События

Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды 29.06.2019

Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды

Бүген Арча районында тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа туристик маршрут ачылды. Проектны гамәлгә ашыручылар әлеге маршрут буенча Татарстан һәм Россия гына түгел, бөтен дөнья халыклары йөрүен теләүләрен әйтте.

“Тукай юлы” проектын оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова “мәртәбәле эш”кә тотынуларын әйтте. “Без әлеге проект киләчәктә бөтен Казан артын, республиканың төньяк районнарын үз эченә алыр дип уйлыйбыз. Проектны тәкъдим иткәч, Минтимер Шәймиев “Изге эшкә тотынгансыз. Бу юлга бер басканнан соң, аннан тайпылырга ярамый” диде. Бу сүзләр мине бик рухландырды”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бүгенге чараны “тарихи вакыйга” дип атады. “Без “Тукай юлы” буенча Татарстан халкы гына түгел, бөтен Россия, дөнья халыклары йөрүен телибез. Без әлеге проектка дәрт биреп торырга, аңа яңа үсеш юлларын табарга, ул республикабызның горурлыгы булсын өчен тырышырга тиеш”, - диде Сергей Иванов.

Татарстанның Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев, идея авторы буларак, “Тукай юлы” проектын хуплаучылар табылуга бик шат булуын әйтте. “Әлеге проект велосипедчылар һәм журналистлар берлекләрен һәм иҗтимагый оешмаларны гына түгел, барлык иҗади интеллигенцияне, муниципаль берәмлекләрне, депутатларны, спортчыларны, студентларны берләштерә”, - диде ул.

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов барлык катнашучыларны Арча төбәгендә сәламләде. “Бүген безнең Арчабыз өчен истәлекле, тарихи көн. “Тукай юлы” проекты бер яктан халыкның активлыгын арттыру өчен эшләсә, икенче яктан – татар авылларының көнкүрешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен халкыбызга таныту өчен эшли”, - диде ул.

ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова “Тукай юлы”н “изге юл” дип атады. “Минтимер Шәриповичның сүзләренә кушылам, бу юлдан тайпылмаска кирәк. Алга таба Тукай юлының географиясе киңәер. Без проектның Россия гына түгел, дөнья күләмендә булуын телибез”, - диде ул.

Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты.

Бүген яңа маршрутның беренче өлеше ачылды. Катнашучылар Арчадан Яңа Кырлайга юл тотты. 21 километрны тәшкил иткән юлда алар Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Иябаш, Яңа Кырлай авыллары аша уза. Киләчәктә исә маршрутта кунак йортлары, татар авылларының көнкүреше белән танышу өчен махсус мәйданчыклар, атларда йөрү мөмкинлеге булдырылачак.

Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/29/188982/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение