Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Миңзифа апа бүген дә кирәкле кеше
1970 елның җәе. Мөндеш урамын ямьләп юлдан бер кыз атлый. Миңзифа Низамиева ул. Түбән Мәтәскә килене. Ак хыяллар тулы күңеле белән беренче көн Мөндеш фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Белә ул, үзенең нинди авыр хезмәткә алынганын, киләчәктә шул ак хыялларны болытлар күмеп китәр көннәре күп буласын да, утын ягылган иске бинада эшләве җиңел булмаячагын да, һәммәсен белә. Арчага фельдшерлык курсларына укырга килгәнче, 8не бетерүгә Мамадыш районында туган авылының медпунктында санитарка булып эшләде бит ул.
Яшь вакытта авырлыклар җиңел кичерелә. Миңзифаның да Мөндешкә кадәр 4 чакрымнан артык юлны “эх” тә итми узган чаклары бар иде бит! Авыл фельдшерының хезмәте аеруча үзенчәлекле (аны табиб хезмәтенә тиңләрлек), эш сәгатең бетте дә, кайтып киттең түгел. Медпунктны ябып өйгә кайтып барганда да яшь балаларның, инвалидларның хәлен белешә-белешә кайтырга туры килә. Тәүлек төнгә авыштымы — берәрсе авырып китеп янына баруны көт тә тор. Алмага килгән кешегә ияреп баруы ярый да, кайчакларда ялгызы гына да чыгып китәргә туры килә шул. Андый чакта, этләр очрый калса дип сакланырга таяк тота. Заманы шундый булгандыр инде, бала туктамыйча елаганда да фельдшерны чакыртып алалар иде. Мөндештә озак эшләргә туры килмәде тагын, Түбән Мәтәскәдә урын булды.
Ул килен булып төшкәндә кайнанасы вафат иде. Бер айдан кайнатасы да мәңгелеккә китеп барды. Аралары ике яшь тә булмый туган Рөстәме белән Гөлнарасын үстергән чаклар исенә төшсә, әле дә тәннәре чымырдап китә Миңзифа апаның. Әюп абый колхоз эшеннән кайтып керә алмый, үзе авырулар яныннан. “Ул балаларны Аллаһы саклап үстерде инде, — ди узган гомерен барлап. — Туңарлар дип мичнең утын сүндерми чыгып китәм, өч литрлы шешәгә сөт салып калдырам. Көне буе икесе генә булгач нишләп кенә бетсеннәр инде, шешәдәге сөтне сибеп учакны да сүндереп куярлар иде. И, сөйли китсәң, эшләп бала үстергән еллар гына да китап язарлык… Авыл халкына рәхмәт, балаларымны үстерешергә бик булыштылар. Чиратлашып, бер атна бер йорт, бер атна икенче йорт карашкан чаклар да булды. Алар үскәндә үз әнием дә хезмәт яшендә иде, икесен бергә алып калып бага алмады”.
Хезмәте белән генә түгел, намуслылыгы белән дә өлге ул. Яшь буын авылдашлары да аның турында хөрмәт белән сөйли. “Миңзифа апа үзе бер ул. Мунчада юынып яткан җиреннән чакыруга чыгып йөгергән чаклары да күп булды”, — дигән ихтирам катыш фикерләрне үземә дә бер генә ишетергә туры килмәде. “Халык белән бик тату яшәдек, авылдашларыма рәхмәтем чиксез”, — дип сөенә үзе. Гиппократ антына тугрылыгы өстенә, ярдәмчел күңелле ак халат иясен ничек ихтирам итмәсеннәр ди?! Хәтта бармак кына киселсә дә кайберәүләр Миңзифа “брач”ка йөгерә иде бит! Чын психолог та ул! Күпме кайнананың, киленнең, яшь кызларның серен күңел сандыгында бүгенгәчә саклый, аның киңәшләре белән ничаклы гаилә дус-тату гомер итә!
Түбән Мәтәскәдән олы юл узганга, һәлакәтләр дә аз булмады, бик күп кешегә беренче ярдәм күрсәтергә, авыруларны Арчага, Казанга кадәр озатырга туры килде аңа. Үзен алып кайтырга онытып хастаханәдә калдырып киткән чаклар да аз булмады. Истәлекләр… Өстеннән трактор чыккан, рельска төшеп башы ярылган, кан тамыры киселгән авылдашларына беренче ярдәм күрсәтер өчен нинди йөрәкле булырга кирәк бит! Гомерләре бетмәгәндер, һәммәсе исән калып, очраган саен Миңзифа апаларына рәхмәт укып туймыйлар.
— Элек балалар да күп туды, елга 12-15әр бала туа иде. Аларның һәммәсенә гел барып күзәтеп торырга туры килә. Балалар авырганда дүрт сәгать саен укол кадар өчен төнгә шул йортта кунып та кала идем. Кайбер йортта атналап кунган чаклар булды. Авыруга төгәл диагноз куя алмасам Арчага алып китә идем. Машиналы кешегә гозерләнеп барсаң, беркем кире бормады. Бигрәк тә, Равил Гайнетдиновка рәхмәтем зур. Ул авыруларны Казанга кадәр алып барды.
Бала туа дигәннән, балаларны юлда таптырган чаклары да булган. Бер елны, коточкыч буран вакытында юлда бала таптырырга туры килә. Машиналар батып калган, чылбырлы трактор көч-хәл белән бара. Яңа туган баланы кайсы яулыгын, кайсы футболкасын салып, өч сәгатьтән артык вакыт юл узып Арча хастаханәсенә алып барып җиткерәләр. Шул көнне Арчадан кайтышлый Балтачка кайтучы автобус тулы халыкны өйләренә кунарга алып кайта Миңзифа апа. Хатынының ярдәмгә ашыгып торган холкына ияләнгән Әюп абый аның һәр эшен хуплап, һәрвакыт ярдәм итеп яши (рухы шат булсын). Бүген дә күкләрдән аның гамәлләрен күзәтеп, мәдрәсә тәмамлаган Миңзифасының догаларын ишетеп, 20 ел улы Рөстәм, килене Ильмира белән тату гомер кичерүләренә шат булып күзәтәдер сыман.
Миңзифа апа бүген дә киңәш, ярдәм сорап килгән авылдашларына бар эшен ташлап йөгерә. “Үзебезнең урамның авырулары минем карамакта”, — дип елмая ул. Күршесе Габделнур Сираҗиев аңа багышланган рәхмәт сүзләрен хәтта шигырь юлларына салган. Шигырь язарга һәвәс кызы Гөлнара да әнисенә карата яратуын, рәхмәтләрен шигырь юллары аша еш җиткерә. Ә йорттагы онык Сиринә тормышны әбисеннән башка күз алдына да китерә алмый. Гөлнара апасының сәләте аңа да күчкән, “Әбием — син олы бер терәк, яшәр өчен миңа син кирәк” дип әбисенә үз кулы белән ясап открытка да бүләк иткән. Сиринәнең абыйсы Руслан бүгенге көндә Казан медицина көллиятендә фельдшерлыкка укый. Кечкенәдән әбисенең медицина өлкәсенә кагылышлы китапларын укып үскән егет шул юлны сайларга уйлый. Миңзифа апаны нәселләренең медицина хезмәткәрләре династиясен башлаучы дисәң дә ялгыш булмас. Бертуган апасы белән энесенең хатыны да шәфкать туташы.
Шушы көннәрдә гомеренең 40 елын авырулар дәвалауга багышлаган Миңзифа Низамиева 70 яшьлегенә аяк баса. Аллаһы Тәгалә хәерле, бәрәкәтле гомер бирсен үзенә. Ул әле якыннарына, урамдашларына гына түгел, күрше-тирә авылларда эшләүче фельдшерларга да кирәк. Яшьләргә белгәннәре белән уртаклашыр, үз башыннан кичкән очракларда туплаган тәҗрибәсен бүлешер өчен кирәк.
Розалия Зиннәтова
Миңзифа апаның кызы Гөлнара Шәрәфетдинованың әнисенә багышлап язган шигыре:
Дөньядагы барлык матур сүзләр
Бүген синең өчен, кадерлебез.
Өебезнең нуры, кояшы син,
Тормышның син яме, ӘНИЕБЕЗ!
Тормыш сынаулары аша үтеп,
Сынмадың син, булдың бик көчле,
Кайгысын да күрдең, шатлыгын да,
Тырышлыгың барсын да җиңде.
Көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел
Була белдең һәрбер кешегә.
Кылган яхшылыгың меңе белән
Кайтсын сиңа картлык көнеңдә.
Әниебез ихтирамга лаек,
Хөрмәт итә яше һәм карты.
Рәхмәт әйтә, бары мактый сине
Күрше-тирә, чит авыл халкы.
Исән-имин озак яшә әни,
Син булганда безгә бик рәхәт.
Барсы, барсы өчен сиңа, әни,
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт!
http://arskmedia.ru/2019/07/18/mi-zifa-apa-b-gen-da-kirakle-keshe/