События

Аларда быел юбилейлар елы 19.07.2019

Аларда быел юбилейлар елы

Халидә Фәйзрахманова редакциябездә еш кунак була. Кергән саен каләмдәшләренең я берәр яңалык җиткерергә дип, я берәрсенең иҗат җимешен алып керә. Арча районының һәвәскәр иҗатчыларын туплаган “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе бит ул. Һәр каләмче өчен борчылып йөрүе аңлашыла да. Арча педагогия көллиятендәге укытучысы Наҗия Саттарова әлеге хезмәтне үзенә тәкъдим иткәндә авырлык белән генә ризалашкан иде, инде җитәкли башлавына да 7 ел тулган икән. Ул эшкә керешкәндә “Каурый каләм”челәр 5 әү генә иде, бүгенге көндә инде өч дистәгә җиттеләр. Рус телендә язучылар да дистәгә якын. Шушы еллар эчендә иҗат итүче райондашларыбызның 10нан артык китабы дөнья күрде.   Берләшмәдә шигырь язучылар гына түгел, проза, драма әсәре, көй иҗат итүчеләр, җырчы, биюче, баянчылары да бар.

Каләмдәшләренең һәр адымына куанып яши Халидә апа. Үзе дә яшьтән шигырьләр яза ул, шуңа күрә иҗатның тәмен, ачысын белә. Гомере буе балаларга белем биреп, алар белән театр-концертлар куеп, һәрвакыт оештыру эшендә йөргәнгәме, күңеле һаман яңалыкка тартыла. Арча Үзәк китапханәсе оештырган бер чара да “Каурый каләм”челәрдән башка узмый. Каләмчеләр районның, республиканың истәлекле урыннарына барып илһам туплап кайтырга да яраталар.

Халидә апа гел елмаеп, чибәр булып йөрергә ярата. Сүзен тыныч тавыш белән үлчәп сөйләр, тыйнак кына елмаеп торыр. Аның турында бәяләмә бирергә дисәләр, әнә шул сыйфатлары бар булмышын ачып бирер иде. Үзе өч дистә елга якын укытучы булып эшләгән, гомере буе җитәкче урыннарда хезмәт куйган ире Рифат Фәесхан улына уңышларга ирешү өчен рухи көч биреп торган ханым өчен иң мөһим сыйфатлардыр ул.

Быел Фәйзрахмановларда юбилейлар елы. Халидә апага 65 яшь тулса, Рифат абый белән пар канат булып яши башлаганнарына 45 ел була. Хәләле белән танышып кавышкан вакытларын сөйләгәндә күңелле китап укыгандай күз алдыннан сюжетлар узды. Әнә ул, зифа буйлы чибәр Халидә 6 чакрымлы күрше авылдан туган йортына май бәйрәмнәре ялына кайтып бара. Юлда артыннан йөк машинасы куып җитте. Туктап кызны да утырттылар. Рульдә авылдаш егет, янындагысы… Аның турында Рифат атлы, инде бер ел алар авылында зоотехник булып эшләүче егет икәнлеген юлдагы әңгәмә вакытында белеп алды кыз. Шаяртып сөйләшеп барса да, егет кызны ошаткан, күрәсең, урман аша салынган юлдан чыгып барганда машинаны туктатып егетләр урман аланына кереп китте. Берничә минутта Рифат кызга аланнан җыеп алган язның төрле төстәге тәүге чәчәкләрен — күкебаш бәйләмен сузды. Шул гөлләмә барысын да хәл итте дә куйды. Кич кыз очрашуга чыкты. Аннан очрашып күрешүләрнең саны ешайды. Ә беркөнне колхозның партоешма секретаре белән кызны сорарга килде егет. Инде армиядән кайткан, тормыш тәҗрибәсен азмы-күпме туплаган, кеше таный торган егет беренче күрүдә үк кызның үзенә булачагын күңеле белән тоемласа да, әти-әнисе рөхсәт биргәнче, Халидә апаның кулын өч тапкыр кулын сорарга туры килә Рифат абыйга. Әлеге гаиләнең бәхет бишегендә ике егет Рөстәм белән Руслан тирбәлеп үсә. Бүген үзләре әти инде егетләр, ә әби-бабай оныкларының сулышы белән, аларның уңышына куанып яши.

Оныкларына шигырьләр сөйләргә ярата Халидә апа. Гомере буе шигърияткә гашыйк ул. Яттан белгән шигырьләре дә күп. Ана теле укытучысы өчен яттан шигырь белү ят күренеш түгел, әлбәттә. Менә шул шигырь яратуы дәрес вакытында да бик ярап куя иде. Халидә Габделхак кызы татар теле грамматикасы буенча дәрес аңлата. Тик тема бер-ике укучыны бөтенләй кызыксындырмый, өстәвенә башкаларга да комачаулыйлар. Менә шул вакыт күңелгә үтеп керә торган берәр шигырь сөйләп җибәрсәңме! Балалар шундук игътибарны укытучыга юнәлтә. Дәрес тә аңлашыла, укытучы да бала күңеленә якты эзен сала.

Ул гел иҗатта. Язмалары республика матбугатында да урын ала. “Каләм тибрәтүчеләргә Интернет аша да язмаларын эшкәртергә булышам, тәрҗемә белән шөгыльләнәм”, — ди.

Фәйзрахмановларның күңел дөньясы хыялларга бай, ә сәламәтлекләре, шөкер,  хыялларын тормышка ашырырга булыша. Арчадагы йортның икенче катында кыш ахырыннан кыяр үстереп авыз итә башласалар, җир чыгуга бакчада алар. Арчага якын гына авылдагы бакча участогында ел әйләнәсе терлек асрыйлар, җәен тавык-чебеш, каз-үрдәк… Гомер буе хезмәт белән яшәгән күңел мәшәкатьле булса да, маллы, мул тормышны үз итә шул.

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/2019/07/18/alarda-byiel-yubileylar-elyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение