События

WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында 28.06.2019

WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында

25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс Казан 2019 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.

Кунакларны арчаларга гына хас булган кунакчыллык буенча чәкчәкләр һәм гармун моңы белән милли киемнәрдән кызлар һәм егетләр каршы алды. Аннан алар WorldSkills һәм WorldSkills Каzан 2019 флаглары белән тере коридор аша сәхнәгә таба уздылар. Тере коридорны төрле эшче хезмәт ияләре булып киенгән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, райондагы һөнәри уку йортлары студентлары, предприятие, оешма вәкилләре ясаган иде.

Арчага WorldSkills Каzан 2019 Чемпионаты талисманнары – зур курчаклар Алтын белән Алмаз да “килгән”. Теләге булган һәр кеше алар белән фотосурәткә төште.

Алып баручылар район халкын Казандагы WorldSkills 2019 хәрәкәте белән таныштырып үттеләр.

– Бүгенге көндә эшче һөнәргә зур игътибар бирелә. “Яшь профессиналлар” VII Милли чемпионатында (WorldSkills Russia) республиканың беренче урынны яулавы безнең өчен шатлыклы вакыйга. Анда безнең районнан Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллиятләре студентларының катнашуы һәм уңышларга ирешүе безнең өчен тагын да шатлыклырак. WorldSkills Каzан 2019 Чемпионатында да республикабыз шушы югарылыктан төшмәсен иде, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Юлия Әдһәмова бу акциягә кушылган һәм шундый зур тантана оештырган өчен рәхмәтен белдерде.

Илшат Нуриев WorldSkills Каzан 2019 флагына Арча районы гербы бизәген төшерде. Арча муниципаль районына WorldSkills Каzан 2019 Чемпионатында катнашу сертификаты тапшырылды. Аны район башлыгы кабул итеп алды.




http://arskmedia.ru/2019/06/26/worldskills-flagyi-estafetasyi-archa-rayonyinda/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение