События

Фермерлар спортта да сынатмый 08.07.2019

Фермерлар спортта да сынатмый

Арча үзәк стадионында Татарстан Республикасы фермерлары һәм кооператорлары арасында икенче җәйге спартакиада булып үтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган бу чарага Арча, Буа, Саба, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Кама Тамагы районнарыннан спорт белән дус фермерлар һәм кооператорлвр килгән иде. Сүз уңаеннан: җәйге спартакиаданың беренчесе дә бездә узган иде. Оештыручылар шундый мөмкинлек биргән һәм уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Спорт сөюче кыр батырларын район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

– Бүген халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклап калу турында сүз бара. Гореф-гадәтләрнең йөзек кашы – Сабантуйлар. Ә Сабантуйларнын бизәге – көрәш. Без эшчән халык, милли гореф-гадәтләре булган, көрәшче, горур халык. Шушы горурлыкны югалтмыйча, бер-берегезгә терәк булып яшәгез, – диде ул һәм уңышлар теләде.

– Бүген көрәштә кыр батырлары, фермерлар, Сабантуй батырлары катнаша. Ярышлар таләбе буенча профессионал көрәшчеләрне кертмәдек. Матур көрәш, уңышлар һәм җиңүләр сезгә, – диде Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева.

Спартакиадада көрәштән тыш гер күтәрү, мини-футбол, җиңел атлетика, канат тарту, волейбол буенча да ярышлар булды. Арчалар һәрберсендә катнашты һәм районның спорт буенча алга киткән төбәк булуын тагын бер кат раслады – һәр төр буенча беренче-икенче урыннарны бирмәде.

Канат тартуда Биектау (икенче), Саба  (өченче урында) районнарын узып, безнең район командасы беренче урынга чыкты. Гер күтәрүдә дә дә арчалар беренчелекне бирмәде, мини-футболда Биектау командасыннан кала икенче урынны алды. Волейбол ярышында да безнең команда көчле уйнады һәм лаеклы төстә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Җиңел атлетика буенча да безнекеләргә тиңнәр табылмады.

Арчаның Сабантуй батырларын күрүгә, көрәштә дә арчаларга уңыш елмаячагы аңлашылды. 75 килограммга кадәр үлчәүдә арчалар беренче, 75 килограммнан авырраклар арасында беренче, икенче урыннарны яуладылар. Гомуми исәп буенча да Арча районы беренче булды. Икенче урынны Саба районы командасы яулады, Биектаулар – өченче.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Үзешчәннәребез Расих Галимҗанов һәм Сөмбел Заһидуллина яраткан җырларын икенче җәйге спартакиадада көч сынашкан фермерлар һәм кооператорларга, җиңүчеләргә багышлады.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2019/07/08/fermerlar-sportta-da-syinatmyiy/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение