События

Андый әниләр сирәк 17.07.2019

Андый әниләр сирәк

Йөгереп каршыга чыккан бер апа белән исәнләштек тә, өйгә үтеп күз белән юбилярны эзлибез. Арттан кергән теге апа: “Мин булам инде ул 90 яшьлек әби”, – дигәч әллә ничек булып китте. Нинди 90, 70не дә биреп булмый бит Әкълимә апага, күз генә тия күрмәсен. Йөз елмая, күзләрдән нурлар сирпелә, үзе җитез, йөгереп кенә йөри. Сөйләшкәндә ник бер артык сүз кыстырсын, төгәл һәм кирәклесен генә әйтә.

– Яңа Кенәрдә алты балалы гаиләдә тудым мин. Сугыш чорында бөтен балалар башыннан кичергәннәр мине дә читләтеп үтмәде, чүбен дә утадым, яшелчә бакчасында да эшләдем, басуга чыгып борчак та сиптем.., – диде ул артык дәвам итеп тормыйча кыска тотып. – Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамладым. 8 сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчебез Язучы Рафаил Төхвәтулинның әтисе булды. Шуннан өч кыз педагогия институтына укырга киттек. Читтән торып укырга кердем һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе тәкъдиме белән Кызыл Утар башлангыч мәктәбендә укыта башладым.

Яңа Кенәрдә яшәүче Әкълимә апа Мортазинаның хезмәт юлы төрле вакыйгаларга бай. Аны озакламый Кызыл Юл мәгариф идарәсенә инспектор итеп куйганнар. Әмма читтән торып белем алгач, укыту практикасы да кирәк бит. Шуңа кыз Кызыл Яр, Шекә, Иске Ашыт мәктәпләрендә татар теле, немец телен укыткан. Аннан мәгариф идарәсендә педкабинетны җитәкләүне йөкләгәннәр.

– Бурычым – Яңа Кенәр җирлегенә кергән мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен яхшырту иде. Шунда партиягә дә кердем. Тик озак эшли алмадым, комсомолның беренче секретаре итеп билгеләделәр. Һәр авылда үзешчән сәнгатькә, спортка басым ясадык, төрле чаралар, ярышлар оештырдык. Үзем дә Яңа Кенәрдәге Салих Хисмәтуллин җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбленә йөрдем (Әкълимә апа әле дә бик матур җырлый), Мәскәүгә кадәр барып чыгышлар ясадык, – диде Әкълимә Мортазина.

1958 елда Шушмабашта инженер булып эшләүче Габделфәрт Мортазинга кияүгә чыга. “Безне комсомол таныштырды”, – ди көлеп. – 10 ел Шушмабашта яшәдем, укыттым. Аннан яңадан Яңа Кенәргә күчтек”.

Бик матур яши алар. Габделфәрт абый турында иң җылы хисләрен (ул 1970 елда юл һәлакәтендә һәлак булган) әле дә күңелендә саклый Әкълимә апа. Тик үзенә генә җиңел дә булмаган.

– Дүрт бала белән ялгыз калдым. Олысына 10, төпчегебезгә 2 яшь иде, – ди ул. – Аллага шөкер, бар да югары белем алдылар, урнаштылар, гаиләләр кордылар. Хәзер биш оныгым бар. Барысы да якын-тирәдә генә. Бик тәрбияле балалар булдылар, алар белән горурланам. Хәзерге вакытта улым Рүзәл, киленем Фәридә гаиләсе белән яшим. Рүзәлем бик кешелекле. Шундый нәтиҗә ясадым – хөрмәттә яшисең килсә, үзеңә лаеклы тормыш юлы үтәргә кирәк.

– Олы йөрәкле, акыллы кеше ул. Бик җайлы да. Аннан гел хәрәкәттә. 28 ел бергә кыз белән ана кебек яшибез. Аның сүзеннән чыкмаска тырышабыз, киңәшләшмичә бер эшкә дә тотынмыйбыз. Мин генә түгел, Рүзәл дә шулай, – ди Фәридә. – Андый әниләр сирәк.

Район башлыгы Илшат Нуриев Әкълимә апа Мортазинаны юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева  




http://arskmedia.ru/2019/07/15/andyiy-anilar-sirak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение