События

Нәкъ район читендә бардыр бер авыл 04.07.2019

Нәкъ район читендә бардыр бер авыл

Шура авылы халкы бәйрәмнәрне үзе ясый. Әле күптән түгел генә  гармун белән урам әйләнеп Ленар Мөбарәкшинны армиягә озаттылар.

– Яман да күңелле булды, – ди күптәнге танышым Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Яшь чаклар, үзебезнең киткән вакытлар искә төште. Ленар бик тәртипле гаиләдән, техникум тәмамлады, әтисе Нурфис тракторда, әнисе мәктәптә эшли. Авыл халкы бик бердәм, тырыш безнең.

Авыл чишмәләргә бай, 7–8 чишмә бар, диделәр. Һәрберсе исемле: Мансур чишмәсе, Мәчет чишмәсе, Майтап чишмәсе, Һәдия чишмәсе, Рәмзия чишмәсе…

Быел Мансур Нурмиев башлап йөреп, бурасын буратып, бөтен авыл җыелып тагын бер чишмәне төзекләндергәннәр. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да эшләгән анда. Соңыннан бергәләп чишмә бәйрәме ясаганнар. Чишмәләрне яраталар авылда, өйләрендә кер юу машиналары булса да, кер чайкарга чишмәгә йөриләр.

Ярдәмләшеп яшәү – авыл халкының яшәү рәвеше. Бер-береңә кыяр, помидор үсентеләре бирү дисеңме, печән өяргә, башка эшләрдә булышумы – алар өчен бу шулай тиешле, гадәти хәл.

Нәкыйп абый Салиховка 85 яшь, Казанда балалар укыткан, лаеклы ялга чыккач авылга кайткан, күпләп помидор үсентеләре үстерә, шуларны авыл буйлап таратып йөри. Алай гына да түгел, ничек үстерергә өйрәтә, казыклар кагып бәйләп тә бирә. Умартачы да, кирәк кешегә кереп булыша.

Сеңлесе Рафия авылның “Чордашлар” халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Әлеге ансамбльнең нәкъ

менә Шура авылында барлыкка килүе гаҗәп түгел. Чөнки авыл бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын, әкиятләрен саклап яши. Шәлне һәр хатын-кыз бәйли, Шура шәлләрендә кәрәз, песи табаны, тәсбих, багана, терсәк бизәкләре булыр. Кич утырулар, каз өмәләре, кичке уеннар бүген дә бар алар. Киленгә су юлы күрсәтергә дә әзерләр, әмма соңгы вакытта киленнәр генә күренми. Авылның иң кечкенә кешесенә – өч яшь. Шулай да, авылда 21 бала булуы начар түгел.

“Чордашлар” дип аталса да,  ансамбльгә төрле яшьтәге кешеләр йөри. Иң өлкәне Нәкыйп абый, аның белән таныштырып үттек инде. Чын халык талантлары җыелган анда. Рәмзия Гайфуллина бөтен гармуннарда, гитарада уйный, Кәшшаф Рәхмәтуллин аз гына буш вакыты булдымы, тальянын кулга ала. Әле менә Шәпшедә  чыгыш ясарга әзерләнәләр.

Клуб мөдире Клара Хөсәенова ансамбль әгъзаларының шөгыльләре белән таныштырды.

Халидә Рәхмәтуллина – гөмбәче, Нурфия Хәкимова җиләк җыю остасы, Люция һәм Валерий Молчановлар кыяр, помидор үстерә, Лидия Шакирова чәчәкләр ярата. Кәшшаф Рәхмәтуллин умартачы, фермер, кулыннан килмәгән эш юк. Гади велосипедның арткы  тәгәрмәче урынына чүп утау, бәрәңге төбе өю җайланмалары ясап куйган.

Менә шулай матур итеп, үзләренчә яшәп ята шуралылар. Яңа клуб та булса, шәп булыр иде, дигән хыяллары да бар.        

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2019/07/03/nak-rayon-chitenda-bardyir-ber-avyil/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение