События

Югары Пошалымнан Тәхәветдин абыйга 90 яшь тулды 02.06.2019

Югары Пошалымнан Тәхәветдин абыйга 90 яшь тулды

Бүген Тәхәветдин абый Бәдгытдинов карчыгы Турфәйдә апа белән кызы Резедәдә кунакта. Югары Пошалымга барып йөрисе булмады. Хәер, ерак юл түгел, машианлар йөреп торганда барабыз да кайтабыз. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур. Кайда яшәсәләр дә, без аларны табабыз. Арча станциясенә төштек. Тәхәветдин абый белән Туфәйда апаның барлык балалары да җыелган. Фәвзия, Фәрит, Рузия, Фәргат, Резедә, Равил… Туфәйда апа 7 бала таба. Тик менә… Равилнең игезәк сыңары Равилә 10 яшендә авыртып үлеп китә. Бүген бар да исән—сау.

—Балта остасы булдым, заманында бик күп эшләдем инде, — дип сөйли Тәхәветдин абый. — Сугыш башланганда 12 яшь иде. Колхоз эшенең бөтен авырлыгын бала—чага, карт—коры, хатын—кызлар күтәрде. Безнең әти—әни тырыш, булдыклы кешеләр булган. Сыер, ат, сарыклар асраганнар. Без 9 бала. Бөтен байлыкны колхозга алып бетергәннәр. Шуннан әти ачка үлмәс өчен балта, пычкысын алып, безне ияртеп, авылларга чыгып киткән… Исән калганбыз. Кечкенәдән кул арасына кереп, балта, пычкы эшенә өйрәнгәнмен.

Улы Фәрит сүзгә кушылды. «Безнең Югары Пошалым авылын башка Пошалымнар арасында «Шакы—шокы» диярләр иде. Авылыбыз белән иртән иртүк торып эшкә тотынганнар. Чана, төрле кирәк—яракны ясаганнар, аннан сатканнар. Шулай итеп көн иткәннәр. Авылыбыз белән «Такы—токы» кушаматы алып, ялкау булмаганбыз».

Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Ул юбилярга Президент В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк бирде, сөйләшеп утырды. Без дә Тәхәветдин абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз



http://arskmedia.ru/2019/06/01/yugaryi-poshalyimnan-tahavetdin-abyiyga-90-yash-tuldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение