События

Кадерле китап 22.05.2019

Кадерле китап

Һәрбер кеше үзенең туган авылы, аның кешеләре белән горурланып яшидер, мөгаен. Мин дә үземнең туган авылым Гөберчәк белән бик тә горурланам, һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, авылдашларымның ирешкән уңышларына сөенәм.

Менә шундый истәлекле вакыйганың берсенә үзем дә шаһит булдым. 18 май көнне Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, музей җитәкчесе Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Халидә ханымның әлеге кичәгә чакыруына бик теләп ризалаштым.

Музей ишек төбеннән үк якты йөз белән музей мөдире үзе каршы алды. Бинаны тутырып авылдашлар, мөхтәрәм кунаклар, мәдәният хезмәткәрләре килгән.

Кичәне “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Яруллин Радик әфәнде ачып җибәрде. Ул музей хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, Халидә Кыямовнага матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Кичә барышында Халидә ханым “Мөхәммәтле Гөберчәк” китабының ничек, кемнәр ярдәме белән чыгуын, нинди материллар туплануын, китапның исеме нигә шулай аталуын һәм башка истәлекләр белән уртаклашты.

Әйе, бик зурхезмәт таләп итә китап чыгару. Халидә ханым М.Мәһдиев музее җитәкчесе булып 17 ел эшли. Шушы чорда ул язучының бай мирасын саклау гына түгел, яңа материаллар туплау белән дә шөгыльләнә. Халидә Габидуллинаның соңгы елларда матбугат битләрендә бик күп язмалары дөнья күрде. Әлеге язмаларның күпчелегендә М.Мәһдиев әсәрләрендә искә алган геройлар. Ул исән булган геройлар белән шәхсән үзе очрашып, истәлекләрне барлый. Күп кенә геройларның туганнары, балалары яки оныклары белән аралашып, алар турында тулырак материаллар барлый. Әлеге истәлекле язмалар барысы да музей архивында саклана. Ләкин тынгысыз күңел моның белән генә чикләнеп калмыйча, 90нан артык язмаларның яртысын туплап “Мөхәммәтле Гөберчәк” дип исемләнгән китап бастырып чыгара Халидә ханым. М.Мәһдиев әсәрләрендәге геройлар, язучының сабакташлары, яшьтәшләре әлеге китапта тагын да тулыландырылып , баетылып язылган.

“Мөхәммәтле Гөберчәк” китабын тәкъдим итү кичәсенә дә мәкалә геройлары, аларның туганнары, якыннары килгән иде. Кичәдә һәркем үзенең фикере белән уртаклашырга ашыкты. Зиннурова Илсүрә, Шәймуллина Әнисә, Гафарова Кафия, Галимова Әлфия, Шәйхетдинова Роза апалар бик дулкынланып үзләренең яшьлек чорларындагы, М.Мәһдиев,апасы Равия белән бәйле матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Халидә апаның беренче укытучысы Кафия Әкрәмовна: “Халидәне беренче класста мин укыттым. Ул укыганда ук иҗади сәләтле бала иде. Берәр эш башкарсаң, апа, әйдә, болайрак эшлик дип, үз фикерен әйтә иде. Кызулыгы да күзгә ташлана. Дәрес материалын үзләштереп, тиз арада биремнәрне эшли һәм башкаларны да күз белән тиз генә күзәтеп чыга. Әйдә, тизрәк эшләгез инде дип, иптәшләрен дә кызулата иде ул”, – дип искә алды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Гарифулловна “Мөхәммәтле Гөберчәк” китабын иң беренчеләрдән булып укып чыккан. Ул да үз фикерләре белән бүлеште: ”Бу китапка зур мәгънә салынган. Шул мәгънәне ул үзенең әдәби стиле белән укучыларга җиткерә. Шуның кадәр оста алымнар белән, никадәр эзләнүләр, иҗади уйланулар тупланган монда, шаккатмалы! Шуның кадәр зур куаныч. Китапны укыган саен укыйсы килә. Ни өчен? Чөнки монда безгә якын, таныш кешеләр язмышы, тормышы күрсәтелгән. Аларның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре, акыл-фигыльләре тасвирланган”. Ә ветеран укытучы Илсүрә Зиннуровна Мөхәммәт Мәһдиев белән очрашу мизгелләрен искә төшерде.

Кичәдә шулай ук М.Мәһдиевнең бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр Галимова да катнашты. Җәүһәр ханым әлеге китапның үзе өчен барлык затлы тышлы, зур күләмле китаплардан да кадерле булуын әйтте.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы Халидә апаны зур уңышы белән котлап, әлеге эшнең дәвамлы булуын теләде. Музейның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлеге җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович кунакларга китапның нинди урау юллар аша үтеп безгә килеп җитүен аңлатты. Халидә ханымның тырышлыгын, үҗәтлеген дә ассызыклап үтте. “Үз-үзенә юл ярып баручы кеше ул”, – дип, хезмәттәшен мактады.

Гомумән, әлеге кичә искиткеч җылы, дулкынландыргыч, истәлекле, тарихи кичә булды. Кичәне матур итеп “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды. Музей хезмәткәрләре М.Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укыдылар, Роза Шәйхетдинованың язучыга багышланган шигырьләрен кунакларга тәкъдим иттеләр. Адилә, Рәмия Салиховалар, Равия Минһаҗева үзләренең җырлары белән кичәне тагын да ямьләндерделәр.

Халидә ханым кичәдә гаиләсенә зур рәхмәт сүзләре җиткерде. “Әлеге китапка материал җыйганда аларның булышлыгы бик зур булды”, – диде ул. Чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әниләрен беренче иҗат җимешләре белән котларга кызы Адилә белән улы Динис тә килгән иде.

Халидә ханым кичә ахырында барлык килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә бергә-бергә аңлашып эшләрбез дигән теләкләрен белдерде. Һәм килгән кунакларга “Мөхәммәтле Гөберчәк” китабын бүләк итте.

Үз чиратымда, мин дә Халидә ханымга сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат чишмәсенең саекмавын телим. Әлеге китап соңгысы булмасын дигән теләктә калам.

Илсияр Хәнәфиева,

Арча шәһәре.

http://arskmedia.ru/2019/05/22/kaderle-kitap/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение