События

Кыңгыраулы гармун чыңы 10.07.2019

Кыңгыраулы гармун чыңы

Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.

Гомумән, бу көнне безне сокландырды да, аптырашта да калдырды Мөхәммәтнасыйх абый. Үсмер чагыннан ук талантлы, сәләтле кеше булган ул. Беренче тапкыр авылда шәм җылысы белән эшли торган радио уйлап чыгарган. Аннан соң электр тогы булдыру өчен җил әйләндереп эшләүче генератор, токарь станогы ясаган, көндәлек тормышта алардан кулланган. Аэрочанасы пропеллерын улы Камил әлегә кадәр саклаган.

– Безнең әти алтын куллы кеше ул. 1956 елда Шушмабашка килеп урнашкач, авылда гына түгел, якын-тирәдә дә кирәкле һәм мөһим кешегә әверелгән. Аның янына кул, стена сәгатьләре, үтүкләр, будильниклар, сепаратлар, тузан суырткычлар һәм башкаларны төзәтергә дип әллә кайлардан килгәннәр, – диде Камил. – Балтыйк буеннан бер кеше килгән булган, аннан ачкычларга кадәр ясау серләрен өйрәнеп калган.

Мөхәммәтнасыйх абый Закиров тумышы белән Яңа Ашыттан. Малайга җиде яшь вакытта гаилә Оренбургка күчеп китә. Анда озак тоткарланмый, яңадан туган ягына кайта. Сугыш елларында җәен ат җигеп эшли иртә егеткә әверелгән малай. 1943 елда әтисе фронттан яраланып кайта һәм колхозда тимерче булып урнаша. Улын да үз янына ярдәмче итеп ала. Әтисе аны бик күп нәрсәгә өйрәтә.

Еллар үтә, егет армия сафларында хезмәт итеп кайта, өйләнә. Озак еллар “Северный” совхозында тракторчы, комбайнчы, соңгы елларда лаеклы ялга чыкканчы электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. Хатыны Сабира апа белән алты бала (биш малай, бер кыз) тәрбияләп үстерәләр. 11 оныгы, 4 оныгының баласы бар. Хәзерге вакытта хезмәт ветераны Шушмабашта улы Камил, килене Гөлчәчәк гаиләсендә яши.

Шушы көннәрдә Мөхәммәтнасыйх абый Закировка 90 яшь тулды. “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Рәзинә       аны юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2019/07/09/kyi-gyiraulyi-garmun-chyi-yi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение