События

Әти-әниең булу – үзе зур бәхет 11.07.2019

Әти-әниең булу – үзе зур бәхет

Түбән Пошалымнан сигез бала анасы Ильвира Зиннатуллина белән без капка төпләрендә очраштык. Ул да балалар белән Арчадан кайтып төште, без дә килеп туктадык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләре каршына йөгереп чыкты. Әле бер яше дә тулмаган нәни улы әнисен муеныннан кысып кочаклаган килеш күз кырые белән генә чит кешеләрне күзәтте. Хуҗабикә ачык йөз белән безне өйгә узарга чакырды.

Кешегә кергәч кызыксыну белән тирә-юньне күзәтә торган гадәтем юк иде. Әмма бу юлы онытылып киттем. Беренче булып күзем ишек алдындагы тәртипкә төште. Биш велосипед коймага терәлеп тора. Ник берсе авып ятсын. Ишек төпләрендә аяк киемнәре тәртип белән тезелеп куелган. Ник берсе кыек торсын. Ишек аллары зур. Шунда балалар мәйданчыгы. Баскетбол сеткасына кадәр бар. Өйләрендә дә моның кадәр бала яши димәссең дә, бар да урынында, идәндә ник бер чүп әсәре күренсен. Өстәлгә киптерергә дип дару үләне таратып куелган, бер кырыйда гына велотренажер тора. Өйләре тыштан да (монысы алтын куллы йорт хуҗасы тырышлыгы инде) эчтән дә ялт иткән. Бу ханым ничек барысына да өлгерә икән? Соравымны кычкырып әйттем, ахры.

– Без өйдәге, урамдагы, бакчадагы барлык эшләрне бөтенебез бергә эшлибез. Шуңа барысына да өлгерәбез, – диде Ильвира елмаеп. – Балаларым бик тырыш, ирем Илнар да бик әйбәт, ярдәмчел. Шуңа бар нәрсәгә – хәтта тырнак, керфек ясатырга, тренажерда шөгыльләнергә, үземне карарга да вакыт кала. Бу өйне дә  Илнар ясап чыкты, дөрес, әти-әниләр дә  булышты. Монда мин планлаштыручы, ул төзүче.

Илнар Ильвира белән кыз педагогика көллиятендә укыганда таныша. Ерак Көнчыгышта яшәп, мәктәпне тәмамлаганнан соң Кукмарага кайтып урнашкан, аннан Арчага белем алырга килгән чибәр кызны егет беренче курста ук күреп ала. Бер елдан соң өйләнешеп тә куялар. Ул вакытта Илнарның үзенә дә 22 яшь кенә була. Хәзер дә яшьләр әле, берсенә 39, икенчесенә 37, ә инде сигез балалары бар. Иң олысына 16 яшь, иң кечкенәсенә 11 ай.

– Балаларыбызның дүртесе үзебезнеке, дүртесен тәрбиягә алдык, – ди Илнар.  – Өйләнешкәч тә алырга теләгән идек. Анда барып чыкмады. Үзебезнең торак мәйдан булу кирәк иде. Илнарның әти-әнисе Арчада, бабайга биргән фатирда яши башладылар да, безгә йортны калдырдылар. Без аны зурайттык һәм теләгебезне тормышка ашырырга булдык. Һәр баланың гаиләдә яшисе килә, алар әти-әни назына мохтаҗ. Бер балага булса да булышыйк, дидек. Тәрбиягә алганда Сәмиргә бер ай гына иде әле. Аннан сигез айлык Реваль, биш яшьлек Камила, сигез яшьлек Эдикны сыендырдык. Хәзер үсеп бетеләр инде. Эдик белән Камила дүртенче сыйныфта укыйлар, Самир  белән Ревальгә биш яшь, балалар бакчасына йөриләр. Үз балаларыбыз кебек алар, чит итеп сизәргә мөмкинлек бирмибез, барысына да бертигез карыйбыз.

– Өйдә, гаиләдә алар үзләрен бик тиз үз итте. Эдикны без балалар йортыннан алдык. Аңа гына авыррак булды. Ике ел ияләште. Характеры бик кызу иде. Бар нәрсәдән курка. Яшеренергә тырыша. Хәзер әнә бөтенләй икенче. Көрәш белән шөгыльләнә. Республикада икенче урынны яулап кайтты, – дип кушылды Ильвира. – Мин үзем кырысрак. Барысына карата да. Әмма гадел кырыс. Һәм балалар моны аңлыйлар. Һәрберсенең төрле характер. Барысына да ниндидер шөгыль табарга тырышам. Үзем машина йөртәм. Төйим дә Арчага (балалар Лесхоз мәктәбендә укыйлар, кечерәкләре шунда балалар бакчасына йөриләр) алып китәм. Шулай түгәрәкләргә йөртәм. Берсе баскетболны үз итә, икенчесе көрәшергә ярата, кызлар бии. Өйдә берсе дә эшсез тормый. Аларга әйтеп торасы юк, нишләргә кирәк икәнен үзләре беләләр. Без барыбыз бер бөтен булып, дус, тату яшибез.

–  Миңа гаиләдә яшәү бик ошый. Әти-әнием исән-сау гына булсыннар. Мин аларны бик яратам, – ди Эдик.

– Миңа да бик рәхәт монда. Әниемә булышам.  Аның белән бакчада эшләргә яратам, – дип өстәде Камила.

… Безне озатырга дип барысы да капка төбенә чыкты. Балалар әти-әниләре яныннан китмиләр дә. Илнар белән Ильвира да аларга яратып карыйлар. Күренеп тора: бу йортта бар да үзенчә бәхетле .

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2019/07/11/ati-anie-bulu-ze-zur-bahet/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение