа гомер буе мезанизатор булып эшләгән әтисе Радиктан килгәндер дип уйлыйм. Бик тырыш егет. Иске өйләрен сүтеп, бик матур, зур йорт та салып чыкты. Ике баласы бар, — диде Шамил Әхмәдуллин. – Гомумән, механизаторларыбыз бик уңган. Бу урында тракторчылар Таһир Сабиров, Данис Әһълиуллин, Әмир Газимов исемнәрен дә мактап телгә алып үтәсе килә.

“Северный” хуҗалыгыннан Ишнарат егете Фирзәр Камалетдинов турында да мактау сүзләре генә җиткерделәр. Фирзәр хәзерге вакытта чәчүгә җир әзерли, соңрак азык әзерләүдә катнаша. Ел да алдынгылар рәтендә бара, һәр ел алдынгылар слетында катнаша. Читтән торып Казан аграр университетында белем алырга да вакыт таба. Өйләнгән, ике бала да үстерә.

— Мин өченче сыйныфны тәмамлау белән тракторга утырдым инде, әти белән азык әзерләдек. 2011 елдан үземә техника ышанып тапшырдылар. Ә “ДТ-75” кә өч ел элек утырдым, — ди Фирзәр.

“Кырлай” агрокомплексы” ширкәтеннән Раил Гомәровка 21 генә яшь. Тумышы белән Шушмабаштан. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.

— Әнәс Кәримов (әти белән бергә укыган) бу хуҗалыкка чакырып алды, эшләп кара әле, диде. Ошады да калдым. “Нью-Холланд” комплексында җирне ашлама белән дә тукландырам, арпа да чәчәм, аммиак да сибәм, — ди Раил. – Шушмабашка кайтып йөрим. Мин үзем төнге сменада эшлим. Кичке 6дан иртәнге 6га кадәр. Техника ватылып, шуны ремонтларга килгән идем әле, иртәрәк булса да сменама да калдым.

Егет спорт белән дә шөгыльләнә икән. Ильяс Габделгазизовка бу хакта ишетү җитә калды, ул аны июль башында Актанышта үтәчәк авыл яшьләре спартакиадасында катнашырга тәкъдим ясады, анда тракторлар ярышы да булачагы турында әйтте.




http://arskmedia.ru/2019/05/14/avyil-yashlare-eshta-da-syinatmyiy/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение