События

Шушмабашта семинар булды 09.07.2019

Шушмабашта семинар булды

6 июльдә “Северный” хуҗалыгы базасында “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең бүлек җитәкчеләре–баш дәүләт инженер–инспекторлары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Семинар-киңәшмәнең беренче өлешендә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.

Практик өлештә машина-трактор паркын файдалану, техниканы саклау, ашлык сугу комбайннарына куела торган таләпләр күрсәтелде. Комбайннарга күргәзмә техник карау уздырылды.

http://arskmedia.ru/2019/07/08/shushmabashta-seminar-buldyi/

                                  


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение