События

63 елдан соң очрашу 21.06.2019

63 елдан соң очрашу

2019 нчы елның 15 июнь көне Урта Пошалым авылы тарихына бик күңелле бер истәлек булып  язылып куяр мөгаен. Бу көнне мәдәният йорты бинасында 1941 — 1942 нче елларда туган, моннан 63 ел элек Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыйналды. Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына.

Бу очрашуның оешуына сәбәпче кеше — Мәймүнә апа Мотаһарова, үзе дә 1941 нче елда туган, әтисе сугышка киткәч туган, әтисен бер тапкыр да күрмәгән бала. Сыйныфташларын барлап, ә алар 60 тан артык, алар белән элемтәгә чыгып, һәрберсенең язмышы белән кызыксынып яшәгән Мәймүнә апа.Сыйныфташлар белән очрашу үткәрү исә аның күптәнге хыялы булган һәм ул аны менә шулай итеп тормышка ашырды. Аның сөйләшүеннән бергә укыган дусларына хөрмәте никадәр зур булуын, укытучыларына рәхмәте чиксез икәнлеген һәм мәктәбен никадәр яратуын чамаларга-сиземләргә мөмкин. Мәймүнә апаның кызы Илсия исә бу очрашуга килгән сыйныфташларны матур итеп табын хәзерләп каршы алды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук — саф, самими, чиста күңелле калганнар. Ерак араларны якын итеп, шушы очрашуга кайткан бу сыйныфташларга карап, сокланып та, сөенеп тә туя алмадык без. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. 63 ел гомер узган бит, еллар үзенекен иткән — үзгәргәннәр инде сыйныфташлар. Шулай да берсен-берсе күбесе таныйлар, шатланып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар — гөр киләләр. Кайчандыр бергәләшеп төшкән, инде саргаеп, чит читләре таушалган фотокарточкадан үзеңне табарга тырышулар — болар барысы да онытылмас минутлар.

  • Очрашканыгыз бар идеме моңа кадәр?, — дигән сорауны бирәм үзләренә.
  • Юк диләр. – Вакыты ул түгел иде, -дип тә өстиләр. – Ул вакытта очрашулар модада түгел иде әле, — дип елмаялар.

Бу очрашуга ямь өстәгән тагын бер әйбер – ул шушы чал чәчле сабакташларның очрашуына 5-7 сыйныфларда укыганда аларның сыйныф җитәкчесе булган Гөлҗәүхәр апа Борханованың табын түрендә утыруы булгандыр мөгаен.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, сезнең очрашу мизгелләре онытылмаслык булсын, матур хәтирәләр генә калсын өчен, үзебезнең кулдан килгәнчә көнегезне бизәргә тырыштык. Кичәдә җыр – моң тынмады. Очрашу кичәсе башыннан ахырына кадәр матур истәлекләр,котлау һәм теләкләр белән үрелеп барды.  Без сездәге бөтмәс – төкәнмәс энергиягә, оптимизмга бик сокландык.  Исән – сау булыгыз .Киләчәктә безгә тагын очрашырга язсын иде.Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны, оныкчыкларыгызны сөендереп, исән- сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.

Очрашу тәмам. Күз-керфекләргә тагын сагыш кунды: гомер уза бара, тагын очрашулар булырмы? Ә менә хисләргә, истәлекләргә бай бу кичә әле байтак гомер аларга яшәргә көч биреп торыр.

Гөлназ Галимҗанова. Урта Пошалым авыл китапханәчесе.

   


http://arskmedia.ru/2019/06/19/63-eldan-so-ochrashu/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение