События

Без бит Тукай оныклары! 07.07.2019

Без бит Тукай оныклары!

Быелгы җәйге ялымның бер атнасы «Без-Тукай оныклары»  дигән чатырлы аланда үтте. Истә калырлык менә дигән ял булды бу!

Әлеге алан  Арча районында 4нче ел рәттән оештырыла. Быелгысы Арча педагогика көллияте базасында үткәрелде. Татарстан,   Башкортстан, Удмуртия, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән 200ләп сәләтле бала җыелды. Без — Тукай оныклары татар теле мохитендә яшәп,  аның мөмкинлекләрен дә ачтык.   Без үзебезне Тукай оныклары дип горурланып әйтә алабыз!

Ялыбызны оештыручылар безгә бик кызыклы программа әзерләгәннәр. Һәркем үз күңеленә якын булган юнәлештә шөгыльләнә алды. Әйтик, фолкьлор, бию, музыка уен коралларында уйнау, рәсем ясау, түбәтәй, калфак чигү. Ялыбыз кызыклы чаралар, очрашу, аралашулар, күңелле кичәләр, төрле бәйгеләр белән аралашып барды. Мәгарифне үстерү институты, Казан Федераль университеты галимнәре, язучылар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, “Казан утлары”, “Салават күпере”, ”Сәхнә” журналы журналистлары, “Талантлар Университетыннан “ остазлар кайтып, безгә күңелле осталык дәресләре, уеннар уткәрделәр. Татар радиостанция челтәреннән Фәннур Фәттахов, Гаяз Гайсин белән очрашу безгә аеруча ошады. Шулай ук без Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеена экскурсиягә бардык.

«Без — Тукай оныклары» аланында гына, мөгаен, шәп атмосфера! Кызыклы кичке чаралар, иң тәҗрибәле укытучылар җыелган бирегә. Дәресләр, остаханәләр  бик үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Оештыручылар безгә болай диде:

  • Әгәр дә сез смена дәвамында үзегезне бәхетле хис итәсез икән,  бу безнең өчен иң зур бәхет һәм чын ләззәт! Ераклардан килгәнегез өчен  рәхмәт сезгә, дуслар! Әйдәгез, рәхәтләнеп ял итик, күңел ачыйк, җырлыйк, биик.  Табигать бүләк иткән матур, ямьле җәйнең кадерен белик! Арчаның шифалы  һавасыннан, назлы кояшыннан ел дәвамына җитәрлек  көч туплап, башкаларны да илһамландырырга язсын сезгә!

Бу шулай булды да: соры көннәрне кояшның назлы елмаюы алыштырды. Ул безгә көләч йөзе белән елмаеп, безнең күңелләрне күтәрде.

Кыскасы, «Без — Тукай оныклары» аланы безне бер атна дәвамында  татар мохитендә яшәтте, тел байлыгын арттырды, дуслаштырды. Әгәр   киләсе җәеңне дә мәңгегә онытылмаслык вакыйгалар белән бизисең килә икән, безгә кушыл! Киләсе җәйдә очрашканга кадәр!

Ралинә Мөхәммәтгалиева,

Арча 2нче мәктәбенең

 4Б сыйныф укучысы








http://arskmedia.ru/2019/07/05/bez-bit-tukay-onyiklaryi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение