События

Арча атларында кемнәр чаба? 19.06.2019

Арча атларында кемнәр чаба?

Арчада ат ярышлары вакытында җайдак Александр Александров исемен еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә ул «Ак Барс» агрофирмасы һәм «Айзат» крестьян-фермер хуҗалыгы атларында чаба. Атлар ярышында татар милләтеннән булмаган фамилия яңгыраса, ярыш караучылар арасында Казаннан килделәрме, әллә Мари аты чабамы икән, дигән чыш-пыш китә. Мари егете Арча атларында чаба!

Быелгы Арча сабантуенда 2 яшьлек атлар чабышында Александр Александров «Айзат Сәләхов» крестьян-фермер хуҗалыгының «Задиак кушаматлы атында финишка 1нче килде. Эш атлары чапканда ял итеп алды ул. Өченче төркем ярым чиста токымлы атлар чапканда ул тагын атка утырды. Бу юлы тагын «Айзат Сәләхов» крестьян-фермер хуҗалыгының «Загира» кушаматлы атында финишка 1нче килде. чират чиста токымлы атларга җитте. Александр Александров тагын атка утып чапты. Бу юлы Питрәч районынынң «Гайнуллин Р.Ф.» крестян-фермер хуҗалыгыннан «Гренд бой» кушаматлы атта чапты. Һәм… тагын 1нче урын! Афәрин, егет! «Урман эчендә үзләренең ат хуҗалыгы бар аларның, — дип сөйлиләр. — Безнең Арча районыннан да атларны шунда илтәләр. Атның сулышыннан аңлый торган кешеләр. Тиешенчә карап, ашатып, чаптырып, атлар белән шөгыльләнәләр. Александр Александров үзе әзерләгән атта үзе чаба һәм беренче килә! Р.Н.




http://arskmedia.ru/2019/06/17/at-sulyishyin-a-lauchyi-mari-egete/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение