События

Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды 16.07.2019

Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды

Мөселманнарның футбол ярышы Арчаның 5нче гимназиясенең спорт мәйданчыгында булды. 5 команда катнашты.

Командаларны сәламларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Коръән сүрәләре укып, үзенең хәер-фатихасын бирде. Арча, Теләче, Казан, Буа, Сабаның Явлаштау авылы командалары ярышты. Теләче командасы җиңеп чыкты. 2нче урында — Арча, 3нче урында — Сабаның Явлаштау, 4нче урында — Казан, 5нче урында Буалар булды. Бүләкләрне имам Иляс Дөлкәрнәев белән Ринат Сафин тапшырды. Ярышларны оештыруда «Шәрык» территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин тырышып йөрде. «Бу чараны грант акчасына оештырабыз, — диде ул. — Район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов та булышты».

Футболчылар өйлә намазын Шәрык мәчетендә укыдылар. Гимназия ашханәсендә кайнар ризык белән сыйландылар. Кунаклар Арчаны бик ошатып киттеләр. Р.Н.




http://arskmedia.ru/2019/07/15/archada-m-selmannarnyi-futbol-yaryishyi-buldyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение