События

Шурада һәр эш бәйрәм кебек 26.06.2019

Шурада һәр эш бәйрәм кебек

Шура авылындагы “Чордашлар” фольклор халык ансамбле эшләп килә. Хәзер анда 12 кеше катнаша.

– Авылның электән килгән йолаларын саклап, баетып яшибез, – ди ансамбль җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Һәрберебезнең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Нурфия Хәкимова кара җиләк, каен җиләге җыю остасы. Люция Молчанова ире Валерий белән Казаннан кайтып йорт алып яшиләр. Валерий абыйга 85 яшь. Помидор үсентеләрен бөтен авылга өләшә. Үзе карап та йөри әле, таяклар утыртып бәйләп тә бирә.

Авылда күптәнге йолалар бүген дә саклана. “Чыпта сугу”, “Шәл бәйләү”, “Киленгә су юлы күрсәтү”, “Миллек бәйләү” һ.б.

Миллекне бөтен авыл бергә җыелып, гармун уйнап, җырлар җырлап күңелле итеп бәйлиләр.

                                 

http://arskmedia.ru/2019/06/26/shurada-ar-esh-bayram-kebek/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение