События

Бәйге белән бәйрәм бергә булды 23.06.2019

Бәйге белән бәйрәм бергә булды

20 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы булды.

Искиткеч матур көн, табигатьнең иң гүзәл чагы. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш зоотехнигы Сирень Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде.

Конкурста катнашучылар башта теория буенча сынау үтте, аннан соң практикада осталыкларын күрсәттеләр.

Барысы 13 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. “Иң тәҗрибәле” дигән номинациядә “Таң” хуҗалыгыннан Андрей Анисимов, “Иң яшь катнашучы” – “Кызыл Яр” ширкәтеннән Денис Абдрахманов, “Җиңүгә омтылыш” – “Казанка” хуҗалыгыннан Васил Низаметдинов, “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы технолог” – “Курса МТСы” ширкәтеннән Линар Шакиров, “Гаилә династиясе” – “Ашыт” ширкәтеннән Марсель Фәттахов, “Без дә булдырабыз” – “Ак барс” агрокомплексы”ннан – Гөлсия Галимбәкова, “Алтын куллы технолог” – “Ашытбаш”тан Илнур Шакиров, “Иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүче” – “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова, “Иң тәҗрибәле” – “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгыннан Гөлфәра Шәймуллина һ.б.

Төп җиңүчеләр: районның иң яхшы сыер савучысы – “Северный” хуҗалыгыннан Нәзирә Нигъмәтҗанова, иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы – “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарәпшин.

Җиңүчеләргә, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле ярышларда катнаштылар, район Мәдәният йорты артистлары матур җырлар яңгыратты.

                                                                                  

http://arskmedia.ru/2019/06/20/bayge-belan-bayram-berga-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение