События

Арчада ат ярышы булды 19.05.2019

Арчада ат ярышы булды

Арчада Сабантуй алдыннан ат ярышы үткәрү матур бер гадәткә кереп китте. Бүген Арча ипподромында ат ярышы булды. Ат ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Илшат Нуриев атчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. Ярышта 20 ат катнашты. Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж атлары ярышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин (үзе дә атлар белән мавыга) алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында «Ак Барс» ширкәтеннән «Карамелька» атында Илнур Рамазанов 1нче килде. 2нче — Кыснадан Равил Ибраһимовның Каролина атында улы Рафил, 3нче булып Мари Элдан «Верховный Круиз» ширкәте Премьера кушаматлы атында Анна Макарова килде.

Ярым чиста токымлы айгырлар чабышында 1нче урынны Арчадан Рамил Рәхмәтуллин үз атында (Эксклюзив) алды. 2нче — Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов атында (Эдинбург) улы Илназ килде. 3нче Кышкардан «Җәләлетдинов» крестьян—фермер хуҗалыгыннан Рафил Ибраһимов килде.

Ярым чиста бияләр ярышында финишка 1нче булып «Ак Барс» ширкәтеннән Александр Александров Загира кушаматлы атта килде. 2нче — Кукмарадан Җәүдәт Гөбәйдуллин атында (Экзотика) Анна Макарова, 3нче — Балтачтан Самат Рәхимҗанов атында (Профи) Ксения Петухова.

Чиста токымлы чабышкылар ярышында 1нче — Малмыждан Борис Миронов атында (Балотрин) улы Артем, 2нче — «Ак Барс» ширкәтеннән Зөлфәт Рамазанов Эльбуни—Леман кушаматлы атта, 3нче — Арчадан Рәмзил Рәхмәтуллин атында (Аришель) Александр Александров.

Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.  Арчадагы ат ярышы нәтиҗәләре түбәндәгечә
















http://arskmedia.ru/2019/05/18/archada-at-yaryishyi-buldyi/
http://arskmedia.ru/2019/05/20/archadagyi-at-yaryishyi-nati-alare-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение