События

Иң яхшы көрәшчеләр җыелды 09.06.2019

Иң яхшы көрәшчеләр җыелды

Район башлыгы Илшат Нуриев 2018–2019 уку елында республика күләмендә уңышка ирешкән көрәшчеләр белән очрашты. “Сабантуйлар алдыннан көрәшчеләрнең абруе тагын да арта”, – дип елмаеп күреште алар белән район башлыгы.

Очрашуга Арчаның 6нчы мәктәбеннән тренер Фәнил Һидиятуллин, аның укучылары республика күләмендәге ярышларда 1нче урынны алган Динияр Моратов,  Салават Абдеев (2нче урын), тренер Фәнис Зарипов тәрбиясендәге көрәшчеләр Арча педагогика көллияте студентлары Альмир Мифтахов (1нче урын), Инсаф Мөбарәкшин (2нче урын), Булат Кәримуллин (2нче урын), Динар Гайнетдинов (3нче урын), Ашытбаш мәктәбеннән Райнур Фәйзрахманов (3нче урын (тренеры Марат Сәләхов), Марат Һадиев (3нче урын, тренеры Таһир Лотфуллин) килде. Шурабаштан Айзат Һадиев имтиханда булу сәбәпле очрашуга килә алмады. Шулай ук очрашуда район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов,  “Арча” спорт мәктәбе җитәкчесе Рәдис Йосыпов, район көрәшчеләр федерациясе рәисе Ринат Алеев, тренерлар Фәнис Зарипов, Илшат Һидиятов, Фәнил Һидиятуллин катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев Арча мәктәпләрендә көрәш секцияләре оештырылу мәсьәләсе белән кызыксынды. Олимпиадаларда, спортның башка төрләре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбеннән көрәшчеләр бармы – шул турыда да сүз булды. Тренер Фәнис Зарипов: “1нче мәктәп егетләре волейбол, баскетбол һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнәләр, уңышлары да бар, ә менә көрәш белән бик кызыксынмыйлар…” – дип хәлне аңлатты.

2019 елда республиканың шәһәр һәм район командалары арасында көрәшчеләрнең 7 ярышы булды. Безнекеләр иң әйбәт нәтиҗәне Биектауда февральдә булып узган “Сабантуй” журналы призына оештырылган ярышта һәм майда Балтачта үткәрелгән көрәштә күрсәттеләр: икесендә дә 6нчы урын. 19–21 февральдә “Сабантуй” җурналы призына үткәрелгән ярышта яшьтәшләре арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Динияр Моратов – 1нче, шушы ук мәктәптән Салават Абдеев – 2нче, Түбән Аты мәктәбеннән Марат Һадиев – 3нче, Ашытбаш мәктәбеннән Райнур Фәйзрахманов 3нче урынны алды.

Өметле көрәшчеләрне җыеп, җәйге җыеннар оештыру турында да сөйләштеләр.

– Кайбер күрше-тирә районнардан калышу күңелгә тия, – дип үзенең көрәш өчен борчылуын, җанатуын белдерде район башлыгы. – Ничек тә тырышырга, даими шөгыльләнергә һәм алга чыгарга иде.

Уңышлар белән проблемаларны уртага салып сөйләшкәннән соң Илшат Нуриев көрәшчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды, уңышлар теләде һәм бергәләп фотога төштеләр.

…Көрәшчеләр белән сөйләшеп тордык. Арчаның 6нчы мәктәбеннән физкультура укытучысы, көрәшче Фәнил Һидиятуллин: “Мин дәрестә көрәшкә сәләтле малайларны күреп алам һәм көрәш түгәрәгенә чакырам, – дип сөйләде. – Өметне аклыйлар”. Ике укучысы аның быелгы ярышларда 1нче һәм 2нче урыннарны алдылар. Арча педагогика көллиятеннән “Альмир Мифтахов турында да әйтеп үтәсе килә. “Арча” спорт мәктәбендә тренер Фәнис Зариповта тәрбияләнгән егет апрельдә Димитровградта булып узган Идел буе шәһәрләре турнирында 1нче урынны алды.

Арчаның 6нчы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Динияр Моратов: “Без авылдан Арчага күчеп килдек, – дип сөйләде. – Утар Аты мәктәбендә беренче тренерым Таһир абый Лотфуллин булды. Арчага килгәч тә көрәшне ташламадым. Тренерым – Фәнил абый Һидиятуллин. Алга таба да шөгыльләнәчәкмен. Безнең туганнарыбыз Фәрит, Илнур, Рәшит, Ранил абыйлар да көрәшчеләр. Район башлыгы хак әйтә: даими шөгыльләнергә кирәк”. Уңышлар! Сабантуйларга кадәр!

Румия Саттарова

http://arskmedia.ru/2019/06/07/i-yahshyi-k-rashchelar-yieldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение