События

Тырыш кешеләр 01.07.2019

Тырыш кешеләр

Наласа авылы элек-электән көрәш һәм хезмәт батырлары белән данлыклы. Вакыт үтү белән буыннар алышына, матур традиция дәвам итә.

23 июньдә Казан Сабантуенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның быелгы сабан батыры Илнар Ситтыйковка 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Илнар – Наласа  авылыннан.

– Анда төрле һөнәр кешеләрен бүләкләделәр, без механизаторлар өчәү идек, – ди Илнар. – Хезмәт кешесенә шундый хөрмәт күрсәтүләренә куанып кайттым.

Илнар Ситтыйков быел яз “Нью-Холланд” тракторы белән 2914 гектар җир эшкәрткән, 1555 гектарда чәчү чәчкән! Бу инде кечерәк бер хуҗалык җирләре дигән сүз.

Аның әтисе Илгиз заманында районның танылган механизаторы иде.

– Мин сигезенче сыйныфта укыганда комбайнда әтинең ярдәмчесе булып эшли идем инде, – дип дәвам итә Илнар. – Әти аягын авырттырган елны үземә төп комбайнчы булырга туры килде. Армиягә киткәнче тракторда эшләп алдым. Армиядән кайткач иске, хәерче “ДТ” бирделәр. Шуны җыеп хәйран гына эшләдем. Колхоз рәисе әйтә: “Синнән рәт чыгарга охшаган, яңа “ДТ” бирәбез”, – ди. Анда әйбәт кенә эшләп йөрим, рәис: “Яңа “1221” тракторы кайтты, аны сиңа бирмичә булмый”, – ди. Озак та үтмәде, колхозга инвестор килде, куәтле “Нью-Холланд” бирделәр. Менә 12 ел инде көйле генә эшли, колхоз вакытында да төнлә дә эшли идек, хәзер дә шулай.

Илнар “Безнең сигез сыер бар”, – дип тә шаккатырды. Хатыны Раилә тавыклар, бройлерлар бар,  казлар алырга җыенабыз, дип санап китте.

– Барысына да ничек өлгерәсез? –дип сорамый булдыра алмадым.

– Иртән сәгать өчтә торабыз, – ди Илнар. – Хатыным Раилә ашханәдә эшләде, хәзер үзебездә дә эш күп.

Ике кыз, бер ул үстерәләр. Өлкәне Ильвина быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Алар да әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.

Илнар басуга ашыга иде, 9 метрлы ургыч белән күпьеллык үлән урдыра икән. Без аларга сәламәтлек, уңышлар теләп аерылыштык.

Ильяс Сәхәпов


http://arskmedia.ru/2019/06/27/tyiryish-keshelar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение