События

Арча муниципаль районының Сабантуе программасы 05.06.2019

Арча муниципаль районының Сабантуе программасы

9 июнь, 2019 ел, Арча шәһәре, стадион

 Кунакларны каршы алу. Милли фольклор йортларны карау. Пролог “Сабантуй – бәйрәмнәр таҗы”. Тантаналы өлеш.

Бәйрәмне ачу                                                                                 (10.00-11.00)

— Арча муниципаль районы җитәкчесе И.Г.Нуриевның котлавы.

Сабантуй флагын күтәрү

Кыр батырларын бүләкләү

Бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү.

Бәйрәм концерты                                                                        (11.00-17.00)

Массакүләм спорт чаралары                                                    (11.00-17.00)

Баш хөкемдар – Габделгазизов И.Н

— милли көрәш: балалар (3нче сыйныфта укучыларны кертеп), яшүсмерләр (40 кг. га кадәр, 45 кг. га кадәр, 50 кг. га кадәр, 55 кг. га кадәр, 60 кг. га кадәр, 65 к.г га кадәр, 70 кг. га кадәр, 75 кг. га кадәр, 75 кг. нан югары, ветераннар, зурлар (65 кг. га кадәр, 75 кг. га кадәр, 85 кг. га кадәр, 95 кг. га кадәр, 95 кг. нан югары) арасында.

Баш хөкемдар – Алеев Р.З., баш сәркатип – Гәрәев Б.Р.

 

— кул көрәштерү: ирләр (70 кг. га кадәр, 80 кг. га кадәр, 80 кг. нан югары), хатын-кызлар (60 кг. га кадәр, 70 кг. га кадәр, 70 кг. нан югары).

Хөкемдарлар – Мөхәмәтшин Ф.Ф., Мөбарәков Ф.В.

— гер күтәрү (ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр арасында)

Хөкемдарлар – Мөхәммәдиев М.Ф., Хисмәтова Л.Г.

— ераклыкка сикерү (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдарлар – Бакиров Б.К., Идиятуллин А.И.

— волейбол (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар – Гатауллин Н.Ш.

-пляж волейболы (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар: Сафин Р.И.

—мини-футбол (ирләр арасында)

Хөкемдарлар – Насыйбуллин Р.Р., Яхин А.А

— өстәл теннисы (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдарлар –Мауллина Г.Р., Борһанов А.Ф.

-бокс

Хөкемдар – Галиев М.Г.

— петанк

Хөкемдар – Зәйнуллин Х.Х.

— аркан тартышу

Хөкемдарлар – Мөхәммәтсафин Р.С.,Әхмәтҗанов М.А.

— таяк тартышу

Хөкемдарлар – Мәрданов Р.Р., Шакиров Б.Ф.

— теннис

Хөкемдар – Габдуллин В.В.

-стритбол

Хөкемдарлар – Хәсәнов Җ.А., Гыймадиев Н.М.

-бочче

Хөкемдар – Минхәиров Ф.Ф.

—шахмат ярышлары (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар – Галиуллин С.В.

— туры колгага менү

Хөкемдарлар – Ильясов З.Ә.,Әюпов И.И.

— авыш колгага менү

Хөкемдарлар – Габдрахманов И.Н., Нәбиуллин Р.Р.

— көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү

Хөкемдарлар – Дәүләтбаев З.М., Гыйззәтуллин Б.Н.

 

Халык уеннары:                                   (11.00-17.00)

Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, озын аякта узышу, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, күзләрне бәйләп капчык сугышы, катыктан акча эзләү һ.б. уеннар.

Баш хөкемдар  – Мөхәмәдияров Р.Д.

Ат чабышы: эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш атлары арасында.                                                                                                                            (13.00-14.00)

Баш хөкемдар – Фәйзрахманов Р.А.

Бәйрәм бәйгесе: җигүле бизәлгән атлар арасында конкурс.

Кече сәхнәләрдә                                                                        (11.00.-17.00)

  • үзешчән, профессиональ сәнгать осталары чыгышы.
  • сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.
  • вокаль-инструменталь ансамбленең чыгышы.
  • балалар бакчалары учреждениеләре чыгышы.

Аттракционнар: балалар өчен уен мәйданчыгы, җигүле атларда йөрү, электромобильгә утырып йөрү, батут, тир һ.б.

Төрле сәүдә нокталары, кафе, бәйрәмгә багышланган сувенирлар һәм сәнәгать товарлары.

http://arskmedia.ru/2019/06/03/archa-munitsipal-rayonyinyi-sabantue-programmasyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение