События

Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты 20.06.2019

Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Узган елгы уку елында олимпиада җиңүчеләре 45 булса, быел алар 62гә җиткән! Хәер, Россия һәм республика күләмендә уздырылган күп төрле спорт ярышларында, фестивальләрдә, конкурсларда яшь райондашларыбызның исеме елдан-ел ешрак яңгырый. Киләчәктә тагын да күбрәк ишетеп, райондашларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын. Моның шулай булачагына шик юк. Арчада ачылачак яшьләр үзәге, “Балыкчы авылында” киләсе елдан эшли башлаячак полингваль ял итү лагере, һичшиксез, сәләтле яшьләргә мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәр.

                         


http://arskmedia.ru/2019/06/20/archa-rayonyi-bashlyigyi-salatle-ukuchyilar-belan-ochrashtyi-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение