События

Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла 27.06.2019

Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла

29 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Бу Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты, ди аны оештыручылар. “Балаларыгыз белән, туганнарыгыз белән килегез. Анда бик матур, бик кызык”, — дип чакырды кунакларны Римма Ратникова.

Әлеге маршрут “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни-тарихи, экологик проект кысаларында булдырылган. “Бу проект дәүләтнеке түгел, аны беркем дә финансламый. Ул бары тик татар халкының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен күрсәтергә, танытырга, саклап калырга теләп оешкан кешеләрнең уртак проекты”, дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Тукай юлы” проекты оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова.

Ул бу маршрут буенча йөреп тә кайткан инде. Әле үзе генә дә түгел, ә 12 яшьлек улы белән.

— Улымның бер дә барасы килмәде алдан. “Нәрсә инде тик кенә йөрергә, кызык түгел бит”, дип киреләнде ул. Ләкин маршрутка чыккач, аның фикере үзгәрде. Юл бик кызыклы булды. Без зур мөгезле кәҗәләр, матур атлар күрдек. Юлның бер өлешендә бер эт иярде үзебезгә. Аңа әле Апуш дип исем дә куштык. Барды-барды безнең белән дә, аннары күрше район чигенә җиткәч, кире борылды. Үз районыннан китәсе килмәде, ахыры. Улыма сәфәребез бик ошады. Ул тагын барырга риза, — дип сөйләде Римма ханым үзенең һәм улының тәэсирләрен.

“Мондый маршрут идеясы миңа дөнья тирәли сәфәрем барышында килде, — дип аңлатты идея авторы, Татарстанның Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев. – Дөньяда бит җәяүлеләр маршрутлары бик күп. Ә бездә алар юк дәрәҗәдә. Шуңа минем мондый юлны Россиядә дә булдырасы килде. Мин аны әниемнең туган ягы – Арчада эшләргә булдым”. Арчадан тыш, бу халык проекты Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан да узачак.

— Кешеләр җәяү йөрү дигәч, куркып кала. Җәяү маршрутлар, туристик походларга йөрү бик авыр дип санала. Ләкин бу бит стереотип. Матур табигатькә сокланып барасың, саф һава, җиләк, гөмбә җыясың, кырларда үскән үләннәрдән чәй ясап эчәсең… Элек, совет заманында балалар, гаиләләр белән походка йөриләр иде. Хәзер дә менә шушы гадәтне кайтарасы килә, — ди Илдус Янышев.

Яңа проектның төп идеясе дә – Тукайны гомуми символ итеп алып, “Тукай юлы” нигезендә актив кешеләрне берләштерү.

— Нигә сез проектны “Тукай юлы” дип атадыгыз, аны белүче дә аз бит, диючеләр булды. Бу надан кешеләр сүзе бит! Габдулла Тукайны бөтен татар белә. Ә без кимендә 7 миллион. Руслар да бик әйбәт таныш Тукай белән. Җитмәсә, “Тукай юлы” дигән исем бик сихри, тылсымлы яңгырый. Минемчә, бу проектның киләчәге бик өметле, — дип саный Римма Ратникова

Оештыручылар әйтүенчә, проектның максатлары:

  • Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук читтә яшәүче татарларны актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү;
  • Татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларны саклап калу;
  • “Тукай юлы” маршрутында урнашкан авылларда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу;
  • Туристларга хезмәт күрсәтү аша авылда эшлекле активлыкны арттыру һәм үстерү;
  • “Тукай юлы” дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдыру.

Ике ел эчендә бу зур проектны 40ка якын кеше әзерләгән. Алар арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3 курс студенты Гадел Мөхәммәтшин дә бар. Ул проектның логотибын, дизайнын булдырган. “Логотипны ясар алдыннан Тукайның күп кенә әсәрләрен укып чыктым. Алдан мин егет образында тукталдым. Ләкин ул начар нәрсәләр дә эшләштергән. Шуңа күрә мин “Кәҗә белән сарык” әкиятендә тукталып, логотипта аның төп геройларын кулланырга булдым”, — диде Гадел Мөхәммәтшин.

Проектның сайты да булдырылган. Аны “Белем.ру” порталы җитәкчесе Раил Гатауллинэшләгән. Яңа маршрут, аның авторлары, проектның максатлары һәм яңалыклары, кызыклы фактлар белән танышырга теләүчеләр бу хакта тулырак итеп http://tuqay-yuli.ru/сайтында укый ала. Монда шулай ук маршрутка барырга ничек әзерләнергә, нәрсә кияргә, алырга икәне турында да мәгълүмат табып була.

Яңа проектны тормышка ашыруда Арча районы хакимияте дә зур тырышлык куйган. Гомумән, әлеге маршрутны тулы канлы итеп эшләтеп җибәрү, авылда яшәүче кешеләргә дә файдагы булыр, авылларыбыз тагын да матураер, инфраструктура үсәр иде, дип саный район хакимияте вәкилләре.

— Сер түгел, авылларыбызның төрле җирләре бар бит инде – искергән, ишелә башлаган йортлар да, кайдадыр юллар бик әйбәт түгел. Менә бу проект тулысынча эшләп китеп, кешеләр күбрәк йөри башлагач, авылларыбыз да матурланыр иде. Кунаклар килгәндә өйне җыештырабыз бит, монда да авыл халкы кешеләргә матур булсын дип тырышыр иде. Берсе ясаса, калганнары да анардан калышмыйбыз дип иярер иде. Җирле хакимият тә эшләргә тиеш, әлбәттә – юллар салырга, чишмәләрне торгызырга, күрсәткечләр ясарга, — диде Римма Ратникова.

Әлегә яңа маршрутның беренче өлеше генә ачыла. 29 июнь көнне чарада катнашучылар Арчадан Яңа Кырлайга юл тотачак. 21 километрны тәшкил иткән юлда Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Иябаш, Яңа Кырлай авыллары аша узачаклар. Киләчәктә исә маршрутта кунак йортлары, татар авылларының көнкүреше белән танышу өчен махсус мәйданчыклар, атларда йөрү мөмкинлеге булдырылачак, ди проектны оештыручылар. Проектка Әтнә театры артистлары да кушылырга әзер.

Маршрутның беренче өлешендә кунакларны татар авылы мәдәнияте һәм көнкүреше, кибет-кафеларда татар ашлары белән танышу, табигатьнең гүзәл почмакларында ял итү урыннары көтә. Сәяхәт ахырында Габдулла Тукай музеенда экскурсия, шулай ук мәдәни программа да каралган.

Кичке сәгать 8гә автобуслар сәяхәтчеләрне Арчага кайтарачак. Арчадан Казанга машиналарда яисә электричкада китәргә мөмкин. Электричка 21.24 сәгатьтә китә. Иртән исә Казаннан Арчага электричкалар 7.53 һәм 8.15 сәгатьтә китә.

Автор: Гөлназ ГЫЙЛФАНОВА
Фото: Салават Камалетдинов, tuqay-yuli.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/k-bel-n-saryk-artynnan-tukay-yuly-dip-atalgan-ya-le-turistik-marshrut-achyla/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение