События

Сабантуй котлы булсын! 09.06.2019

Сабантуй котлы булсын!

Хөрмәтле арчалылар!

Кадерле дуслар!

Сезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Чын халык бәйрәме һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды һәм шулай булып кала. Бик борынгы чорда яралган Сабантуй күптән милли чикләрне үтеп чыкты һәм чын мәгънәсендә бөтенхалыкныкына һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт  ярышлары һәм батырларның кызу көрәше һәвәслеге белән Сабантуй барлык милләтләрне һәм дин тотучыларны, төрле яшьтәге кешеләрне берләштереп йөрәкләрне яулап ала, элекке традицияләр, гадәтләр, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр хәзинәсе булып тора.

Якты һәм тормыш сөючән Сабантуй язгы кыр эшләре тәмамлануын гәүдәләндерә һәм көзен мул уңышка өмет бүләк итә. Туган җиргә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, районыбыз иминлеге өчен даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле авыл хезмәтчәннәре. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан үзенең көндәлек хезмәте белән районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле арчалылар! Кадерле кунаклар! Барыгызга да ихлас күңелдән тыныч күк йөзе, сәламәтлек, мул уңыш һәм гаилә иминлеге телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык булсын. Сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм күңелле бәйрәм телим!

Муниципаль район башлыгы И.Г.НУРИЕВ

http://arskmedia.ru/2019/06/09/sabantuy-kotlyi-bulsyin/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение