События

Ак-Чишмәдә ифтар ашы узды 31.05.2019

Ак-Чишмәдә ифтар ашы узды

Рамазан аенда ифтар ашы үткәрү Ак-Чишмә авылында матур традициягә әйләнеп бара. Нуриев Руслан Илшат улы изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырды. Шунысы куанычлы, ифтар ашында катнашучыларның саны елдан- ел арта, бигрәк тә ураза тотуычылар арасында  яшьләрнең күп булуы сөенечле, мул итеп әзерләнгән табынны тутырып утырулары үзе мактауга лаек. 

Нуриев Руслан Илшат улы килгән кунакларның барысына да изге теләкләрен җиткерде. Ташкичү җирле үзидарәсе башлыгы Фәйзуллин Фәим Хатыйп улы ифтар ашы белән котлады. Ак-Чишмә авылыннан Хәниф хәзрәтнең рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазе, ул укыган коръән аятьләре һәркемнең күңел түренә үтеп керде, аннары ул бик матур итеп азан әйтеп, ифтар вакыты җитүен белдерде. Күпләр авыз ачкач, ахшам намазы укырга ашыкты. Пешекчебез Хафизова Гөлсинә пешергән тәмле кайнар ризыклар белән тукландык. “Ураза  — җәннәт ачкычы ” исемле күргәзмә эшләде.

Авылдашларым исеменнән мәктәбебездә шушындый күркәм мәҗлес оештырып, авылдашларыбызны бергә аралаштырып, рамазан аебызның бу кичен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек биргән Руслан Илшат улына зур рәхмәтемне җиткерәм. Яшь булуына карамыйча, Аллаһ күрсәткән юлдан үрнәк булып барырдай мондый егетләребез булганда авылыбызда иман нуры сүнмәс, киләчәк буыныбыз да тәрбияле булыр.Иншаллаһ!

http://arskmedia.ru/2019/05/30/ak-chishmada-iftar-ashyi-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение