События

“Җидегән чишмә” — Буада 21.05.2019

“Җидегән чишмә” — Буада

17 майда “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буада үткән милли театрларның өченче Халыкара фестивалендә катнашып кайтты. Коллективның Буа Дәүләт театры бинасында беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел. Башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айылуның айлы кичләре”, Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән елый ирләр дә” спектакльләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр иде инде. Бу юлы Якутия, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Калмыкия, Төркия, Сербия, Иран, Эстония, Украина, Санкт-Петербург, Мәскәү, Оренбург һәм башка илләр, республикалар, шәһәрләр театрлары белән беррәттән чыгыш ясау коллектив өчен зур дәрәҗә булды.

“Җидегән чишмә”ләрне Буа Дәүләт театры каршында чәкчәкләр белән каршы алдылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Аннан район үзәгенә ерак түгел генә урнашкан Суксу авылына (театрлар Буаның үзендә генә түгел, якын-тирә районнар һәм авыллар мәдәният йортларында да чыгыш ясый) юл тоттылар. Биредә дә каршы алу тамашасы күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.

Суксу 720 хуҗалыклы зур авыл. Мәдәният йорты кайбер район үзәкләре көнләшерлек. Бу көннәрдә, хәер, башка вакытта да, ул гөрләп тора икән. Елга берничә спектакль генә чыгарабыз, диләр. Гомумән, фестиваль кысаларында бөтен район гөрли. Буада ике зур парктагы сәхнәдә дә көн дә төрле чара оештырыла. Бер көнне фольклор коллективлар чыгыш ясаса, икенче көн балаларга бирелә, өченче көнне 80нче еллар дискотекасы оештырыла һәм башкалар. Мәдәният хезмәткәрләре “янып” торалар, аяклары җиргә дә тими.

…Тамашачылар спектакльне аңлап, һәр нәрсәгә игътибар итеп, алкышлап карады. “Җидегән чишмә” ул көнне Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә…” комедиясен тәкъдим итте.

— Рәхәтләнеп ял иттек. Спектакль көлдерде дә, уйландырды да. Тамашачының ничек кабул иткәнен басып кул чабудан ук аңлагансыздыр. Театрны ташламагыз, йөрегез, чакырган җиргә барыгыз, шатландырыгыз, шатланыгыз, — диде үзешчән артистларның уйнауларына югары бәя биреп һәм мактау грамотасы тапшырып  Буа Дәүләт театрының легендар артисткасы Әминә Шәрәфетдинова. – Яшәгез, яшьнәгез, дәрт алыгыз, тамашачыгызны сөендерегез.

Гөлсинә Зәкиева  





http://arskmedia.ru/2019/05/21/idegan-chishma-buada/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение