События

Наласада авыл җыены узды 18.07.2019

Наласада авыл җыены узды

Узган шимбәдә Наласада авыл җыены узды. Авылдашлар, кайткан кунаклар. элек Сабантуй уза торган мәйданда, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп ял итте.

Җыенны авыл яшьләре башлап йөреп оештырды. Бәйрәмгә ераклардан авылдашлар кайткан, күрше авыллардан да кунаклар шактый килгән иде.

Төрле халык уеннарында алар да бик теләп катнашты. Милли көрәш, мотоблоклар узышын да бик кызыксынып күзәттеләр. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның дәртле җырлары тамашачыларның күңелен тагын да күтәрде. авыл халкы шундый күңелле бәйрәм бүләк иткән яшьләргә, иганәче төхвәтуллиннар гаиләсенә гаиләсенә рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып таралышты, дип хәбәр итте китапханәче Гөлнар Шаһисламова.


http://arskmedia.ru/2019/07/16/nalasada-avyil-yienyi-uzdyi-video/

https://www.youtube.com/watch?v=i1tpsEo7Y0E


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение