События

«Ак Барс-агро»да бер төптә 26шар бәрәңге үсә 29.07.2017 «Ак Барс-агро»да бер төптә 26шар бәрәңге үсә
Элегрәк тычкан-күселәргә агу куеп йөри торган оешма бар иде. Безнең редакция бүлмәләрендә дә калдыргаладылар. Берничә көннән моңарчы ябык йөргән тычканнар көрәеп, матурланып китә иде. “Агу түгел – дару” дигән мәкалә дә язган идем ул вакытта.

Арча китапханәсенә шахматчылар җыелды 28.07.2017 Арча китапханәсенә шахматчылар җыелды

Район үзәк китапханәсендә шахматчы Хәйдәр Сафин истәлегенә бәйге үткәрелде.

Хәйдәр Һашим улы 1940 елда Иске Му авылында туган. Хезмәт юлын укытучы булып башлый. Яңасала, Кәче авылларында мәктәп директоры булып эшли, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкли. Пионерлар йортында балаларга шахмат уйнау серләрен дә өйрәтә. Шахмат ярышларында һәрвакыт оста уены белән сокландырыр иде. 2001 елның мартында безнең арабыздан китеп барды…

Игътибар! Бүген стадионда бәйрәм булмый. 27.07.2017 Игътибар! Бүген стадионда бәйрәм булмый.
Бүген Арча стадионында бәйрәм булмый. Ул якшәмбе көнгә күчерелә. Кичке 6 сәгатьтә башлана.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Чишмә дә шатланды 26.07.2017 Чишмә дә шатланды
Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова күңелендә шулкадәр күп идея яши, әнә шул идеяләре аңа хезмәтен фанталарча башкарырга ярдәм итә дә.

Арчадагы «Изгеләр мәчете»нә йөрүче балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты 25.07.2017 Арчадагы «Изгеләр мәчете»нә йөрүче балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты
19 июля 2017 года в мечети «Изгелэр мэчете» по ул.Мостовая г.Арск была организована встреча с детьми, которые посещают мечеть в возрасте 6-14 лет, в котором присутствовали госинспектор ИАЗ ОГИБДД ОМВД России по Арскому району капитан полиции Сабиров А.Х., начальник отделения в Арском районе отдела профилактики ТУ г.Казани ГБУ «БДД» Мухаметзянова Э.Г. и общественный помощник Уполномоченного по правам ребенка в Арском районе Гафетдинова Г.Х.

Быел Арчада урак үзенчәлекле булачак 24.07.2017 Быел Арчада урак үзенчәлекле булачак
17–18  июльдә районда хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Наласаның киләчәге матур 23.07.2017 Наласаның киләчәге матур
Районда торак төзелеше буенча төрле дәүләт программалары эшли. Шуларның берсе – «Авыл хуҗалыгы территорияләрен ныклап үстерү» дигән федераль программа.

Түбән Мәтәскәдә рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды 22.07.2017 Түбән Мәтәскәдә рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды
Түбән Мәтәскә мәчете каршында июль башында балаларга ике атналык рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды. Бу курсларга балалар бик теләп йөрделәр.

Поздравляем Шакирова Нура Хамзиновича с днем рождения! 21.07.2017 Поздравляем Шакирова Нура Хамзиновича с днем рождения!
Сегодня, 21 июля, свой День рождения отмечает генеральный директор ОАО «Казанский медико-инструментальный завод» Шакиров Нур Хамзинович!

Арское землячество сердечно поздравляет Вас с днем рождения, желает Вам здоровья, семейного благополучия, профессиональных успехов, счастья, радости и удачи!

Уңганнар алар кебек була 20.07.2017 Уңганнар алар кебек була
Иске Җөлбидә яшәүче Ләйлә һәм Рәдиф Сәфәровлар белән Аю күле дип аталган елгалыкта, печән җирендә очраштык. Рәдиф кече уллары Радик белән печән чабып, Ләйлә җыеп йөри иде. Аңлашыла да инде, җәйге көн ел туйдыра, диләр, күк йөзе яктырып, яңгыр туктап торганда булдырам, табам дип торган авыл кешесе ничек өйдә ятсын.

Арчада район Советы утырышы узды 19.07.2017 Арчада район Советы утырышы узды
Арча район Советының чираттагы 16 нчы утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.

Утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе  Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2017 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше” турында чыгыш ясады.

Быел урак кыен булачак 18.07.2017 Быел урак кыен булачак
18 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итүдә  катнашты. Аннан соң хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Сабантуйда һәркем бүләк алды 17.07.2017 Сабантуйда һәркем бүләк алды
Сабантуйны балалардан да ныграк көтеп алучы кеше юктыр. Һәркемнең күңелендәге балачак хатирәләре арасында иң зур урынны алып тора бу бәйрәм. Оештыручылар ел да балаларның кызыксынуын исәпкә алып, алар өчен чара, уеннарны күп оештыра. Һәммәсендә катнашып кына өлгер!

Арчада бәйрәм 16.07.2017 Арчада бәйрәм
16 июльдә Арча район Сабантуе булды. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова республика Президентының бәйрәм котлавын җиткерде.

Түбән Атыда җиләк күп тә, эре дә 15.07.2017 Түбән Атыда җиләк күп тә, эре дә
Быел ачык һавада үсүче яшелчәләргә уң килмәде. Инде җәйнең яртысы үтеп бара. “Питрау җитте — җәй бетте”, ди халык мәкале. 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтте. Димәк, уңышка өмет аз.

Теплицалары булучылар зарланмый анысы, алар кыяр-помидорны күптән авыз итте. Мондый җәйләр киләсе ун ел буе дәвам итәргә мөмкин, ди синоптиклар. Болай булса, теплица ясаучыларга эш күп булачак.

Симетбаш җыенына рәхим итегез! 14.07.2017 Симетбаш җыенына рәхим итегез!
Мөхтәрәм якташлар! Кадерле кунаклар!!!
15 июль көнне Арча районы Симетбаш авылында күпләргә билгеле “Симетбаш җыены” узачак!

Арча Сабантуенда ат чабышына рәхим итегез! 14.07.2017 Арча Сабантуенда ат чабышына рәхим итегез!
Арча район Сабантуе 16 июльдә 10 сәгатьтә башлана. Ат чабышы сәгать
11.30 да башлана. Теркәү 11 дә тәмамлана.

Яңа Кырлай “Тукай оныкларын” җыйды 13.07.2017 Яңа Кырлай “Тукай оныкларын” җыйды
8 июньдә Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән җиде көнлек лагерь эшли башлады. Быел биредә Астрахань, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Казахстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан килгән 300 бала ял итә.

Күрше, сабакташ, мәңгелек яр 12.07.2017 Күрше, сабакташ, мәңгелек яр
Алар күрше булып яшиләр, бер сыйныфта укыйлар һәм тора-бара гаилә дә корып куялар. Гап-гади авылның гап-гади бер күркәм гаиләсе. Алар белән аралашканнан соң, менә шундый гаиләләр, нәкъ менә шундый ир белән хатын мөнәсәбәтләре күбрәк булсын иде дисең. Роза һәм Рәдис Әхмәтхановлар – Арча районы, Пошалым авылыннан. Ир әйткәндә, хатын сабыр гына тора, ул арада ир, мөлаем карашы белән, хатынына булган җылы мөнәсәбәтен белгертеп тә өлгерә. Мин кергәндә, алар гөр килеп бакчада эшләп яталар иде. Андагы тәртипкә хәйран калырлык. Салкын да куркытмаган, теплицаларында яшелчәләр өлгереп килә.

Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз! 11.07.2017 Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. 

Мустафин Данил Махмутович родился 11 июля 1963 года в д. Старый Ашит Арского района ТАССР. 

Арча килене Гүзәл Идрисова: "Илназ "финиш"ны белми" 10.07.2017 Арча килене Гүзәл Идрисова: "Илназ "финиш"ны белми"
Күп балалы ана булу бөтенләй башкача. 1-2 бала тәрбияләп, аннары урамга чыгып: "Шулкадәр арыйм", – дип сөйләп йөргән аналарны һич аңламыйм. Өйдә бер бала белән генә калсам, бар эшне дә эшләп өлгерәм: ашарга да пешерәм, өйне дә җыештырам... “Бер бала – юк бала”, – дип юкка әйтмиләр инде. Шимбә, якшәмбе көнне өч бала да өйдә була. Бу көннәрдә бернинди өй җыештыру юк, чөнки шундук артыңнан “тәртип” ясап куялар.

Арча районында елга ярларына агач утыртачаклар 10.07.2017 Арча районында елга ярларына агач утыртачаклар
Татарстанда экология елы хакимлек итә. Районда экологияне саклау — безнең көндәлек яшәү рәвеше. Ел саен яз, көз районда чисталык икеайлыгы игълан ителә.

Гөберчәктә китап укучылар әдәби мәйданда очрашты 09.07.2017 Гөберчәктә китап укучылар әдәби мәйданда очрашты
“Табигать ул — гүзәллек, тылсым, могҗиза!”

Әйе, табигать безне таңга калдырырга ярата. Һәрдаим үзен көтмәгән яктан ачып сала. Ул бөтен барлыгы белән бүген безнең алда. Табигать-без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары, барчасы да-барыбыз да…

Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен билгеләп үтте 08.07.2017 Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен билгеләп үтте
Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен зурлап, бүгенге көндә эшләүчеләр һәм ветераннары белән бергә җыелып бәйрәм итте.

Узган атнада Арча районы авылларында узган Сабантуй батырлары 07.07.2017 Узган атнада Арча районы авылларында узган Сабантуй батырлары
Батыры по национальной борьбе праздника «Сабантуй» в сельских населенных пунктах Арского муниципального района в 2017 году.

Арча Сабантуе 16 июльгә күчерелә 06.07.2017 Арча Сабантуе 16 июльгә күчерелә
Явым-төшемнәр күп булу сәбәпле, Арча район Сабантуе 16 июльгә күчерелә. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Җитәкчең кем, авыл? 06.07.2017 Җитәкчең кем, авыл?
1990 еллар башында Арча районының Камил Якуб исемендәге колхозын икегә бүлделәр. Кайчандыр нәселле таналар үрчетү, бәрәңге игү буенча танылган хуҗалык элекке нәтиҗәлелеген югалткан, тик әле аны таркалу, җимерелү стадиясендә дип әйтеп булмый иде. Әмма ул чактагы район җитәкчеләре дөрес адымга барды.

Арчада йолдызлар саны артты 05.07.2017 Арчада йолдызлар саны артты
Арчаның Дан аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 19 йолдыз янына Лесхоз мәктәбен тәмамлаган Марат Зиннәтовның һәм Арчаның икенче мәктәбеннән Фәнүзә Сәлахованың исемнәре дә өстәлде.

Арча егетләре армиягә китте 05.07.2017 Арча егетләре армиягә китте
Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр… 30 июньдә хәрби комиссариатта үткән быелгы язгы чакырылышта иң ахыргылардан булып киткән 15 егетне армия сафларына тантаналы озату кичәсендә шушы җыр сүзләре искә төште.

Якташыбыз Марат Әхмәтов: “Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше” 04.07.2017 Якташыбыз Марат Әхмәтов: “Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше”
Татар дөньясын берләштереп, бәйрәм мохитенә төреп, дөньяның төрле почмакларында Сабан туйлары үтә. Әлеге бәйрәм элек-электән авылларда үткәрелгән, авыл хезмәтчәннәрен зурлаган, данлагаган, аларның күңеленә бәйрәм алып килгән. Хәзер исә аны чит илләрдә дә, калаларда да зурлап үткәрәләр. Сабан туе һәм аның күрке булган көрәш хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан  Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикерләрен белде.

Арча районына археографик экспедиция оештырыла 03.07.2017 Арча районына археографик экспедиция оештырыла
Татарстан Милли китапханәсе июль аенда Мамадыш һәм Арча районнарына археографик экспедиция оештыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экспедициянең җитәкчесе, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.

Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты 03.07.2017 Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты
Арча үзәк китапханәсе 23 июньдә шигърият сөючеләрне җыйды. Ул көнне әдәби кунакханәдә үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның “Йөрәк ритмында” дигән исем астында яңа дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды.

Курса Сабантуенда 02.07.2017 Курса Сабантуенда
1 июльдә авылларда Сабантуйлар үтте. Урта Курса авылындагы бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты

Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә 01.07.2017 Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә
27 июньдә Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп ачылды.

Этномәдәни компонентлар кергән бу лагерьда Казан федераль университетында һәм Алабуга педагогика институтында белем алучы 3–4 курс студентлары  ял итәчәк. Араларында якташыбыз, Яңа Кенәрдән Миләүшә Сагедиева да бар. Ул федераль университетта 3 курста белем ала. Тәмамлагач, математика–информатиканы татар телендә укытырга районга кайтачак.

Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды 30.06.2017 Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
28 июньдә Арча агросәнәгать көллияте 90 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Егет-кызлар техник-механик, техник-технолог, техник программачы, техник, өлкән техник-механик белгечлекләренә ия булып көллият белән саубуллашты бу көнне.

Ярыштылар да, ял да иттеләр 29.06.2017 Ярыштылар да, ял да иттеләр
28 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм технологларның район конкурсы узды.

Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.

Арча Сабантуена рәхим итегез! 29.06.2017 Арча Сабантуена рәхим итегез!
2 июль, 2017 ел, Арча шәһәре, стадион

Авылга хат 28.06.2017 Авылга хат
И газиз туган авылым! Үзеңнән еракта яшәмәсәм дә, бик сагынам мин сине. Ничек сагынмыйсың инде. Сиңа кайтып, күкрәк киереп, саф һаваңны бер сулау гына да ни тора бит!

Поздравляем Файзрахманова Джаудата Ибрагимовича с днем рождения 27.06.2017 Поздравляем Файзрахманова Джаудата Ибрагимовича с днем рождения
Файзрахманов Джаудат Ибрагимович родился 27 июня 1948 года в д. Нуса Арского района ТАССР. Окончил Казанский сельскохозяйственный институт, экономический факультет (1972 г.), аспирантуру Казанского сельскохозяйственного института (1978 г.). 

«Өмет чаткысы»нда юл кагыйдәләрен белү буенча конкурс узды 26.06.2017 «Өмет чаткысы»нда юл кагыйдәләрен белү буенча конкурс узды
23 июня 2017 года в ГАУСО Реабилитационный центр «Исток надежды», среди детей и подростков с ограниченными возможностями был проведен конкурс «Правила дорожные, знать каждому положено!»».

Поздравляем Гимаева Ильшата Сахаповича с днем рождения 25.06.2017 Поздравляем Гимаева Ильшата Сахаповича с днем рождения
Гимаев Ильшат Сахапович родился 25 июня 1963 года в дер. Ст. Муй Арского района Татарской АССР. Окончил Казанский инженерно-строительный институт (1989 г.).

Арчада үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның китабын тәкъдир иттеләр 24.06.2017 Арчада үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның китабын тәкъдир иттеләр
23 июня в Арской центральной библиотеке прошла презентация книги «В ритме сердца» самодеятельного поэта Абульханова Альберта Киямовича.

Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре 23.06.2017 Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре
Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.

Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды 22.06.2017 Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды
Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.

Казансу паркында «Хәтер шәмен яндыр» акциясе үтте 22.06.2017 Казансу паркында «Хәтер шәмен яндыр» акциясе үтте
21 июнь кичендә халык  Арчада «Казансу» паркына җыелды. 1941 елның 22 июнь таңында сугыш башланган көн хәтергә кара бер көн булып сеңеп калган. Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен сугышта батырларча көрәшкән каһарманнар мәңге онытылмас.

Арчада мәктәп яны лагеренда балалар «Юл әлифбасын» өйрәнде 21.06.2017 Арчада мәктәп яны лагеренда балалар «Юл әлифбасын» өйрәнде
20 июня 2017 года в летнем пришкольном лагере МБОУ «АНОШ № 4» Арского муниципального района среди учащихся был проведен конкурс «Дорожная азбука». В конкурсе участвовали 20 детей (1-4 классы). Участники прошли 5 станции по правилам дорожного движения.

Бүген — Кадер кичәсе 21.06.2017 Бүген — Кадер кичәсе
Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә?

21 июнь төнендә «Казансу» паркында Хәтер көненә багышланган чара уза. Рәхим итегез! 20.06.2017 21 июнь төнендә «Казансу» паркында Хәтер көненә багышланган чара уза. Рәхим итегез!
В ночь с 21 на 22 июня в парке «Казансу» пройдет акция «Свеча памяти» посвещенная Дню памяти и скорби! «Свеча памяти» – это международная акция, участники которой с 2009 года ежегодно накануне Дня памяти и скорби 22 июня, Дня Победы 9 мая и в другие памятные дни зажигают свечи в честь 27 миллионов погибших в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. и всех павших в боях за Родину.

Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды 19.06.2017 Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды
Казан ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, профессорлар Арчада “Тиз ветеринария ярдәме күрсәтүгә өйрәтү” курслары оештырдылар.

Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды 18.06.2017 Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Артист булмас өчен 10 сәбәп 17.06.2017 Артист булмас өчен 10 сәбәп
Җырчылар күп… Саный башласаң санап, тыңлый башласаң тыңлап бетерә торган түгел. Ә иң начары —  бик күп җырчыларның җырлаганын тыңлау бер газапка тиң  була:  ни тавыш, ни моң…

Арча районында «Шатлык» лагеры эшли башлады 16.06.2017 Арча районында «Шатлык» лагеры эшли башлады
Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында «Шатлык» лагеры эшли башлады. Һәр елдагыча лагерҗ быел да өч сменада балалар кабул итәчәк.

Көтек авылы тарихы 15.06.2017 Көтек авылы тарихы
Олы тарихны авыллар һәм калаларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге формалаштыра. Алар арасында авыл тарихлары, анда теркәлгән кызыклы фактлар, халыкның яшәеше билгеле бер урын алып тора. Авылыбызны саклап калу өчен, аны алга таба үстерү, авыл кешесенең яшәешендә кызыксыну уятыр өчен, аның үткән тарихын, авылның килеп чыгышын белү дә мәслихәттер.

Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды 14.06.2017 Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды
Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте.

Арча Үзәк китапханәсендә интеллектуаль-танып белү уены узды 13.06.2017 Арча Үзәк китапханәсендә интеллектуаль-танып белү уены узды
13.06.2017. в Арской центральной библиотеке для учащихся средних классов Арской средней общеобразовательной школы №1 имени В. Ф. Ежкова прошла интеллектуально — познавательная игра «Знаменитые имена России».

Пөшәңгәрдә балалар Сабантуе узды 13.06.2017 Пөшәңгәрдә балалар Сабантуе узды
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.

Арчада сәләтле балаларны бүләкләделәр 12.06.2017 Арчада сәләтле балаларны бүләкләделәр
Бүген Арча Мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары җыелды. Биредә районыбызның сәләтле һәм талантлы яшь буыны — олимпиада, конкурс-фестивальләр җиңүчеләре һәм призчыларын бүләкләү тантанасы узды.

Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм 12.06.2017 Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм
Менә инде 6 ел Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирәм һәм авыл халкына китапханә хезмәтен күрсәтәм. Әгәр дә бу авылда хезмәт юлым дәвам итмәсә, Кзыл-Яр авылы халкының бердәм, тату,ярдәмчел икәнен белеп тә бетермәгән булыр идем. Кзыл-Яр авылында тырыш халык яши. Һәркем мәктәпкә үзенчә ярдәм кулын суза.

Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды 11.06.2017 Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды
9 нчы июнь көнне район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган “Россия турында беләсем килә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче күрше районнардан килгән балалар да катнашты.

Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды 10.06.2017 Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды
10 июньдә Арча сорт сынау участогында үсемлекләрне саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре катнашты.

Арчада ифтар мәҗлесе узды 09.06.2017 Арчада ифтар мәҗлесе узды
Кичә (8 июнь) Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе уздырды. Анда район һәм авыллардагы имам-хатыйплар, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Мәҗлестә шулай ук ТР Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба һәм Әтнә районнарының имам-мөхтәсибләре Айнур һәм Наил хәзрәтләр катнашты.

Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр 09.06.2017 Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр
Арча станциясендәге 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды.

Арчада “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте 08.06.2017 Арчада “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте
5 июньдә Арча район Мәдәният йортында “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте. Чарада 11 район вәкиле катнашты. Арча данын педагогия көллияте студенты Гүзәл Закирова яклады.

Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты 07.06.2017 Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты
30 май – 2 июньдә Ульяновскида «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» V округ фестиваль — бәйгесе үтте. Анда Чувашия, Мордовия, Башкортостан, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 14 гаилә катнашты. Татарстан Республикасы данын Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мортазина Зилә Азат кызы гаиләсе яклады.

“Иң-иң”нәр бездә дә бар! 07.06.2017 “Иң-иң”нәр бездә дә бар!
1 июнь-Балаларны яклау көне. Нәкъ шушы көнгә без бик зур өметләр баглаган идек. Җәйнең беренче көне булгач, кояш, җылы һава торышы көткән идек.

Арча Үзәк китапханәсендә Пушкинның туган көнен искә алдылар 07.06.2017 Арча Үзәк китапханәсендә Пушкинның туган көнен искә алдылар
В честь 218-летия великого русского поэта А.С.Пушкина в читальном зале отдела обслуживания Арской центральной библиотеки 6 июня прошла интеллектуально-литературная игра «Души и сердца вдохновенье» для учащихся пришкольного лагеря АСОШ №1 им. В.Ф.Ежкова.

«Ызандашлар» кабат очрашты 06.06.2017 «Ызандашлар» кабат очрашты
4 июнь көнне, Арча районының “Балыкчылар авылы”нда “Ызандашлар» төркеменең чираттагы очрашуы узды. Анда җиде – Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарында яшәп иҗат итүче 17 ызандаш җыйналды.

Арчадан Мортазиннар гаиләсе «Идел буеның уңышлы гаиләләре» фестиваль-конкурсыннан җиңү яулап кайтты 05.06.2017 Арчадан Мортазиннар гаиләсе «Идел буеның уңышлы гаиләләре» фестиваль-конкурсыннан җиңү яулап кайтты

Среди достижений семьи из Арска победы в республиканском конкурсе «Семейный родник», в номинации «Семейный совет» Фестиваля семей Татарстана-2016 и в республиканском конкурсе красоты, материнства и семьи «Нечкэбил-2016». В Международный день защиты детей в Ульяновской области подвели итоги V окружного фестиваля-конкурса «Успешная семья Приволжья». 

Арчаның «Казан арты» командасы татар КВН лигасында 3 урын яулады! 04.06.2017 Арчаның «Казан арты» командасы татар КВН лигасында 3 урын яулады!
Финал нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә Казан дәүләт аграр университетының «Әкәмәт» командасы лаек булды. Икенче урында – «Tatar Team», өченче урында – «Казан арты», дүртенче урында – «ӘДМХИ» командалары. Җиңүчеләр Башкортстанның Урал тауларына өч көнлек сәяхәткә барачак. Бүләкне лиганың партнерлары әзерләгән.

Яңасала балалары «Әдәби мәйдан»га чыкты 03.06.2017 Яңасала балалары «Әдәби мәйдан»га чыкты
Балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Менә шушы балачак мизгелләрен мәңге онытылмаслык, хәтердә калырлык итеп үткәрү максатыннан Яңасала авыл җирлегендә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнен уңаеннан барлык мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре ике авыл (Каенсар һәм Яңасала)  балаларын бергә җыеп  матур итеп бәйрәм оештырырдылар. Ник  оештырмаска, аларның бит хәзер бергә җыелып очрашу, төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен  парклары   бар.

Арчаның талантлы балалары бәйрәмдә бүләкләнде 02.06.2017 Арчаның талантлы балалары бәйрәмдә бүләкләнде
Арчада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак ул — мин һәм син» дигән чара узды. Бәйрәм чарасы Арча сәнгать мәктәбе укучыларының бәйрәм рухы бөркем торучы ялкынлы чыгышлары — җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Арча Укучылар сараенда «Сәләтлеләр университеты» ачылды 02.06.2017 Арча Укучылар сараенда «Сәләтлеләр университеты» ачылды
Арчага «Казанның ачык сәләтлеләр университеты» ның башкаручы директоры Айдар Фәрит улы Акмалов кайтты. Әлеге әһәмиятле чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин катнашты.

Арчаның нәни йолдызчыгы 01.06.2017 Арчаның нәни йолдызчыгы

Әминә Ибраһимова  4 яшьтә генә булуына карамастан, күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга өлгергән инде.

– Бу балалар бакчасына Әминә 3 яшеннән йөри. Сентябрьдә килдек, ноябрьдә инде ул “Голосок” дигән район бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулады. Шунда аның талантын Алсу Кашапова күреп алды. “Бусинка” дигән ансамбльне дә алып бара ул. Балалар белән бик бирелеп эшли, – диде Әминәнең әнисе Динә.

Якташыбыз, Зеленодол үзәк район хастаханәсе баш табибы, Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 31.05.2017 Якташыбыз, Зеленодол үзәк район хастаханәсе баш табибы, Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).

Язучылар Арчадагы балалар бакчаларында кунакта 30.05.2017 Язучылар Арчадагы балалар бакчаларында кунакта
Узган атнада безгә Татарстан язучылар союзы рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, драматурглар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Фирдәвес Зариф, Рифә Рахман, Альберт Гадельшин, танылган журналист Риман Гыйлемханов, язучылар берлегенең матбугат бүлеге җитәкчесе Нәгыйм Шаһиев килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов озатып йөрде. Кунакларны иң беренче булып чәкчәкләр белән, “Туган тел”не татар, рус, инглиз телендә сөйләп, татар көенә биетеп  Арчаның тугызынчы балалар бакчасында каршы алдылар.

Арчаның 3 нче мәктәбе укучысы Әлфиснең язмасы 2 урынга лаек булды 30.05.2017 Арчаның 3 нче мәктәбе укучысы Әлфиснең язмасы 2 урынга лаек булды
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле бәйге игълан итте. Максаты- гаиләдә сакланган ядкәрләрне барлау. Бәйгенең шарты: бер кулыңа гаиләдә сакланучы ядкәрнең үзен, икенчесенә, аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып, фотосурәткә төшәргә һәм әлеге ядкәр турында хатирәләр язып, “Тылсымлы куллар” журналы редакциясенең электрон тартмасына юлларга кирәк иде. Бәйгегә 186 эш кабул ителгән. Бу бәйгедә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбеннән 3 “Б” сыйныфы укучысы Һидиятуллин Әлфис Фәнис улы, “Тамгалы кашыклар” язмасы белән катнашып, 2 нче урынга лаек булды.

Арчаның 1 нче мәктәп укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч»тән уңышлар белән кайтты 30.05.2017 Арчаның 1 нче мәктәп укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч»тән уңышлар белән кайтты
XXIII республиканский конкурс юных инспекторов движения «Безопасное колесо – 2017» прошел в городе Набережные Челны. В этом году даты его проведения совпали с юбилеем службы пропаганды безопасности дорожного движения, которая была образована 85 лет назад – 25 мая 1932 года.

Арча йөзүчеләре уңышлар белән кайтты 29.05.2017 Арча йөзүчеләре уңышлар белән кайтты
25-27 нче май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2002-2004 нче елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Бу ярышларда “Арча” спорт мәктәбеннән, тренер Музафарова Гүзәл Марсовна җитәкчелегедә, Ахунов Әсхәт (Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе укучысы) һәм Зайнуллин Наил (Ташкичү мәктәбе укучысы) катнаштылар.

Укучылар мәктәп инспекторы белән очрашты 29.05.2017 Укучылар мәктәп инспекторы белән очрашты
Мәктәп инспекторы Нил Нигъмәтуллин Түбән Оры, Сөрде, Югары Оры башлангыч мәктәпләре укучылары белән очрашты. Ул укучыларны  җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып, су буйларында ялгыз гына йөрмәскә кирәклеген аңлатты.

Курсалар әзер 28.05.2017 Курсалар әзер
27 майда Арча районының “Курса МТСы” ширкәте базасында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Арча укучылары имтиханны Балтачта тапшырачак 27.05.2017 Арча укучылары имтиханны Балтачта тапшырачак
Быел район мәктәпләрендә 5258 бала белем алды. 25 майда алар өчен шатлыклы көн – “Соңгы кыңгырау” тантанасы булды. 11нче сыйныфны тәмамлаучы 193 егет һәм кыз өчен мәктәптә чынлап та соңгы кыңгырау яңгыраган көн иде бу.

Яңа Кенәр мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды 26.05.2017 Яңа Кенәр мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды
Яңа Кенәр урта мәктәбен быел уналты 11 һәм утыз  9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриевның катнашуы укучылар, укытучылар коллективы, ата- аналар өчен чын олы бүләк булды.

Арчада «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» дигән әдәби мәйдан узды 26.05.2017 Арчада «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» дигән әдәби мәйдан узды
25 мая библиотекари Арской центральной библиотеки провели Литературную площадку «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» на Международном Дне соседей, организованном ООО «Управляющая компания» и ТСЖ г. Арск и Арского муниципального района

«Казан арты» музее хезмәткәрләре Ринат Гаделшин белән очрашты 25.05.2017 «Казан арты» музее хезмәткәрләре Ринат Гаделшин белән очрашты
«Казан арты» тарих-этнография музее директоры, Айван авылында яшәүче Ринат Гаделшин белән очрашып, аның истәлекләрен язып алды. Ринат ага —  Арчабызда әдәбият-сәнгать музеен (хәзер «Казан арты» тарих-этнография музееның бер бүлеге) оештыруда башлап йөрүче, аның фондын беренче елларда ук меңнән артык экспонат белән тулыландырган, төбәк тарихын өйрәнүгә үзеннән өлеш керткән мөхтәрәм шәхес.

Арчаларны күршеләр бәйрәменә чакырабыз! 24.05.2017 Арчаларны күршеләр бәйрәменә чакырабыз!
25 майда көндезге сәгать 2дә Арчаның икенче мәктәбе спорт мәйданчыгында “Күрше сәламәт булса, мин дә сәламәт” дигән исем астында район тарихында беренче тапкыр зур чара үткәрелә.

Арчалар Чабаксардан уңышлар белән кайтты 23.05.2017 Арчалар Чабаксардан уңышлар белән кайтты
20 майда Чабаксар шәһәрендә «Гармун — күңелем кылы» исемле IV Ачык Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйгедә актив катнашты.

Арчада көрәш ярышлары узды 22.05.2017 Арчада көрәш ярышлары узды
20 май көнне “Арча” спорткомплексының көрәш залында 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды.

Арча мәдәният йортында спектакль карадык 21.05.2017 Арча мәдәният йортында спектакль карадык
Мин кечкенәдән театр белән кызыксындым. Театр үзе бер серле дөнья бит ул. Актёрларның оста итеп уйнаулары, матур хәрәкәтләре, әдәби телдә сәнгатьле сөйләүләре соклану тудыра. “Кем буласың килә?” — дигән сорауга “Һичшиксез, актриса булам”, — дип җавап бирә идем. Ни өчендер, еллар узгач, бу хыялым тоныкланып калды.

Арчада велотөн узды 20.05.2017 Арчада велотөн узды
19 май көнне, дөресрәге төнне Арчада велотөн узды. Велосипедта сәяхәтчеләр Арчаның бик күп урыннарында булып, районыбызның тарихи урыннары белән танышты. Радиотыңлаучыларны бу көнне шушы маршруттагы тарихи урыннар белән «Казан арты» музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин таныштырып барды.

Түбән Атыдан Хәлиуллиннар 6 гектарда кыяр, помидор үстерә 19.05.2017 Түбән Атыдан Хәлиуллиннар 6 гектарда кыяр, помидор үстерә
Авыл халкы өчен бакча эшләре башланды. Бөтенесе шау-гөр килеп яшелчә утырта, җиләк-җимеш агачларын барлый. Арча районы Түбән Аты авылында яшәүче Хәлиуллиннар өчен исә бу ел әйләнәсе башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә.

Велотөндә Арчаның тарихи урыннары белән таныштырачаклар 18.05.2017 Велотөндә Арчаның тарихи урыннары белән таныштырачаклар
Бу төндә велосипедларда 10 чакрым узу каралган. 19 майда, Арча шәһәренең тарихи урынннары белән танышу максатыннан, велотөн чарасы уздыралар. Барлык теләүчеләр дә 21.00 сәгатьтә Арчаның үзәгендә җыелып, велосипедлар белән Иске шәһәрнең тарихи урыннарында була алачак.

Арчалар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан лауреат булып кайтты 17.05.2017 Арчалар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан лауреат булып кайтты
13 май көнне Биектау районының Шәпше мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены”  Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды.  

Пөшәңгәрдә яшәүче Әхмәдуллиннарда алтын туй 16.05.2017 Пөшәңгәрдә яшәүче Әхмәдуллиннарда алтын туй
”Гаилә – татулыгы белән көчле.”
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.

Ак калфаклар җыелган чакта 15.05.2017 Ак калфаклар җыелган чакта
13 нче май көнне татар халкының милли традицияләре, йолалары, уеннары, кием үрнәкәләре белән таныштыру максатыннан Сурнар авыл китапханәсендә Апайкина –Гарь мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында “Ак калфаклар җыелган чакта” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Рамилә Фоат кызы ачып җибәрде. Кичәнең кунагы — Лесхоз китапханәсе мөдире Раушания Ибраһим кызы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы турында сөйләде. «Ак калфак» оешмасының төп максаты халкыбызның мирасын киләчәк буынга тапшыру. Шушы оешма үткәргән җыеннарда халкыбызның милли җәүһәрләрен киләчәк буынга тапшыру юллары өйрәнелә. Без бу кичәгә укучыларны онытылып баручы йолаларыбыз белән таныштыру максатынннан җыелдык, диде ул.

“Кырлай”да бәрәңге утырталар 15.05.2017 “Кырлай”да бәрәңге утырталар
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 15 майда “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге басуларында булды. Әлеге хуҗалык районда гына түгел, республикада да иң күп бәрәңге игүче хуҗалык.

Арчада Альберт Гайнетдиновның иҗат концерты узды 14.05.2017 Арчада Альберт Гайнетдиновның иҗат концерты узды
12 майда Арча балалар сәнгать мәктәбендә искиткеч җылы атмосфера хөкем сөрде. Бу көнне сәнгать мәктәбе залында укытучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдиновның «Моң яшәртә – яшәтә безне» исемле иҗат концерты узды.

Арчаның 2 нче мәктәбе элеккеге укучыларын очрашу кичәсенә җыйды 13.05.2017 Арчаның 2 нче мәктәбе элеккеге укучыларын очрашу кичәсенә җыйды
Арчаның 2 нче мәктәбендә бик зур очрашу кичәсе булып үтте. Анда 1977 елдан башлап 2012 нче елга кадәр һәр биш ел саен булган чыгарылыш сыйныфлары булды.

Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте 12.05.2017 Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме булып китте. Ниятләре изге – Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтү.

Президент Арчада булып китте 11.05.2017 Президент Арчада булып китте
10 майда Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул вертолетта район басуларын карап үтте. Аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуында хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Арчалар бәйрәм итте 10.05.2017 Арчалар бәйрәм итте
Арчалар «Арча кичләре»ндә күңел ачып ял итте. Яңгыр явып тору бераз кәефне төшерсә дә, халыкка ул гына киртә була алмады: районыбыз һәвәскәрләренең җырларына, бию көенә рәхәтләнеп биеде, бәйрәм рухын дәвам итте алар.


Новости 2601 - 2700 из 3509
Страницы: