События

Олыгайган көнендә тигезлеге бар 06.07.2019

Олыгайган көнендә тигезлеге бар

Иске Кишеттә яшәүче Нургали абый Хөсәеновка 90 яшь тулды. Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та килеп кергәч, юбилярның йөзләре тагын да яктырып китте. Гөлнара Ггарипова Нургали абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.

– 12-13 яшьтән эшкә җигелдем инде мин һәм гомер буе җилкә белән йөк ташыдым, төядем, – ди Нургали абый. – ФЗӨдә укыганнан соң Казанның дары ясау заводында 6 ел эшләдем, аннан Кронштадтта хезмәт иттем. Йөк күтәрү әнә шуннан башланды. Баржалар бушаттык, төядек. Дүрт ел хезмәт иткәннән соң авылга кайттым. Яңа Мәңгәргә ашлык суктырырга җибәрделәр. Көн-төн капчыкны җилкәгә салып, амбарга ашлык ташыдык. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр. Аннан көтү көттем, озак еллар терлекче булып эшләдем. Анда да иртәнге өчтән сыерларга башакка су кертү дисеңме, басуга тирес чыгарумы, сауган сөтне урнаштырумы – барысы да эләкте.

Нургали абый Тәхлилә исемле кыз белән гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы балалары туа. Тик тормыш аяусыз бит ул, инде бар да булды, дигәндә генә, бер ягы кителә дә куя. 30 ел гомер иткән хатыны вафат булганда, төпчек кызы әле 8нче сыйныфта гына укыган була.

– Шунда Надия кызымның кайнанасы мине кунакка кайткан Нурия исемле хатын белән таныштырды. Бер-беребезне ошаттык. Аның белән бергә яшәгәнгә дә 30 ел булды инде. Аллага шөкер, олыгайган көнемдә тигезлегем бар, дим. Бер-беребезгә иптәш. Балаларыбыз да якын-тирәдә генә: Тимерхак Арчада, Надия Иске Кишеттә, Нурия Иске Мәңгәрдә, Наҗия Казанда. Хатыным Нуриянең кызы Җәвидә дә гаиләсе белән Яңа Кишеттә, – ди Нургали абый. – Оныклар, оныкчыклар да җитәрлек. Аллага шөкер, бар да исән-сау һәм аралашып яшибез.

Гөлсинә Зәкиева  



http://arskmedia.ru/2019/07/04/olyigaygan-k-nenda-tigezlege-bar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение